Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясен әзерләүгә чит ил галимнәре дә җәлеп ителәчәк


Стратегияне Арчада тәкъдим итү, 17 гыйнвар 2019
Стратегияне Арчада тәкъдим итү, 17 гыйнвар 2019

Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләргә тиешле эшче төркемгә кемнәр кергәне билгеле булды. Исемлектә 50дән артык кеше: галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, түрәләр һәм дин әһелләре. Шулай ук бу эшкә чит илләрдә яшәүче белгечләр дә җәлеп ителәчәк.

Эшче төркемне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкли. Төркем кысаларында координация үзәге булдырыла, аңа Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов һәм Татарстан фәннәр академиясендә Ислам тикшеренүләре үзәге мөдире Ринат Патеев кергән. (Соңгысы бу урында үзенең гаугалы гамәлләре белән танылган Рәис Сөләймановны алыштырды - ред.). Алар үзләре җитәкләгән оешмаларның Стратегияне әзерләүдәге эшчәнлеге өчен җавап бирә. Шулай ук координация үзәгенә Рафаил Вәлиев, Дамир Исхаков, Лилия Сәгыйтева һәм Айрат Ситдыйков та керделәр.

Үзәк эшчәнлегенә киңәшчеләр буларак Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, академиклар Марат Сафиуллин һәм Индус Таһиров, Мәрҗани исемендәге Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов җәлеп ителәчәк.

Стратегия әзерләү эшенә чит төбәкләрдән белгечләр дә чакырыла: Петербурдан этнограф Андрей Головнев, Казакъстаннан халыкара Төрки академия президенты, тарих фәннәре докторы, профессор Дархан Кыдырали, Казакъстанның Назарбаев университеты профессоры Юлай Шамилоглы​ һәм Финляндия мөселман мәхәлләсе имам-хатыйбы Рамил Беляев.

Эшче төркемдә Татарстан хакимияте вәкилләре дә булачак: мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин, шул ук министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова, мәдәният министрының беренче урынбасары Дамир Натфуллин, яшьләр министры урынбасары Тимур Сөләйманов, ул яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкләячәк. Моннан тыш, эшче төркемдә "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бар.

Стратегияне әзерләү дүрт юнәлештә алып барылачак: мәгариф, мәдәният, мәгълүмати киңлек һәм татарларның мәдәни яшәеше киңлеген оештыру.

Күптән түгел Татар халкының үсеш стратегиясенең беренчел өлгесе (аны эскиз дип атаганнар) әзер булды. Аны Татарстан районнарында халыкка тәкъдим итү чаралары бара. Соңрак Русия төбәкләре буйлап йөриячәкләр. Февраль-март айларында җиде федераль бүлгедә җәмәгать тыңлаулары узар дип көтелә. Апрель азагында Казанда фикер алышуга җыелалар. Эшче төркем барлык теләк-фикерләрне, тәкъдимнәрне туплап ахыргы документ ясарга тиеш булачак. Бу эшләр 30 август – Татарстанның суверенитет турында декларация кабул иткән көнгә төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителде.

XS
SM
MD
LG