Accessibility links

Кайнар хәбәр

430 млн сумлык "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмы расланган


"Түгәрәк уен" фольклор фестивале (архив фотосы)
"Түгәрәк уен" фольклор фестивале (архив фотосы)

"Татар халкының милли үзаңын үстерү" дәүләт програмына 2020-2023 елларда 430 млн сум бүлү каралган.

Татарстан министрлар кабинеты "Татар халкының милли үзаңын үстерү" дәүләт програмын раслаган. Ул 2020-2023 елларда тормышка ашырылачак. Документың рәсми кабул ителүе хакында Татарстан премьер-министры урынбасары, "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразиев белдерде.

Шәйхразиев сүзләренчә, бу документ 2014 елдан бирле гамәлдә булган програмның яңартылган варианты гына булып калмыйча, яңа дәүләт програмы булып тора. Аны төзегәндә татар җәмәгатьчелеге фикерләре исәпкә алынган. Програмга Татар халкы үсеш стратегиясен әзерләгәндә халыктан килгән тәкъдимнәр дә кертелгән.

Документка ярашлы, дүрт ел эчендә барлыгы 430,9 млн сум бүленәчәк. 2020 елда 98,4 млн, 2021 елда 109,4 млн, 2022 елда 116,9 млн һәм 2023 елда 96,1 млн сум бирелер дип көтелә.

Татар халкы үсешенә тотыласы акчаларның арттырылачагы турында июльдә Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе утырышында әйтелде. Моңарчы эшләп килгән програм нигезендә быел 32 миллион сум биреләсе булса, хәзер ул сумма 100 миллион сумга кадәр арттырыла диелде.

Узган елның сентябрендә "2014-2021 елларга татар халкы милли үзбилгеләнүен саклау" програмы 2022 елга кадәр озайтылган иде. Яңа документ кабул ителү сәбәпле бу програм гамәлдән чыгарыла диелә.

Сәясәт белгече һәм тарихчы Илнар Гарифуллин Азатлыкта әлеге 100 млн сумны ничек тотарга кирәклеге турында фикерләрен белдерде. Бу акчаны ул "республика өчен бер тамчы гына" дип бәяләде, аның республика бюджеты чыгымнарының 0,036 процентын гына тәшкил итүен, һәм бу акчаның Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче татарлар өчен дә, барлыгы 6-7 миллион татарга тотылачагын да искәртте.

XS
SM
MD
LG