Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милләтенә 100 млн сум. Аның белән нишләргә?


Уфада Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүгә багышланган конференция, 24 февраль 2019 ел
Уфада Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүгә багышланган конференция, 24 февраль 2019 ел

Татарстанда "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмына 2020 елда вәгъдә ителгән 100 млн сумны ничек тотарга кирәклеге турында политолог һәм тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Соңгы арада нинди дә булса социаль әһәмияткә ия проектларга акчаны арттыру турына хәбәрләр сирәк була. Шулай да кайвакыт андый хәлләр турында ишетергә туры килә. Мәсәлән, Татарстан хакимияте "Татар халкының милли үзаңын үстерү" програмына 2020 елда республика бюджетыннан 100 млн сум бүләргә җыена. Әгәр бу чынлыкта чираттагы "киләчәк заман хәбәре" генә булмаса, бик сөенечле хәбәр. Әлбәттә, бу хәбәр, Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен оештыру кебек үк, алда торган президент сайлау белән бәйле. Бу акчаның бик аз, республика өчен бер тамчы гына булуын да әйтергә кирәк. Ул республика бюджеты чыгымнарының 0,036 процентын гына тәшкил итә. Ә бит ул акча Татарстанда гына түгел, читтә яшәүче татарлар өчен дә тотылачак. Ягъни барлык 6-7 млн татар өчен. Һәм татар халкы алдында бик зур проблемнар, шул исәптән телебезгә, үзаңыбызга, милли потенциалыбызга һәм ахыр чиктә Татарстанның милли республика статусын саклап калу мөмкинлегенә куркыныч тудыручы проблемнар торуын да истә тотарга кирәк.

Киләсе 2021 елда чираттагы, кичектерелгән җанисәп тә көтелә. Кыскасы, безнең хәзерге аянычлы хәлебез белән һич тә чагыштырып булмый торган кечкенә бер тамчы.

Шушы куркыныч хәлдә шундый кечкенә салам кисәкләренә булса да тотынырга туры килә

Әмма безнең теләгебезгә бәйсез рәвештә килеп туган шушы куркыныч хәлдә шундый кечкенә салам кисәкләренә булса да тотынырга туры килә. Шуңа күрә бу акчаның кая китәчәген хәл итү бик тә мөһим мәсьәлә. Аларны стратегик әһәмияткә ия булган озын мөддәтле проектларга юнәлтергә була, яки гадәттәгечә төрле фольклор чараларына тоту да мөмкин. Фольклор да мөһим, әлбәттә. Әмма бу милләтне үстерү түгел, ә аның мәдәни мирасын консервацияләү генә. Һәм хәзерге шартларда бу консервация саклану синонимына түгел, ә акрынлап “черү”гә тиң.

Ә хәзер безгә ыргылыш, сикереш кирәк, югыйсә безнең өчен киләсе көн тумаска да мөмкин.

Бу ел Татарстанның 100 еллык юбилее буларак билгеләнә. Коронавирус аркасында күп кенә купшы чаралардан баш тартырга туры килде. Шулай да республика хакимиятләре аларның кайберләрен августның икенче яртысында уздырырга өметләнә. Бу, әлбәттә, пандемиянең алга таба ничек дәвам итәчәгенә бәйле. Шуның аркасында акчаның бер өлеше тотылмый калды һәм ул акчаның “Татар халкының милли үзаңын үстерү” програмын зурайтуга тотылуы аңлашыла, әлбәттә. Миллилекне, телне саклау максатындагы иҗтимагый әһәмияткә ия булган проектларны финанслау төрле тантаналы чаралар, республика юбилеена бәйлеләрен дә, уздыруга караганда мөһимрәк нәрсә. Чөнки 100 ел элек республика татар халкы өчен оештырылган бит. Һәм әгәр сүз татарларның күмәк мәнфәгатьләре турында бара икән, күптән түгел блогерлар YouTube-та тараткан "Акча татарларга" дигән шигар бүген тагын ныграк да актуальләште.

Грантлар ярдәме — Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен ярыйсы гына нәтиҗәле ярдәм

Грантлар ярдәме — Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен ярыйсы гына нәтиҗәле ярдәм. Башка ачык һәм нәтиҗәле ысуллар (моны ачык танырга кирәк) хәзер калмады диярлек. Әгәр илдә ниндидер сәясәт булса, алар да булыр иде. Әмма, аңлавыбызча, чынлыкта ул юк, бары тик Мәскәүдәге югары хакимият рөхсәт иткән кысалардагы имитация генә алып барыла. Хәзер көтелгән сәяси катаклизмнар бу парадигманы җимерәчәк һәм сәясәт безнең тормышка кире әйләнеп кайтачак, әмма әлегә алдагы елда шушы вазгыять дәвам итәчәк.

“Без бөтен яхшыны хуплыйбыз, бөтен яманга каршыбыз” кебек буш акыл өйрәтү белән вакыт уздырмас өчен безгә ни эшләргә кирәк икәнен турыдан-туры әйтәм. Башта Татарстанда татар милли оешмалары өмет итә алган барлык грант програмнарына җәмәгатьчелек аудиты оештырып, узган елларда ул акчаларның кая киткәнлеген тикшерергә кирәк. Сүз югарыда искә алынган програм турында гына түгел, ә хөкүмәттән тыш оешмаларга ярдәм итү өчен бирелә торган барлык грантлар турында бара. Башка програмнарның кысалары киңәйтелеп, аларга мөһим проектларны гамәлгә ашыручы татар оешмалары да өмет итә алырга тиеш. Мәсәлән, Башкортстанда җирле хакимият республика башлыгының туган телләрне саклау һәм үстерүгә каралган 50 млн сумлык грантлар бюджетын гына түгел, ә башка грантлар програмнарын да куллана. Әйтик, сивил җәмгыятьне үстерү грантларын. Алар аша башкорт милли үзаңын үстерү һәм башкортлар тупланып яшәгән урыннарда инфраструктураны яхшырту финанслана. Ә кайчак хәтта милләт буларак каралган проектлар да шуңа хезмәт итә, аларны башкорт милли оешмалары башкара һәм аларның нәтиҗәләре шактый шикле булып чыга.

Дистә елдан артык уздырылып килүче бәйгедә беренче урыннар бары башкорт авылларына гына бирелә

“Аек авыл” бәйгесе — моңа ачык мисал булып тора. Быел аңа 3 млн сумга якын акча бүленә. Инде дистә елдан артык уздырылып килүче бәйгедә беренче урыннар бары башкорт авылларына гына бирелә. Татар авыллары сирәк кенә һәм анда да иң яхшы дигәндә өченче урын ала. Ә өченче урын алучыга бик аз гына акча каралган. Чынлыкта мондый ысуллар белән башкорт авылларына яшерен рәвештә ярдәм оештырыла, чөнки бәйгедә җиңеп алган акчалар аларның бюджетына күчерелә. Бу — начар үрнәк, әлбәттә. Безгә алай итәргә ярамый. Әмма ул татарларның этник потенциалын арттыруга милли үзаңны үстерү бәйгеләреннән тыш та ярдәм итеп булуын күрсәтә.

Шуңа күрә җәмәгатьчелек һәм журналистлар, бу кечкенә акчалар җитди проектларга тотылсын өчен җитди итеп сорарга һәм күзәтеп торырга тиеш. Моңа кадәр мондый аудит һәм күзәтүне, кызганыч, оештыра алмадык.

Алда торган җанисәп һәм сәяси үзгәрешләр алдыннан татар халкын туплау эшенә хәзердән үк керешергә кирәк. Кайда гына яшәвенә карамастан, һәр татар үзен татар халкының бер өлеше итеп хис итәргә генә түгел, ә калган милләтәшләре белән нинди уртак мәнфәгатьләре булуын, нәрсә өчен көрәшергә, нинди кыйммәтләрне якларга кирәклеген белергә тиеш. Шуңа күрә бу 100 млн сумның зур өлеше чираттагы мәгънәсез фольклор бәйрәмнәренә, сабантуйларга түгел, ә мәгълүмат сәясәтенә (төрле мәгълүмат контенты булдыруга), татар милләтенең хәлен өйрәнүче социаль (социологик түгел дигәнне махсус ассызыклыйм) һәм сәяси тикшеренүләргә тотылсын. Мәсәлән, татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә татар теле укытучыларының һәм формаль рәвештә булган татар мәктәпләренең күпме икәнлеген, тегеләренә дә, боларына да ихтыяҗның чынлыкта нинди булуын ачыклау бик тә мөһим.

Төбәкләрдән шундый гаризалар булды, әмма грантны кемгә бирүне хәл итүче түрәләр аларга күз йомды

Татарстаннан читтәге Русия төбәкләрендә бик еш кына татар теленең төп проблемы — татар ата-аналарының үз балаларын татар теле дәресләренә йөртәсе килмәве түгел, ә андый мөмкинлекнең булмавы. Татар мәктәпләре яки сыйныфлары ачарга теләмәүче түрәләр исә гадәттә моны ата-аналар теләге булмау, яки укытучылар юклыгы белән аңлата. Төбәкләрдән шундый гаризалар булды, әмма грантны кемгә бирүне хәл итүче түрәләр аларга күз йомды.

Моннан тыш татар милләте проблемнарын өйрәнүче экспертлар үзәкләре һәм аналитик институтлар булдыруга да вакыт инде күптән җитте. Татар милләтенең үсеш стратегиясен язуны башкарып чыга алмау моны бик ачык күрсәтте. Бу һәм башка програмнарга бүленүче грантлар беренче чиратта шул - югарыда телгә алынган максатларга тотылырга тиеш.

Әгәр бу 100 млн сум тагын сабантуйларга һәм фольклор биюләренә әрәм ителә икән, без тагын элеккечә ярык тагарак янында калачакбыз. Һәм ул файдасыз чараларга акча әрәм итүләр безнең түрәләребез хисапларында тагын күрсәтелгәндә иң мөһим нәрсәгә акчаның нигә янә дә җитми калганлыгын без алга таба да аңлый алмый утырачакбыз.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG