Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телләргә Хәбиров грантлары. Башкортлаштыру дәвам итә


Сулдан: грантлар комиссиясе башлыгы Ростислав Морзагулов, рәссам Камил Бузыкаев һәм Радий Хәбиров, архив фотосы

Башкортстанда республиканың дәүләт телләренә һәм туган телләргә бүленгән быелгы грантлар турында политолог һәм тарихчы Илнар Гарифуллин коментарын тәкъдим итәбез.

Башкортстанда республиканың дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә чираттагы грантларны бүлделәр. Күп кенә киңкүләм мәгълүмат чаралары бу вакыйгага игътибар итмәде. Конституцияне үзгәртү, коронавирус пандемиясе шактый нәрсәне күләгәдә калдырды. Бары төп мәгълүмат рупоры булган Башинформ гына аны коры констатация буларак телгә алып узды. Ә бит бу грантларны бүлү структурасында шактый кызыклы һәм мөһим нәрсәләр дә күренә. Шуларга күз салып узыйк әле.

Туган телләрне үстерү грантлары конкурсын уздыру быел Башкортстанның Сивил җәмгыятькә ярдәм фондына (Фонд содействия гражданскому обществу Республики Башкортостан) тапшырылды. Бу фонд 2019 елның 1 октябрендә Радий Хәбиров фәрманы белән оештырылган иде. Фонд хәзер өч грантны тарату белән шөгыльләнә: Сивил җәмгыятьне үстерүгә, Республика дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә, Иҗтимагый әһәмияткә ия программнарга.

Былтыр грантлар беренче мәртәбә бүленгәндә бу эшне мәдәният министрлыгы башкарган иде. Ул чакта Азатлык һәм Idel.Реалии язып чыккач моның турында зур шау-шу күтәрелде. Барлык диярлек грантлар (98 процент) бары башкорт проектларына гына бүленгән иде, гәрчә бу грант проектының исеменә күрә ул Башкортстандагы барлык туган телләргә ярдәм итүне күздә тота. Ә республика халкының өчтән берен тәшкил иткән татарларның туган теленә ул чакта бер сум да бирелмәде. Башкортстан мәдәният министрлыгы берни дә булмагандай кыяфәт ясады, бары кайбер "сөйли торган башлар" гына "шулай килеп чыкты инде" дигәнрәк сүзләр белән чикләнде.

Шунсы кызык — Сивил җәмгыятькә ярдәм фонды башлыгы Люция Юлыева бер үк вакытта Бердәм Русия яшь гвардиясенең Башкортстан бүлеген дә җитәкли. Анысы бер нәрсә, ә менә грантны кемгә бирергә, кемгә бирмәскә икәнен хәл итүче бәйге комиссиясенең башлыгы булып Ростислав Морзагулов ("Башинформ" җәмгыятенең мөдирләр шурасы рәисе) утыра. Ул Хәбиров идарәсенең гайре рәсми пиар башлыгы, барлык республика хакимиятенең мәгълүмат сәясәте өчен җаваплы кеше дә санала.

Баштан ук шуны әйтеп куйыйк, туган телләр грантларының кайсы проектларга бирелгәнлеге турында мәгълүмат фондның сайтында әле дә күренми. Ә бит сивил җәмгыятьне үстерүгә субсидия буларак бирелүче Башкортстан башлыгы грантларының шуңа охшаш бәйгесе грантлары җиңүчеләр игълан ителгәнчегә кадәр үк фондның сайтына чыккан иде. Яшерерлек берни дә юк икән, мондый "конспирация" нигә кирәк соң? Бу шактый мөһим сорау.

Грант фонды 50 млн сум тәшкил итә. Иң зур грант — 2 996 мең сум “Яңарыш” башкорт халкына ярдәм фондының “Башкорт теле елы 2020” проектына бирелде.

Былтыргы пропорциядән кимрәк булса да, быелгы грантларның төп өлеше башкорт теленә һәм башкорт үзаңына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Андый проектлар арасында шактый сәерләре дә бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Башкорт этномәдәни клубы оештыруга 1,5 млн диярлек сум бүленгән. Монда берничә кызыклы нәрсә күренә, бигрәк тә де факто яңа иҗтимагый структура төзүгә гадәттә грантлар бирелмәвен исәпкә алганда. Күп кенә милли оешмаларны сивил активистлар үзләре оештыра һәм аннан соң гына алар төрле проектлар әзерләп, шуларны гамәлгә ашыру өчен грантлар ала. Ә яңа оешмалар төзү өчен грантлар бирү — нонсенс, әлбәттә.

Бу грантның кемгә бирелүе дә шактый кызыклы. Ул — “Под крылом России” исемле социаль якланмаганнарга ярдәм иҗтимагый бөтенрусия оешмасы. Ягъни хәзер Мәскәүдә яшәүче башкортлар “социаль якланмаган катлау”га керәмени? Бик сәер яңгырый бу.

Бу оешманың эшчәнлеге турында аңлатмада “Укучылар өчен уку һәм язу әсбаблары алу, спорт җиһазары урнаштыру, социаль инфраструктура корылмаларын (балалар һәм спорт мәйданчыклары, мәктәпләрдә уку бүлмәләре һәм гомум куллану урыннары) төзекләндерүдә ярдәм итү. Ятим балаларны социаль адаптацияләү програмын һәм сугыш балаларын социаль реабилитацияләү програмын тормышка ашыру. Яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү”, дип язылган.

Ягъни бу оешманың туган телләрне һәм милли үзаңны саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән бернинди уртаклыгы юк дигән сүз. Инвалидларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче оешманың ничек итеп башкорт клубы оештыруы — бер миллионлык сорау. Бу бары тик гади генә итеп акча үзләштерүгә охшап тора. Хәер, туган телләр грантларын бүлүгә багышланган башка бәйгеләр тирәсендәге башка җәнҗалларны искә алганда, моңа бик аптырамассың да.

Шул ук вакытта ачыктан-ачык карикатур проектлар да бар. Мәсәлән 378 мең сум “Башкорт телендә иң матур яңгырашлы сүзләрне билгеләүгә багышланган халык тавыш бирүе” исемле иң матур башкорт сүзе онлайн проекты. Бу бер саташуга охшаса да, бу саташуга 400 мең сумга якын акча бүленгән. Бер яктан, мондый буш бәйгеләрне оештыруның мәгънәсе шикле булса, икенче яктан аңа шул кадәр акча бүленүе, чөнки мондый онлайн тавыш бирүләр гадәттә утырган җирдән бушлай гына эшләп ташлана торган нәрсәләр. Хәтта моның өчен аерым сайт ясалган очракта да, андый зур сумманың каян килеп чыгуы аңлашылмый.

Ә менә мари һәм чуаш телләренә ярдәм проектлары, беренче этапны узган һәм бәйге таләпләренә туры килә дип табылган булсалар да, нигәдер төшеп калган.

Былтыргыдан аермалы буларак, быел татар теленә бераз акча бүлгәннәр. Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәния мохтариятенең “Урыс телле гомум белем бирү оешмаларында туган татар теле дәресләрен әсбаблар белән тәэмин итү” проектына 982 мең сум бүленгән. Моннан тыш, Стәрлебаш районының Айдарали авылы мәктәбе “Татар теле мәрҗәннәре” проектына, ә Уфаның 65нче татар гимназиясе музей-мәгариф комплексы булдыруга ярдәм (221 мең сум) ала.

Былтыргы җәнҗалдан соң татар теленә бер сум да грант бирелмәвенә бу юлы игътибар иткәннәр һәм бу нәрсә татарларга каршы гамәлләр белән бәйле былтыргы башка җәнҗаллар белән берлектә Башкортстаннан читтә дә исәпкә алынды. Ә бу очрак вазгыятьне бик ачык сурәтләгән иде. Мәдәният министрлыгы түрәләреннән бу эшне тартып алып Радий Хәбиров идарәсенең сәяси блогы бу юлы хәйләкәррәк эш итәр дип көтәргә була иде, анысы. Ахыр чиктә шулай булып чыкты да. Икенчедән, бәйгегә тапшырылган барлык гаризаларга күз салсаң, башкортныкы булмаган иҗтимагый оешмаларның һәм бигрәк тә татар оешмаларының төп өлеше, берничә мәртәбә тырышып караганнан соң, риясыз һәм объектив бәя биреләчәгенә өметләре өзелеп, бу юлы анда катнашудан баш тартканлыгы күренә. Аларны ничек бүлү инде алдан ук хәл ителгән икән, моның шулай булып чыгуы аңлашыла да. Әлеге юлларның авторы бу турыда былтыр ук кисәткән иде инде. Шуңа күрә быелгы бәйгедә җиңгән татар проектлары — алдан ук килештереп кую нәтиҗәсе. Өченчедән, республикадагы татар милли-мәдәни мохтариятенең грант алуы да гаҗәп хәл түгел. Бу оешманы инде 8 ел буе Римма Үтәшева җитәкли бит. Татар халкы проблемнарыннан бик еракта торган бу ханым — тулысынча Башкортстан хакимиятләре тарафыннан идарә ителүче зат һәм Ак йорт рөхсәтеннән башка ул бармак та кыймылдатмаячак. Башкортстанда яшәүче татарларның хокуклары бозылганда ул авызына су каба. Башкортстан хакимиятләре ачыктан-ачык башкортлаштыру сәясәте алып барганда ул дәшми. Аның каравы ул татар халкының конституцион хокукларын бозуны (татар диктанты очрагында) хуплаган төрле мөрәҗәгатьләрне бик теләп имзалый.

Төньяк-көнбатыш диалекты

Әмма бюджет акчаларының иң зур өлеше “төньяк-көнбатыш башкортларга” ярдәм итүгә һәм әлеге сәясәтне тормышка ашыручыларга бирелә.

Башкорт дәүләт университеты “Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына этнолингвомәдәни экспедицияләр” оештыру өчен 2,5 млн сум ала. Ясалма рәвештә булдырылган “төньяк-көнбатыш диалекты” методик әсбабы авторларының берсе әлеге югары уку йорты хезмәткәре Искәндәр Сәитбатталов булуын истә тотканда, әлеге экспедицияләр нәтиҗәсендә безне нинди “ачышлар” көтүен чамалау кыен түгел.

Әмма бу темага иң зур грант телевидениедәге мәгълүм алып баручы Салават Хәмидуллинның “Шәҗәрә” үзәгенә бирелә. Быел ул 4,5 млн сум алачак. Былтыр әлеге үзәккә шул ук максатларга 3,5 млн биргәннәр иде. Салават Хәмидуллин Радий Хәбиров белән шәхсән очрашудан соң Хәбиров тарафыннан рәхмәт сүзләре һәм аның проектларына ярдәм вәгъдәләре алуын белдергән иде. Күрүебезчә, шулай булып чыкты да. Шул ук вакытта башкортлаштыруны, шул исәптән “төньяк-көнбатыш диалектын” пропагандалау белән шөгыльләнгән бу төркем инде тыелган “Башкорт” төркемен эзәрлекләүне хуплап чыкты. Ягъни туган телләргә ярдәм итү грантлары аша Башкортстан хакимиятләре татар халкын башкортлаштыру белән генә шөгельләнеп калмый, ә үзләренең тактик максатларына да ирешә.

Пермь краеның Барда районында башкорт якшәмбе мәктәбен ачу һәм эшләтү өчен 410 мең сум бүленә. Зур акча түгел, әлбәттә. Әмма монда да ике момент күренә. Беренчедән, Барда башкортларының туган теле элек-электән татар теле булган. Икенчедән, иң кызыгы, бу грантны Башкортстанның Тәтешле районы Югары Тәтешле авылының 1нче мәктәбенә бирәләр. Күрәсең, хәзер татарларны актив рәвештә башкортлаштыру сәясәте алып барылган төньяк-көнбатыш төбәк мәктәпләре “шефлык итүче” мәктәпләр дип аталачактыр.

1,8 млн сум бик билгеле булмаган “Бергә” яшьләр иҗтимагый оешмасының “төньяк-көнбатыш башкортларының туган телен, этник тарихын һәм мәдәниятен һәм төбәкне өйрәнү методикасын популярлаштыру” проектына бирелә. Бу оешма турында мәгълүмат Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы сайтында һәм ВКонтактеда бар. Андагы мәгълүматларга караганда, аның дәүләт оешмалары белән тулысынча бергә эш итүе аңлашыла. Аның “Бердәм Русиянең яшь гвардиясе” белән дә хезмәттәшлеге һәм үз идеологиясе, уздырган чаралары белән дә аңа бик охшаганлыгы күренә.

Ягъни Радий Хәбиров хакимияте тагын шул ук хакимият яклы оешмалар кулы белән татарларны башкортлаштыру эшен алып бара. Коронавирус аркасында 2021 елга кичектерелгән җанисәп алдыннан бу алар өчен бик мөһим эш. Ә мондый оешманың милли сәясәткә һәм этномәдәни проектларга нинди бәйләнеше булуы турында сүз дә юк. Монда бөтенләй башка мәнфәгатьләр күренә.

Йомгаклап шуны әйтергә була. Беренчедән, читтән караганда, башкорт теленә ярдәм итүгә юнәлтелә дип күренгән проектларның күпчелеге бары дәүләт акчаларын үзләштерүне генә максат итеп куйган булырга охшый. Икенчедән, Башкортстан башлыгының туган телләргә грантларын бүлү татарларны башкортлаштыру һәм хакимияткә лояль оешмаларны “ашату” сәясәтенә тулысынча туры килә. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: җанисәптә үзенә кирәкле саннарны алу өчен Башкортстан хакимияте үзенең барлык финанс һәм административ ресурсларын кулланырга әзер. Шуңа күрә бу чарага ирекле һәм гадел санау дип түгел, ә сайлаулар һәм хәзерге конституция үзгәреше өчен тавыш бирүдә булган кебек, манипуляцияләрнең берсе дип кенә карарга тиешбез.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (21)

XS
SM
MD
LG