Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Хәмидуллин: "Радий Хәбиров миңа зур бурычлар йөкләде"


Салават Хәмидуллин

БСТ каналы алып баручысы Салават Хәмидуллин "Тарихи мохит" тапшыруы ябылмаячак дип белдерде.

БСТ каналында "Тарихи мохит" ("Историческая среда") тапшыруын алып баручы журналист Салават Хәмидуллин республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашкан. Бу хакта ул Башинформга сөйләгән.

"Мин бүген республика башлыгы Радий Хәбиров белән очраштым. Без тарихи шәхесләрне, яңа тарих каһарманнарын, безнең бай үткәнебезне, җәмгыятьне берләштерә алырлык шәхесләрне, әйтик, Миңлегали Шәйморатовны популярлаштыру турында сөйләштек. Миңа бу мәсьәләләр белән журналист буларак шөгыльләнү инде кысан, шуңа күрә мин яңа иҗтимагый-фәнни статуста шөгыльләнәчәкмен. Бу хакта соңрак хәбәр итәрмен. Республика башлыгы минем алда зур бурычлар куйды", дип сөйләгән Хәмидуллин.

Моннан тыш, ул БСТда аның тапшыруы ябылмаячак дип тә белдергән.

Чәршәмбе шулай ук Башкортстанның җәмәгать һәм фән эшлеклеләре Хәмидуллинны яклап республика җитәкчелеге Радий Хәбировка ачык хат юллаганы да билгеле булган иде.

Хат авторлары Хәмидуллинның телеканалдан эштән китүен булдырмауны сорадылар. Мөрәҗәгатькә кырыктан артык кеше кул куйган, алар арасында фән кандидатлары, югары уку йортлары мөгаллимнәре, төрле дәүләти оешмаларда җитәкче урыннарда эшләүчеләр бар.

Хатта Салават Хәмидуллинның башкорт халкы тарихын өйрәнүдә һәм аны киң тамашачыга җиткерүдә зур эшләр башкарганы әйтелә. “Ул тарихи мәгълүмат китергәндә аны архив материаллары белән дәлилли, шулай итеп, иң кискен милләтара сораулар булганда да аларны фәнни яссылыкка күчерә белә”, дип язалар Хәмидуллин турында хат авторлары. Аның шулай ук җиде томлык “Башкорт нәселләре тарихы” китабын язуы, бу китапның хәзер Башкорт дәүләт университетында экспертиза узуы да әйтелә.

Хәмидуллинны яклап шулай ук Свердловски һәм Пермь өлкәләреннән башкорт милли оешмалары да хатлар язган дип хәбәр итә Proufu.ru.

Салават Хәмидуллин – журналист, БСТ каналында танып-белү тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире. Күп еллар дәвамында башкорт тарихы, башкортларның милли үзбилгеләнүе темасында эшли, “Тарихи мохит”, “Йома”, “Башкорттар” тапшырулары авторы.

10 гыйнвар көнне БСТ каналында танып-белү тапшырулары редакциясе ябылуы билгеле булды. Шул сәбәпле Салават Хәмидуллин эшеннән китәчәк дип фаразланды.

Гыйнварда Чаллы активисты Мөнир Ситдыйков Салават Хәмидуллинны Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте алып баруда гаепләде.

"Башкортстандагы тележурналист Салават Хәмидуллин җитәкчелегендәге төркем, "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәгенә берләшеп, минем ризалыгым һәм теләгемә каршы минем милләтемне үзгәртү эшчәнлеге алып бара. Шулай итеп алар минем милләтемне һәм дә ата-бабаларым теле булган туган телемне — татар телен кимсетә" дип язды Ситдыйков үзенең Русия баш прокурорына юллаган хатында.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG