Accessibility links

Кайнар хәбәр

БСТ каналында башкорт тарихы турында тапшырулар редакциясе ябыла


БСТның логотибы
БСТның логотибы

Башкорт тарихы турында тапшырулар авторы, журналист Салават Хәмидуллин эшеннән алынырга мөмкин.

Башкортстанның БСТ телеканалында тарих һәм дин турында тапшырулар чыгаручы бүлек ябыла. Күп тапшыруларның авторы, тарихчы һәм журналист Салават Хәмидуллин эшеннән алынырга мөмкин дип хәбәр итә Proufu.ru.

Материалда әйтелгәнчә, БСТ каналы журналистлары Хәмидуллинның эшеннән алынуына каршы чыгарга җыена. 12 февральдә алар бу хакта Башкортстанның Матбугат һәм медиа агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белән очрашып сөйләшергә ниятли.

БСТ журналистлары фикеренчә, Салават Хәмидуллин үзе чыгара торган "Тарихи мохит" тапшыруы аша башкорт халкының тарихын кире кайтарган, аның мирас һәм байлык икәнен аңлаткан. "Хәмидуллинны берничә тапкыр телевидениедән куып чыгарырга маташтылар, хәзер дә аннан котылырга телиләр" дип сөйләгән журналистларның берсе.

Гыйнварда Чаллы активисты Мөнир Ситдыйков Салават Хәмидуллинны Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте алып баруда гаепләде.

"Башкортстандагы тележурналист Салават Хәмидуллин җитәкчелегендәге төркем, "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәгенә берләшеп, минем ризалыгым һәм теләгемә каршы минем милләтемне үзгәртү эшчәнлеге алып бара. Шулай итеп алар минем милләтемне һәм дә ата-бабаларым теле булган туган телемне — татар телен кимсетә" дип язды Ситдыйков үзенең Русия баш прокуроры Юрий Чайка исеменә юллаган хатында.

XS
SM
MD
LG