Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты башкорт үзәгенең татарга каршы эшчәнлегенә чик куярга чакыра


Мөнир Ситдыйков

Чаллыда яшәүче Мөнир Ситдыйков Башкортстандагы "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәгенең "татар авылларын башкорт дип атавына, милләтара нәфрәт уятуына, милли хисләрне мыскыл итүенә" чик куюны таләп итеп Русиянең баш прокурорына мөрәҗәгать юллаган.

Чаллыдагы "Татар телен яклау комитеты" рәисе Мөнир Ситдыйков Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка исеменә юллган хатында Башкортстандагы "Шәҗәрә" үзәген милләтара нәфрәт тудыру өчен эшчәнлеген тыярга чакыра.

"Башкортстандагы тележурналист Салават Хәмидуллин җитәкчелегендәге төркем, "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәгенә берләшеп, минем ризалыгым һәм теләгемә каршы минем милләтемне үзгәртү эшчәнлеге алып бара. Шулай итеп алар минем милләтемне һәм дә ата-бабаларым теле булган туган телемне — татар телен кимсетә" диелә хатта.

Ситдыйков ​язуынча, әлеге төркем чыгарган "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" исемле китапта (Уфа, 2015 ел) аның туган ягы — Татарстанның Мөслим районындагы Нарат Асты авылы халкы — ирәкте башкортлары һәм алар башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә диелгән (132нче бит). Шулай ук китапта "бүгенге татарларны псевдотатарлар дип атарга тулы җирлек бар" диелә (72нче бит). "Бу мине, татар буларак, мыскыл итә һәм туган телем һәм милләтем өчен рухи газап кичерергә мәҗбүр итә", ди хат авторы.

Әлеге фикерләрне Ситдыйков "татар белән башкорт арасында ызгыш чыгару нияте, милли хисләрне җиргә салып таптау" дип бәяли һәм китап авторлары С.Хәмидуллин, Ю.Юсупов, А.Кәримов, Р.Шәйхиев, И.Санбаттолов, В. Волков һәм башкаларның мәгълүмат чараларында татарларны әле псевдотатар, әле чуаш, әле башкорт дип атавы, татар телен башкорт диалектына әйләндерүләре кануни яктан тикшерелергә һәм аларга бәя бирелергә тиеш ди.

Мөнир Ситдыйков Русиянең баш прокуроры исеменә язган хатында:

  1. "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" исемле китапны татар белән башкорт арасында нәфрәт тудыручы, татарны мыскыл итүче китап дип танырга,
  2. Татар белән башкорт арасында нәфрәт тудыру, татарны кимсетү өчен "Шәҗәрә" тарихи мирасны өйрәнү үзәге эшчәнлеген тыярга,
  3. Салават Хәмидуллинны Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә җавапка тартырга,
  4. Мөнир Ситдыйковка килгән рухи зыян, татар телен, татар милләтен кимсетү өчен бер миллион сум күләмендә компенсация түләүне таләп итә.

фикерләр (100)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG