Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанны милли уенчык чыгару үзәге итәсебез килә"


Балалар яңа уенчык белән уйный

Башкортстанда балалар өчен уенчыклар җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр Фәнзил Аделбаев башкорт һәм татар телләрендә "сөйләшүче" уенчыклар чыгару республика башлыгы Радий Хәбиров килгәч кенә мөмкин булды дип белдерә.

Башкортстанда башкорт һәм татар телләрендә "сөйләшүче" гаджетлар чыга башлады. Бу уенчыкларны "Баштой" ширкәте чыгара. Ширкәт бу проектын Башкортстан җитәкчесе грантына тормышка ашыра. Башкортча һәм татарча "сөйләшүче" уенчык планшетлар һәм смартфоннар республикадагы балалар бакчаларына бушлай таратылачак. Соңрак алар кибетләрдә дә сатуга куелачак. Проектның максаты һәм аны тормышка ашыру үзенчәлекләре турында Азатлыкка "Баштой" җитәкчесе Фәнзил Аделбаев сөйләде.

Фәнзил, ни өчен шундый проектка алынырга булдыгыз? Нинди максат куясыз?

Фәнзил Аделбаев
Фәнзил Аделбаев

— Башкорт телендә курчаклар, шулай ук планшет, смартфоннар хакында без үзебез ата-ана булгач кына уйлана башладык, чөнки балабызга туган телендәге уенчыклар сәүдә үзәкләрендә юк иде. 2018 елда башкортча сөйләшкән курчаклар белән беррәттән менә хәзерге планшет һәм смартфоннарны да чыгарырга хыялланган идек, әмма ул елны теләккә ирешә алмадык. Башкортстан башлыгы булып Радий Хәбиров һәм аның такымы килгәч кенә уйлаган эшебезгә хуплау алдык һәм теләгебезне тормышка ашырдык.

Бу планшетлар, смартфоннарны кибетләрдә сатып алып буламы?

— Әлегә алар сатылмый, бары республиканың балалар бакчаларына гына җибәрелә. Алар бакчаларга бушлай таратыла, исемлек буенча. Киләсе партия эшләнгәч тә, сәүдә челтәрләренә чыгарырга исәбебез бар.

– Уенчыкларда башкорт теле генә түгел, татар теле дә кулланыла. Моны кем тәкъдим итте?

– Татар телендә дә булырга тиеш дип үзебез хәл иттек. Башкортстанда татар телле балалар да бик күп. Бу уенчыклар шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында милли телләрне өйрәтә торган төркемнәргә бушлай таратылачак. Андый төркемнәрнең исемлеген безгә Башкортстаннның мәгариф министрлыгы бирде. Уенчыкларның бер өлешен без татар иҗтимагый оешмаларына бирәчәкбез. Бер өлешен аз керемле гаиләләргә таратырга ниятлибез, аларның исемлеге төзелә.

Гомумән, Башкортстан – күп милләтләр яши торган республика, шуңа да без киләчәктә мари һәм удмурт телләрендә дә уенчыклар чыгарырга уйлыйбыз. Башкортстанны милли уенчык үзәге итәсебез килә.

—​ Баласына татар телле планшет яки смартфон алырга теләгән кеше кая мөрәҗәгать итә ала?

— Татар телле уенчыклар да алдан төзелгән исемлек буенча республика балалар бакчаларына таратылачак, сатуга алар соңрак чыга.

—​ Ничә татар балалар бакчасына таратылачак? Андыйлар Башкортстанда күпме?

— Күп, ләкин төгәл санын әйтә алмыйм.

—​ Башка милли телләрдәге уенчыкларны да сатуга чыгарырга ниятлисезме?

— Әйе, әлбәттә. Без хәзер сату өчен җитештерелгән уенчыклар партиясе килеп җитүен көтәбез.

—​ Бу планшетлар, смартфоннар нәрсәгә өйрәтә?

— Без балалар өчен иҗат ителгән кыска җырлар һәм ике юлдан торган кечкенә шигырьләр яздырдык. Барлыгы кырыкка якын җыр, сиксәнгә якын шигырь яздырылды, алар башкорт һәм татар телләрендә. Саннар, төсләр, хайван исемнәрен дә тавыш белән яздырдык. Шигырьләр һәм җырларның барысы да нәкъ менә шушы проект өчен иҗат ителгән. Ике телдә дә авазларны яздырдык. Моннан тыш, уенчыкларның дизайнын да безнең иҗат төркеме башкарды.

Татар телендә "сөйләшүче" уенчык планшетлар
Татар телендә "сөйләшүче" уенчык планшетлар

—​ Бер уенчык бәясе күпме булачак? Ике ел элек Татарстанның Əлмəт шәһәрендә дә татарча планшет чыгарганнар иде. Ләкин ул дәүләт ярдәменнән башка эшләнде, шуңа күрә тиражы да зур булмады, уенчыкның үзкыйммәте дә югары булды.

— Безнең планшетларның бәясе урысчасының бәясенннән аерылмаячак. Без аны “АзБукварик” дигән уенчыктан тулысынча күчереп алып эшләдек. Төймәләре дә, дизайны да шундый ук, чөнки бу планшетларны чыгара торган халыкара ширкәт белән хезмәттәшлек итәбез. "АзСторис" 40 илдә 80 телдә шундый планшетлар чыгара. Алга таба да алар белән эшләргә җыенабыз.

Тиражларга килгәндә, Кытайда моны чыгара торган оешмалар 3 мең данәдән дә ким заказны кабул итми.

—​ Сез уенчыкларыгызны Кытайда эшләттегез. Коронавирус пандемиясе сәбәпле аларны җитештерү һәм Русиягә китертү кыенлыклары тумадымы?

— Туды. Безнең уенчыклар узган елны ук әзер иде. Декабрьдә монда килүче тимер юл составына өлгертә алмадык. Югыйсә алар гыйнварда ук килеп җитә иде. Гыйнварда да берничә состав китте, аларына да җитешмәдек. Аннары кытайлар яңа ел бәйрәм итә башлады, ә ул аларның бик озак бара. Аннан инде коронавирус башланды, кытайларны эшкә чыгармый башладылар. Ул чор узгач кына безнең заказны җибәделәр. Ул бер ай чамасы килде, таможня, сертификат алу, сынаулар узганчы, тагын 45 көн үтте.

—​ Уенчыкларны кем тавышландырды?

— Шигырьләрне башкорт телендә минем хатыным – Лилия Аделбаева (Даутова) укыды. Ул күп еллар "Тамыр" балалар-яшүсмерләр каналында эшләде, "Сәңгелдәк" тапшыруын алып барды. Аның тавышы балаларга бик таныш. Җырларны Нәргыйм Нургалин башкарды. Татар уенчылары өчен җырлар, шигырьләрне татар җырчысы Ләйсән Галимова укыды.

—​ Ни өчендер милли телләрдә балалар әсбаплары, уенчыклар чыгару гел аерым кешеләр инициативасы булып кала. Татарстанда да, Башкортстанда да аларны хосусый оешмалар эшли. Татарстан, Башкортстан кебек бай республикалар шундый уенчыкларны зур күләмдә чыгарып, бөтен кибеттә сатыла торган итеп эшли алмый. Ничек уйлыйсыз, моның сәбәбе нидә?

— 2018 елда без грант оту өчен нык көрәштек. Идеяларыбыз күп иде, әмма акчабыз булмады. Шул елны безнең башкортча, татарча сөйләшә торган милли курчакларыбыз эшләнде. Без ике аерым бренд та булдырмакчы идек: татар курчакларын "Тәтi" дип атадык, башкорт курчакларын – "Bashtoy". Социаль челтәрләрдә ике аерым төркем алып бара башладык, әмма татар курчакларын бик алмадылар, башкорт курчаклары гына сатылды.

Аннары без грантка бирдек, ләкин Рөстәм Хәмитов вакытында конкурстан уза алмадык. Радий Хәбиров килгәч кенә безгә игътибар ителде.

—​ 2018 елда туган телләрне мәктәпләрдә ихтыярига калдыру турында федераль канунга үзгәреш кертелде. Бәлки шулай телләрнең кысырыклануы сәбәпле балаларга тел өйрәтүче әсбапларга игътибар арткандыр?

— Мин сәясмән түгел, кайбер нечкәлекләрне аңламыйм, ләкин дөресен әйтәм – Радий Хәбиров килгәч без, милли уенчык чыгаручылар, телне саклауга игътибар булуын үз мисалыбызда күрдек.

—​ Ни өчен татар уенчыклары киң таралмады, ничек уйлыйсыз? Башкортстанда татарлар Татарстанның үзендәге кадәр диярлек, бик күп бит.

— Чынлыкта мин үзем дә моңа бик аптырадым. Бәлки татар уенчыкларын халык күрсен, сатып алсын өчен Казанда яшәү кирәктер.

Курчаклар очрагында да, башкорт курчакларын күбрәк алдылар, татар курчаклары белән бик кызыксынмадылар. Бу нидән шулай – әйтә алмыйм. Бәлки татар медиалары ягыннан мәгълүмат таратуда булышлык җитәрлек булмагандыр. Чөнки башкорт курчаклары чыккач бу турыда башкорт сайтлары, газетларының барысы да диярлек язып чыкты. Без бер көндә медиа кырына ургылып килеп кердек. Татар курчаклары турында да татарлар утыра торган төркемнәргә язып карадык, ләкин кызыксыну күпкә азрак булды.

—​ Алга таба ниләр эшләргә ниятлисез?

— Башкорт телен үстерү белән бәйле планнарыбыз бик күп. Төп максатыбыз – һәр бала үз телен белеп, сөеп үссен иде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG