Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә балалар өчен яңа өстәл уены дөнья күрде


"Хәрәкәт. Балалар" дип аталган бу уен 100 данә булып чыккан. Уен авторлары аны үз акчаларына чыгарган.

Татар телендә "Хәрәкәт. Балалар" дип аталган өстәл уены дөнья күрде. Әлеге уен "Хәрәкәт" дигән өстәл уенының балалар өчен варианты булып тора. Уен аралашуга, татар телен өйрәнүгә һәм сүзлек байлыгын арттыруга юнәлгән.

Уен авторларының берсе Ирек Хәйруллин Азатлыкка сөйләгәнчә, аларның төп максаты - татар телендә күбрәк контент булдыру. "Гаиләдә татарча сөйләшегез дип өндибез икән, балалар белән сөйләшергә генә түгел, уйнап вакыт үткәрергә дә кирәк бит. Нәкъ шуңа гаиләләргә татарча өстәл уеннарын уйнап вакыт үткәрергә тәкъдим итәбез", диде ул.

Уен пантомима кебек танылган уеннарның татарча вариациясе булып тора. Уенчылар үз такымнарына кәрттә чыккан сүзне аңлатырга тиеш була, моның өчен 3 аңлату төре бар: башка сүзләр кулланып, рәсем ясап яки ымнар ярдәмендә аңлату. Финишка беренче барып җиткән такым җиңә.

Уен барлыгы 100 данәдә чыгарылган. "Татарча өстәл уеннары булсын дип, аны үз акчабызга чыгардык. Шул 100 данәне сатып бетергәч, башка өстәл уеннарын әзерлибез, идеяләр күп", дип сөйләде Азатлыкка Хәйруллин.

"Хәрәкәт" өстәл уены 2014 елда дөнья күрде. Ул татар телендә беренче өстәл уены булып тора. "Хәрәкәт. Балалар" уены аның җиңелрәк вариант.

XS
SM
MD
LG