Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Президент хупласа да, татарча уенчык чыгарырга акча табылмады"


Рəфис Камалов (уңда)
Рəфис Камалов (уңда)

Əлмəт театры инженеры Рəфис Камалов балалар өчен татарча планшет ясап чыгарган. Мондый уенчык чыгару нигə кирəк булган, татарча гаджетлар нигə аз, татар балалары өчен уенчыкларны кем ясарга тиеш? Азатлык Рəфис Камаловка бу һəм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Татарча тавышлы интерактив əлифба балаларны хəрефлəр, саннар, төслəр белəн таныштыра, кайбер сүзлəрне һəм шигырьлəрне өйрəтə. Баланың белемнəрен сынап карау өчен имтихан бирү мөмкинлеге дə бар. Бертуган Камаловлар хəзер планшетны интернет аша сата.

– Рəфис əфəнде, мондый уенчыклар ясау идеясе каян килеп туды?

– Ике ел элек улым "əти, яңа уенчык алып кайт əле" дип сорагач, кибеткə кереп уенчык сайларга булдым. Балага кызык кына булмасын, аның зиһенен үстерергə дə ярдəм итсен дигəн уй белəн. Шунда балага төрле күнекмəлəр бирə торган планшетларга тап булдым: рəсемнəр, хəрефлəр, саннар төшерелгəн, баланың күзаллавын үстерə, хəреф танырга, санарга өйрəтə торган əсбаплар. Лəкин боларның барысы да урысча, татарчасы юк икəн. Эзлəп карасам да, андый татарча планшетларны башка кибетлəрдə дə, интернетта да табып булмады. Шуннан инде мондый өйрəтүче уенчыкны татар телендə үзем ясап карарга кирəк, дигəн уй килде. Тик аны ничек ясарга, дигəн сорау туды?

Шунда Татарстан президенты каршындагы "Эшмəкəрлек фабрикасы" белəн бəйлəнешкə кереп, башта бер үрнəк-өлгесен ясап карадык. "Эшмəкəрлек фабрикасы"нда катнашып, андагы проектлар белəн беррəтəн чыгарылыш чарасында үз проектыбызны тəкъдим иттек. Андагы 15 проектның 3-се генə финалга чыкты, шуларның берсе – безнең планшет. Җиңүчелəр үз проектларын Татарстан президенты алдында якладылар. Шулай итеп, ул проектны президент та күрде.

– Президент сезнең уенчыкны хупладымы?

– Ул, əлбəттə, хуплады, "татар телен өйрəтүгə, үстерүгə хезмəт иткəн проектлар барысы да безгə кирəк", диде. Ул безгə бу əйберне республика мəгариф министрлыгына күрсəтеп, белгечлəр бəялəмəсе алырга тəкъдим итте.

– Күрсəттегезме соң?

– Мəгариф министрлыгына да бардык. Без инде алар шатланыр, шунда ук мəктəплəр яки балалар бакчалары өчен күплəп ясарга заказ бирер дип өметлəндек, мондый əйбер бер җирдə дə юк бит! Алар уенчыкны ошаттылар, əмма балалар бакчаларына бик үк туры килми диделəр. Күбрəк өйдə, бала үзе генə уйнарга яраклы диделəр.

Интерактив әлифбаны Татарстанның ул чактагы мәгариф министры Энгел Фәттаховка тәкъдим итү
Интерактив әлифбаны Татарстанның ул чактагы мәгариф министры Энгел Фәттаховка тәкъдим итү

Мəгариф министрлыгы каршында "Мəгарифне үстерү институты" дигəн оешма бар, анда карадылар, "балалар бакчаларында өстəмə өйрəткеч əсбап буларак кулланырга ярый" дигəнрəк формулировка белəн рекомендация, кəгазь бирделəр. Аңа кадəр укытучылардан, Дөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан, хəтта Татарстан фəннəр академиясенең Семиотика институты мөдиреннән да бу проектны хуплаган фикерлəр алынды.

– Планшетны эшлəгəндə дə методистлар ярдəм итмəдеме?

– Ул əлифба бит инде, аның əллə ни кыенлыгы булмады. "Мəгарифне үстерү институты"нда белгеч тикшереп бирде, хаталарны төзəттек. Бəхəсле җирлəре дə калды, мəсəлəн, рус телендə "ё" хəрефенə башланган сүзлəр бар бит инде, ə татар телендə андый сүзлəр юк. Ул сүзгə вертолёт куйдык. "З" хəрефенə дə исемнəр (существительный) бик юк, зəйтүн бар, зирек агачы бар. Лəкин ул сүзлəрне бала аңламый, зəйтүн агачын сурəтлəп куйсаң да, ул аның зəйтүн икəнен аңламаячак, агач дип кенə белəчəк. Шуңа без "з" хəрефенə зонтик дигəн сүзне керттек, югыйсə
зонтик татарча кулчатыр була. Кайбер татар əлифбаларында "ё" хəрефенə ёлка сүзен куйганнар, əммə татарча ёлка чыршы бит ул. Бик җентеклəп караучы ата-аналар тикшерə аны. Əммə бу əйбердəн генə ул уенчык бозылмый.

Error rendering VK.

– Əлифбаны кем тавышландырды, профессиональ артистлармы?

– Тавышландыруны танылган кеше түгел, Юлия Нафикова исемле студент кыз ясады. Без аның белəн проектлар мəктəбендə бергə катнаштык. Тыңлап карадым да, тавышы балаларныкына охшаган дип таптым. Президент хупласа да, уенчыкны күплəп чыгарырга акча табып
булмады.

– Димəк президент та, мəгариф министрлыгы та сүздə генə хуплаган булып чыкты. Уенчыкны чыгарыр өчен акчасын үзегез таптыгызмы?

– Уенчыкның өлгесен ясатып алгач, аны күтəреп, күплəп чыгарырга акча эзлəргə чыгып киттек. Тик шуңа да карамастан, президент хупласа да, уенчыкны күплəп чыгарырга акча табып булмады. Мин əти буларак аңлыйм бу уенчыкның нигə кирəклеген, ə алар аңа проект буларак карый. Алар аны бала кулына килеп элəгү белəн бала татарча сөйлəшергə өйрəнеп китəргə тиеш дип саный. Алай булмый бит ул. Мин нишлəп əле бу уенчык рус телендə бар, татар телендə юк дип кенə эшли башладым. Чынлыкта мондый уенчыкларга ихтыяҗ бар.​

Әлифбаны “Эшмəкəрлек фабрикасы”нда Татарстан президентына тәкъдим итү
Әлифбаны “Эшмəкəрлек фабрикасы”нда Татарстан президентына тәкъдим итү

Шулай итеп, без аны үз акчабызга 1 мең данə күлəмендə чыгардык. Татарстанда яки Русиядə ясату мөмкин булмады, чөнки монда бик кыйммəткə төшə. Дөресен əйткəндə, Русия заводлары да үзлəре чыгармый ул уенчыкларны, Кытайдан кайтарталар да, монда җыялар. Шуңа күрə без дə туры Кытай заводына чыктык.

– Килəчəктə аны тиражларга, күплəп чыгарырга җыенасызмы?

– Ул тиражланган инде. Хəзер 1 мең данə эшлəнгəн.

– Бер мең миллионлаган татар халкы өчен күп түгел бит ул?

– Күп түгел, əлбəттə. Əммə серияле чыгара башлау өчен ихтыяҗ булырга тиеш, аның өчен ул кибетлəргə чыгарга тиеш.

– Ə сезнең кибетлəргə чыгып караган булдымы?

– Кибетлəргə куеп караган бар. Бөтен кибетләр сатылмас дип курка. Аннары кеше бит татар уенчыгы эзлəп килми, ул аны кибет киштəлəрендə күрмəскə дə мөмкин. Ул аңа шундук барып тотынмый, аңа реклама кирəк. Ə телевидениедә, радиода реклама шактый кыймəт. Без үз көчлəребез белəн, социаль челтəрлəр аша тəкъдим итəбез.

– Сораучы, алучы бармы?

– Телəүчелəр бар, 35-40 данә сатылды инде. Акрынлап сатыла, лəкин безнең үз эшебез дə бар, шуңа күрə аның белəн генə шөгыльлəнə алмыйбыз. Уенчыклар хəзер Казанда, кирəк җиргə курьер илтеп бирə.

– Бер уенчык ничə сум тора?

– Якынча 1200 сумга сатабыз. Моңа реклам бəясе дə, илтеп бирү, оештыру, киткəн вакыт һəм башкалар да керə. Русиядə бөтен уенчыкларны хосусый ширкәтләр чыгара.

– Татарстанның акчасы бар, нидер дəрəҗəдə мөстəкыйльлеге дə, аңа андый əйберлəр чыгару авыр түгел. Тик татар балалары өчен уенчыклар, гаджетлар барыбер юк. Ни өчен икəн?

– Минем моңа җавабым юк. Татарстанда уенчык ясаучы оешмалар берничə генə, алар уенчык ясамыйлар, алар декоратив курчаклар, җырлаучы курчаклар ясый, ул инде татар теленə өйрəтə дию артык булыр. Кулдан эшлəнгəн уенчыкларның бəясе кыйммəт була – 3 меңнəн артык. Ул күбрəк сувенир буларак бара, бəлəкəй бала өчен түгел. Кечкенə бала аны аңлап бетермəскə дə мөмкин.

– Мондый уенчыкларны күплəп җитештерер өчен, Татарстан нəрсə эшлəргə тиеш? Плакатлар, шакмаклар, укырга өйрəтүче əйберлəр, лотоларны Татарстан күплəп чыгарган булса, аның бəясе дə арзанрак булыр иде. Гомүмəн, моны республика чыгарырга тиешме?

– Эшлəргə тиешме, тиеш түгелме, мин белмим, əммə Русиядə бөтен уенчыкларны хосусый ширкәтләр чыгара.

– Лəкин Русиядə урыслар, урыс телле кулланучылар күп. Ə татар
теленə ярдəм кулы сузарга кирəк.

– Урыс телендə шушындый планшетлар йөзəр меңлəп сатыла – саннар өчен аерым, җырлар өчен аерым. Без дə җырлар белəн чыгарырга телəр идек, лəкин анда халык җыры булса да, башкаручының авторлык хокуклары бар, алар якланырга тиеш. Без җырларны үзебез чыгарып, үзебез башкарып, бу хəлдəн чыга алдык.

– Сезнең, əти буларак, мәктәпләрдә татар телен ихтиярига калдырган канунга карашыгыз?

– Минем карашым һəрвакыт үзгəреп тора. Бер карасаң, дөрес тə кебек, икенче яктан – дөрес түгел дә кебек. Əммə, кеше татар телен саклап калырга тели икəн, ул мəктəптə генə түгел, үз баласы белəн өйдə дə татарча сөйлəшергə тиеш.

XS
SM
MD
LG