Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар курчагы – татарлыкны саклауга керткән кечкенә өлешебез"


Диана Гаязова курчаклары белән
Диана Гаязова курчаклары белән

Мәскәүдә яшәүче бертуган кызлар – Әдилә һәм Диана Гаязовалар кулдан татар курчаклары ясый башлаган. Һәр курчак милли киемгә киендерелгән, туган телдә алты җөмлә әйтә белә, шигырь укый һәм татар халык җырын җырлый.

Азатлык хәбәрчесе Әдилә Гаязовадан аларның ничек иҗат ителүләре белән сораштырды.

­– Курчаклар иҗат итү теләге ничек туды?

­– Көтмәгәндә безнең татар балалары өчен курчаклар булмаганын аңладым. Татар милли күлмәкләре киеп, шигырьләр сөйли, татар җырлары җырлый белә торган курчаклар турында әйтәсе дә юк. Җитмәсә, бала­чага алар белән уйный да алырлык булсын. Алдыбызга куйган төп бурыч – балалар яратырлык кына түгел, аларны өйрәтерлек тә булган татар уенчыгы булдыру. Бала өчен татар курчагы алуның өстен яклары бик күп. Беренчедән, баланы милли мәдәнияткә тарту, өйрәтү мөмкинлеге.

Әдилә һәм Диана Гаязова курчаклары
Әдилә һәм Диана Гаязова курчаклары

Безнең курчаклар халык җырлары һәм халык авыз иҗатында булган шигырьләрне яңгырата. Шулай итеп, бала кечкенәдән туган телен, аның җырларын, фольклорын ишетеп, танышып үсә. Милли мәдәнияткә тартылу, кызыксыну уяна. Моннан кала, баланың гомумән дөньяга карашы киңәя, аның рухи үсешендә уңай чагылыш таба. Икенчедән, хәтерне үстерү. Курчак баланың ишетү хәтерен яхшырта. Без тиз истә кала торган гади шигырь-­җырлар файдаландык. Аларны көнгә берничә кат тыңлап, бала тиз генә ятлап та ала. Өченчедән, бала бу процесста күзәтүче генә түгел, ул курчак белән “аралаша”. Курчак аны уенга җәлеп итә, бергә җырлап алырга яки сүзләрне-­җөмләләрне кабатларга чакыра. Дүртенчедән, бу уенчыклар бары тик табигый чималдан гына әзерләнә. Курчак белән уйнаганда балага аңа кагылу, тоту рәхәт булырга тиеш. Шуңа да без аларны 100% мамык материаллардан эшлибез.

Соңгы вакытта татар мәдәниятенә кызыксыну арта, яшьләрдә туган мәдәниятләрен саклап калу теләге көчәя. Балалар һәм яшьләр өчен күпсанлы оешмалар, иҗади түгәрәкләр барлыкка килә, өйрәтү програмнары эшли. Татар милләтенең үзенчәлекләрен саклап калу мәсьәләсе бүген бик актуаль. “Татар курчагы” проекты – татарларның сакланып калуы һәм үсешенә бездән кергән кечкенә бер өлеш. Без татар балалары татарча сөйләшсен иде, дибез!

Әдилә Гаязова
Әдилә Гаязова

– Проектны тормышка ашыруда беренче адымнар ничек ясалды?

­– Без аны бернәрсәсез башлап җибәрдек. Башта курчакның моделен эшләдек. Апам Диана киемнәрен һәм йөзен иҗат итте. Җырлар өчен махсус аранжировкалар яздырдык. Тавышын яздыру өчен татар җырчысы Илнара Нигъмәтуллинаны чакырдык. Тавышны студиядә яздырдык, эшкәрттек, аннары курчак эченә куела торган музыкаль модульләргә яздырдык. Киемнәрен уйлап чыгарганда татарларның милли күлмәкләрнең төп үзенчәлекләрен исәпкә алдык. Мәсәлән, безнең уенчык кызларыбыз “изү” бар. Бу бизәнгечне XIX-­XX гасырларда Казан байларының хатыннары күкрәгендә күреп булган. Курчак батарейкалар ярдәмендә эшли. Батарейкалар алыштырыла. Жилетлары, башлыклары салына, курчакның чәчен тарап, төрлечә җыеп куеп була. Барысы да кулдан эшләнгән.

Әдилә һәм Диана Гаязова курчаклары
Әдилә һәм Диана Гаязова курчаклары

Без барлыгы өч төрле татар кызы курчагы һәм ике төрле мөселман кызы курчагы чыгарабыз. Һәр татар курчагы туган телендә 6­7 гыйбарә әйтә ала, фольклор шигырь укый һәм халык җыры җырлый. Һәр курчак үз образына туры китереп киенгән, һәм үз холкы бар. Мисал өчен, Әнисә – шат күңелле һәм шук, Сафия – тыныч, бишек җыры җырлый. Зарифа – тәртипле, тыңлаучан кыз.

­– Курчакларыгыз нинди сүзләр әйтә?

– Әнисә болай ди: “Сәлам! Минем исемем Әнисә! Мин көләргә яратам! (көлү) Әйдә уйнарга! Мин җырларга һәм биергә яратам! Җырла минем белән!” Сафия: “Исәнме! Минем исемен Сафия! Син бик матур кыз! Мин йокларга җыенам, сиңа да йокларга кирәк! Тыныч йокы, йолдызым!”, ­ ди. Зарифә: “Исәнме! Минем исемем Зарифа! Мин әкиятләр укырга һәм уйнарга яратам! Дуслар белән күңеллерәк! Әйдә дуслашыйк! Әйдә бергә жырлыйк!”, ­ ди. Мөселман кызы Гайшә "Әссаләмәгаләйкем", "Сөбханаллаһ", "Әлһәмдүлилләһ", "Аллаһы әкбәр" ди, Аллаһы Тәгалә хакында шигырь укый – анысы рус телендә, гарәпчә “Иман баганалары” дигән нәшид җырлый. Бу курчак озын күлмәк һәм яулык кигән. Яулык шулай ук салына торган, курчакның чәчләрен төрлечә бизәп була.

Диана Гаязова
Диана Гаязова

– Курчакларны кайчан ясый башладыгыз?

­ – Бу проект белән ел ярым чамасы шөгыльләнәбез, сату эшен 2015 елның декабрендә башладык.

­ – Ничә курчак саттыгыз? Кайлардан заказ бирәләр?

­ – Утыз курчакка хуҗа табылды инде. Иң күп заказлар Мәскәүдән килә, бер курчакны Пермгә озаттык. Казаннан һәм Уфадан безнең курчаклар белән кызыксыналар.

­– Үзегез турында сөйләсәгез иде?

­– Без – Нижгар татарлары, Мәскәүдә туып үстек. Мин туризм өлкәсендә белем алдым һәм шунда эшлим. Диана – график дизайнер. Безгә бу проект белән шөгыльләнү бик кызык, чөнки, ни дисәң дә, иҗат ул хатын­кызлар өчен иң яхшы шөгыль.

­ – Балаларыгыз бармы? Алар татар курчагы белән уйныймы?

­– Апамның Сәет исемле улы бар. Аңа өч яшь. Аңа курчаклар бик ошый, ул шигырьләр тыңларга һәм аларга кушылып җырларга ярата.

XS
SM
MD
LG