Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татарларны башкортлаштыру эшенә музейларны җигәләр


Башкортстанның Тәмәнәк авылындагы этнография музее

Җанисәп алдыннан Башкортстан милли музееның республика районнарына башкорт телен, тарихын һәм мәдәниятен пропагандаларга фәрман җибәрү турында политолог, тарихчы Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Соңгы бер елда Башкортстанда гаҗәп хәлләр күзәтелә һәм алар 2020 елның октябрендә узачак җанисәп белән бәйле.

Күптән түгел безнең кулга Башкортстандагы административ конфигурацияне ачык сурәтләүче бер кызыклы документ килеп эләкте.

Кыскача гына әйткәндә, Башкортстан республикасының милли музее муниципаль районнарның мәдәният бүлекләренә һәм район музейларына чирек елга ике-өч тапкыр (ягъни айга бер) башкорт телен, тарихын һәм мәдәниятен алга сөрү чаралары уздырырга фәрман биргән. Андый фәрман барлык муниципаль музейларга да җибәрелгән. Ул чараларны фото һәм видеога төшереп “югарыга” хисап бирү дә мәҗбүри.

Монда нәрсә гаҗәп соң? Күп нәрсә ошамый монда.

Беренчесе һәм иң мөһиме — Милли музейның җирле үзидәрә оешмаларына фәрман бирүе. Гаҗәп бит. Башкортстан мәдәният министрлыгына буйсынучы дәүләт бюджет оешмасы җирле үзидәрә оешмаларының һәм шулай ук алар тарафыннан финансланучы муниципаль музейларның эшчәнлегенә тыкшына һәм аларга идеологик юнәлеш бирә. Тыкшына дип образлы рәвештә генә әйтмибез, бу чыннан да шулай. Безгә килеп эләккән документта акка кара белән “Мәҗбүри рәвештә хисап бирергә” диелгән.

Икенчесе. Игътибар итегез, музейларга фәрман Башкортстан башлыгының республикадагы район һәм шәһәр башкорт корылтайлары вәкилләре белән очрашуыннан соң кушуы нигезендә җибәрелгән. Ягъни, Башкортстан хакимиятләре җирле үзидәрә органнарының һәм аларга бәйле оешмаларның эшчәнлегенә башкорт мәнфәгатьләрен күздә тотып тыкшына.

Башкортстан җитәкчелегенең республикадагы башка халыклар белән мондый очрашуы бары бер тапкыр гына булды — Радий Хәбиров 2019 елның апрелендә Башкортстан урысларының V корылтаенда катнашты. Ни өчен урыс халкы вәкилләренә мондый чыгарма булуы аңлашыла — Мәскәү политтехнологлары әйткәнчә, урыслар — дәүләт коручы халык бит, димәк аларга аерым игътибар зарур. Башкортстанның башка милләтләренә, шул исәптән республикада чынлыкта сан ягыннан урыс һәм башкорттан калышмаучы һәм халыкның өчтән берен тәшкил итүче татарларга мондый рәхимлелек күрсәтелгәне юк. Һәм бу тикмәгә генә түгел.

Чакмагыш яки Туймазы районы музее татарлар яшәгән җирдә башкорт телен һәм мәдәниятен пропагандаларга тиеш булып чыга

Башкортстанда башкорт районнары дип бары көньяк-көнчыгыш һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш (Кыйгы районыннан кала) районнарны гына атап була. Башкорт халкы бары шул районнарда гына тупланып яши. Ә Уфадан көнбатышка таба татарлар тупланып яши. Ниндидер, шартлы Чакмагыш яки Туймазы районы музее татарлар яшәгән җирдә башкорт телен һәм мәдәниятен пропагандаларга тиеш булып чыга. Андый муниципаль музейларның акчалары болай да бик аз булуын истә тотканда, аларның татар телен, тарихын һәм мәдәниятен алга сөрү өчен акчалары бөтенләй калмаячак дигән сүз. Өстәвенә татарлык Башкортстанда инде күптән хупланмый һәм һәрдаим җәмгыятькә “татар теленә, татар үзаңына һәм гомумән татарлыкка монда урын юк”, дигән ишарәләр җибәрелеп тора.

Башкортстандагы рәсми структуралар һәм кайбер дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары татарларның этник үзаңын үзгәртү максатында алып барган пропаганда проектларын истә тотканда, шушы ике фактны бергә кушып карасаң, бу фәрманның да алдагы җанисәп фальсификацияләренә әзерлек кампаниясенең бер өлеше булуы күренә һәм ул фальсификация 2002 һәм 2010 елдагыдан да зурырак булырга мөмкин. Максатлары һаман да шул ук — әзерлек чорында ук административ ресурсны кулланып һәм җанисәпкә йомгак ясаганда саннарны кирәгенчә үзгәртеп, татарларны башкорт дип язу. Монда Башкортстан милләтләренең конституцион хокукларына һәм иреклекләренә урын юк, милләтләрнең тигезлеге турында сүз дә була алмый.

Аларны китертеп утырту алда торган җанисәп белән дә, татарларны башкортлаштыру сәясәте белән дә бәйле

Шулай ук соңгы ярты елда Башкортстанның татар телле районнарында җирле хакимият башлыгы (мәсәлән Борай, Стәрлебаш һәм Кыйгы районнарында) һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе (мәсәлән Туймазы районында) итеп республиканың көньяк-көнчыгышыннан башкортларны китереп куя башладылар — моңарчы күрелмәгән тенденция. Әлбәттә, бу да тикмәгә генә түгел һәм аларны китертеп утырту алда торган җанисәп белән дә, татарларны башкортлаштыру сәясәте белән дә бәйле.

Башкортстан хакимиятенең республикадагы татар халкы мәнфәгатьләре һәм татар телен саклау, үстерү өчен шул кадәр тырышуын күреп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ул гына да түгел, татар иҗтимагый оешмаларының бу юнәлештәге эшчәнлегенә дә алар төрлечә киртә куеп килә. Татарча диктант җәнҗалыннан соң бу ай башында чак кына шуңа охшаш яңа гауга чыкмый калды — Башкортстан мәгариф министры урынбасары Булат Зиннуров республикадагы татар теле олимпиадасында җиңгән укучыларны Казанга, олимпиаданың финалына җибәрмәскә маташты. Шул ук вакытта, татар җәмәгать эшлеклеләреннән әлеге әфәнде 2020 елның гыйнварында Уфада узган республика олимпиадасын тыярга маташканлыгы да ачыкланды. Бары татар активистларының шикаятьләре һәм яңа җәнҗал чыгу куркынычы гына аны чигенергә мәҗбүр иткән. Әмма бер мәзәктәгечә — “барыбер күңелдә калды бит”.

Республикадагы мәктәпләрнең күпчелеге шулай ук муниципалитетка карый, ягъни де-юре турыдан туры җирле үзидарә оешмаларына буйсынырга тиеш. Әмма монда да башкача килеп чыга бит.
Ягъни монда да җирле үзидарәнең тулысынча хакимият вертикаленә буйсынуын күрәбез.

Җирле үзидарәне хакимият вертикаленә буйсындыру — Владимир Путин Конституциягә тәкъдим иткән үзгәрешләрнең берсе. Күп кенә хокукчылар бу тәкъдим җирле үзидарәнең бәйсезлеге принцибына каршы килә дип аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Бу тәкъдим әлегә кабул ителмәгән, гамәлгә кермәгән. Башкортстанда исә, күрүебезчә, аны куллана башлаганнар инде. Бу кыйбатлы административ ресурс республиканың социаль-икътисади үсеше өчен кулланылса бер хәл, аны татарларны башкортлаштыру максатындагы ниндидер шикле сәяси проектка кулланалар бит. Җитмәсә, муниципаль хакимияткә фәрманнарны инде дәүләт музейлары да җибәрә ала икән. Боларның гамәлдәге Конституциягә каршы килүенә дә, илебездәге барлык халыкларның тигез хокуклыгын гарантияләүче ватандашлык хокукларын һәм ирекләрен бозуына да карап тормыйлар. “Барысы да фронт (җанисәп) өчен” принцибын тулысынча кулланалар.

Илнар Гарифуллин
политолог, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (69)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG