Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле олимпиадасында татар мәктәпләре өлеше кимеде


Олимпиадада җиңгән татар укучылары
Олимпиадада җиңгән татар укучылары

Олимпиадада катнашу өчен 152 укучыдан гариза килсә дә, чарада 120 укучы катнашты. Шуларның 22се татар мәктәпләрендә, калганнары урыс мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укучылар.

9-10 гыйнвар Уфада 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы узды. Чараның беренче көнендә укучылар викторина һәм инша, икенче көнне сөйләм дәрәҗәсен ачыклау өчен бирем – диалог бәйгесендә катнаштылар.

Олимпиада быел да Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә үтте. Гимназиядә шул ук көннәрдә, татар балаларыннан тыш, чуаш, мари һәм удмурт укучылары олимпиадалары да узды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Йомгаклау җыенында татар, чуаш, мари һәм удмурт укучылары, укытучылар бергә катнашты. Чарага бу милләтләрнең милли оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде, алар җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Йомгаклау тантанасын Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров ачты.

“Яшь буын туган телен һәм әдәбиятын белә. Шунысы куанычлы, елдан-ел чарада катнашучылар саны һәм аларның белемнәре арта бара. Без сезнең янып торган күзләрегезне күреп, туган телегезне белүегезгә карап, туган телләрнең киләчәге бар дип исәплибез. Туган телнең киләчәге сезнең кулда. 2020 ел бик матур чара белән башланды, ел шундый позитив дулкында үтсен дип телик”, диде Зиннуров.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева

Татар оешмаларыннан Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, республика парламентының комитет җитәкчесе Римма Үтәшева катнашты һәм җиңүче татар укучыларына бүләкләр тапшырды.

“Һәр халык өчен үз теле бик кадерле. Ана теле ул – әти-әни теле. Без, әти-әнине яраткан кебек, туган телне дә яратырга, аны сакларга тиеш”, диде ул.

Чарада Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Әлфия Әхәтова да катнашты.

Әлфия Әхәтова
Әлфия Әхәтова

"Сездә узган бу чара халыкара олимпиаданың бер өлеше булып тора. Татар теле һәм әдәбиятыннан одимпиаданың икенче өлеше – төбәкара олимпиада. Ул Казанда 7-10 февральдә үтәчәк. Без аңа Башкортстан укучыларын көтәбез. Ул төбәкара олимпиадада җиңгән һәм призер булган балалар халыкара олимпиадага чакырылачак. Анысы апрель аенда оештырылачак. Ел саен уздырыла торган төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда Башкортстан укучылары һәрвакыт җиңүче һәм призерлар булып кайтып китәләр. Русиянең 26 төбәгеннән һәм 15 илдән килгән балалар Башкортстан укучыларының эшләрен, чыгышларын сокланып карап үзләренә үрнәк итеп алалар. Җәй көне без укучыларны ял аланнарына чакырабыз. Ул Казан, Арча, Актаныш һәм Мамадышта үткәрелә. Сезне ул ял аланнарына түләүсез ялга чакырабыз”, диде Әхәтова.

Ул чыгышында Башкортстан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрусия укытучылары бәйгеләрендә җиңеп торуын да телгә алды.

Казан кунакларының бүләкләре саллы иде. Алар җиңүче һәр 42 балага планшетлар бүләк итте, чарада катнашкан һәр бала һәм укытучыларга да бүләкләр тапшырды.

Туган тел гаиләдә яшәгән очракта, аны балалар да белә

Чарада чуаш һәм мари укучылары арасында милли киемнәрдән килүчеләр дә шактый иде. Башкортстан чуашлары милли-мәдәни оешмасы рәисе Юрий Михайлов “Туган тел гаиләдә яшәгән очракта, аны балалар да белә. Сез – балалар киләчәктә әти-әни булачак кешеләр. Димәк, туган тел буыннан-буынга тапшырылачак”, дип чыгыш ясады.

Мари, удмурт милли оешмалары җитәкчеләре чыгышларында гореф-гадәт, мәдәният һәм тел яшәгәндә, милләт тә сакланачак дигән фикер әйтте.

Тантанадан соң олимпиаданың бәяләмә төркеме рәисе, Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедасы мөдире. Илшат Насипов Азатлыкка быелгы чараның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

“Олимпиаданың викторина, инша һәм диалог ярышларына нәтиҗә ясап без 42 бала җиңүче һәм призер, ягъни бүләкләнүче дип таптык. Быелгы олимпиаданың үзенчәлеге – татар мәктәпләреннән килүче балаларның аз булуы. 8, 9, 10 һәм 11 сыйныфлардан нибары 22се генә татар мәктәбендә укучылар. Бу барлык узган олимпиадалар белән чагыштырганда иң түбән күрсәткеч. Урыс програмы нигезендә укучы балалар быел күбрәк катнашты. Бу мәктәпләрнең татар програмыннан урыс програмына күчә баруын күрсәтә. Әлеге күренеш безне бик борчый. Татар мәктәпләре авылларда иде. Хәзерге шартларда урыс мәктәпләрендә укучы балалар да, татар мәктәпләрендә укучы балалар да бер үк күләмдә, бер үк програм нигезендә укый. Авыл балалары телләре камил булуы, туган телен яхшырак белүе белән аерылып тора. Алар шәһәр укучылары белән ярыша, ягъни шартлар тигез түгел", диде Насипов.

Бәяләмә төркеме әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендәге татар-чуаш кафедрасы мөдире Илсур Мансуров та чарадан канәгать булуын белдерде.

Илсур Мансуров
Илсур Мансуров

“Быелгы олимпиада мине бик куандырды. Беренчедән, күп кенә иншалар яхшы булды. Матур фикерләр бар иде, хаталар да аз булды. Укучылар биш теманың берсен сайлап инша язды. Бер бала хәтта ике темага язган иде. Дөрес, викторина җавапларында кытыршылыклар булгалады. Викторинада ун сорау. Аның бишесе – тел, бишесе әдәбият буенча. Өченче бирем – диалог. Элек өченче бирем сәнгатьле уку булса, икенче ел инде диалог биреме кертелде. Бу биремдә ике бала тәкъдим ителгән темага сөйләшү алып бара. Элек сәнгатьле укуда алдан әзерләп килгән текстны сөйлиләр иде. Диалогта алар безнең күз алдында телне белүләрен күрсәтә. Бу бирем шуның белән уңышлы”, диде Мансуров.

XS
SM
MD
LG