Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләрендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ачыла


"Башкорт туе" спектакленнән күренеш
"Башкорт туе" спектакленнән күренеш

Үзәкләрне тәэмин итү өчен Башкортстан казнасыннан ел саен 15,4 млн сум акча биреләчәк.

2020 елның 1 февраленнән Башкортстан республикасы Русия төбәкләрендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре булдыра башлаячак. Бу максаттан ел саен 15,4 млн сум күләмендә акча бүлергә ниятләнә. Тарихи-мәдәни үзәкләр булдыру турында Башкортстан хөкүмәтенең карарын 13 февральдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров имзалаган.

Үзәкләр башкортларның этнотерриториаль төркемнәре тупланып яши торган төбәкләрдә ачылачак диелә. Алар Курган, Оренбур, Свердлау, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Татарстан республикасы, Ханты-Манси автоном бүлгесендә булдырыла. Тарихи-мәдәни үзәкләр Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының бүлекләре буларак эшләячәк.

Моннан тыш, аерым карар белән Русия төбәкләрендә "Һылукай" матурлык бәйгесе һәм "Йәшлек-шоу" фестивале дә оештырылачак.

Элегрәк быелның февраль аеннан Казанның Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен башкорт теле дәресләре башланачагы билгеле булды.

Мәскәүнең “Умарта” үзәге дә башкорт теле курсларына укучылар җыюын игълан итте.

XS
SM
MD
LG