Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бүген татар телен укытуда иң авыры — әти-әниләр белән эшләү"


Олимпиадага килгән укучылар татар теленнән биремнәр чишә

Бу көннәрдә Казанда Русия төбәкләрендәге мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада уза. Дүртенче тапкыр оештырылучы чарада Русиянең 21 төбәгеннән 163 укучы катнаша. Олимпиадага берничә көн кала социаль челтәрләрдә Башкортстан мәгариф министрлыгы республика укучыларына әлеге чарага катнашырга рөхсәт итмәгән дигән хәбәрләр таралса да, күрше республикадан 22 укучы килгән.

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада 8 февраль Казанның 27нче гимназиясендә башланды. Талантлы укучыларны барлау, таныту, үстерү, татар телен саклау, камилләштерү, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган олимпиада дүрт көн дәвам итәчәк.

Казанда татар теленнән төбәкара олимпиада уза
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:50 0:00

Быел дүртенче тапкыр оештырылган олимпиадада Русиянең 21 төбәгеннән 163 укучы катнаша. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 66 укучыга күбрәк дип белдерде Азатлыкка Татарстан мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина.

Аның сүзләренә караганда, быел Башкортстаннан 22 укучы, Төмәннән 16, Пензадан 12, Оренбурдан 12, Мордовиядән 11 һәм башка төбәкләрдән дә укучылар килгән. Быелгы олимипадада иң күп катнашучы Башкортстаннан.

Юл чыгымнарын тулысынча укучыларны җибәргән төбәкләрнең мәгариф министрлыклары, муниципалитетлар, ашау-эчү чыгымнарының 70 процентын Татарстан ягы күтәргән.

Гөлия Мусина
Гөлия Мусина

Гөлия Мусина сүзләренчә, Башкортстаннан катнашкан укучыларның Казанга килү чыгымнарын тулысынча Башкортстан ягы түләгән. "Аларны Казанга җибәрү-җибәрмәү турында чыккан сүзләрдән без хәбәрдар түгел, безгә 22 укучыдан гариза килде һәм алар, күргәнегезчә, олимпиадада катнаша", диде ул.

Башкортстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге белгече Гүзәл Закирова да укучыларны Казанга алып килүдә проблем булмады, Башкортстанда бу олимпиадага бик зур кызыксыну бар, дип белдерде.

Гүзәл Закирова
Гүзәл Закирова

Үзенең бу олимпиадага катнашуын Татарстанның тәҗрибәсен өйрәнү дип аңлатты.

"Төбәкара булсын, халыкара олимпиада булсын, мондый чараларда катнашу балаларга зур мотивация бирә. Бездә башкорт теле буенча әлегә төбәкара олимпиада гына бар, халыкара олимпиада уздырганыбыз юк.

Татарстан безгә бу темада үрнәк булып тора. Мин Казанга тәҗрибә алырга килдем. Республикабыздан Казанга барлыгы 22 укучы килде. Республика олимпиадасында җиңгән балалар күп булды", диде ул.

Олимпиада башланырга берничә көн кала Башкортстан мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Булат Зиннуров Казанга бармаска кушкан, юл чыгымнары түләнми, дигән хат та җибәргән булган, бу сүзләр дөресме дигән сорауга, Гүзәл Закирова юк дөрес түгел, диде.

"Укучыларга юл чыгымнары түләнә. Аларга муниципалитетлар ярдәм күрсәтә. Балалар бер проблемсыз килделәр. Булат Зинннуров хат җибәргәнме, юкмы, ансын белмим, моңа комментар бирә алмыйм. Балалар катнаштылар. Җиңүләр яулар дип уйлыйм һәм алга таба да мондый олимпиадаларда катнашырбыз дип уйлыйм, диде ул.

Башкортстанның Бүздәк районы Әмир авылында 22 ел татар теле һәм әдәбиятын укытучы Ирина Ергизова Казанга килгәндә бернинди каршылык булмавын әйтте. Юл чыгымнарын каплыйлар, диде ул.

Ирина Ергизова
Ирина Ергизова

Башкортстанда татар телен укыту бүген ни дәрәҗәдә дигән сорауга Ергизова бүген мәктәпләрендә бер сәгать татар теле бер сәгать татар әдәбияты укытуларын, күп кенә чараларга катнашып килүләрен җиткерде.

Бүген татар телен укытуда иң авыры — әти-әниләр белән эшләү

"Бүген татар телен укытуда иң авыры — әти-әниләр белән эшләү. Әти-әниләр каршылык күрсәтмәсә, болай татар телен өйрәнүдә каршылык күрмим. Әти-әниләр балабыз туган телне өйрәнергә тиеш дип ризалык бирсә яхшы була. Әлегә алар ризалык бирә. Киләчәктә дә туган телне югалтмаска, саклап калырга тырышырга кирәк", ди ул.

Өч кыз әнисе һәм татар теле укытучысы буларак Ергизова татар теле ул татарлар өчен туган тел, кеше үзенең туган телен белергә, сакларга һәм киләсе буыннарга җиткерергә тиеш, дип саный.

"Мин татар кешесенең үз өендә урысча сөйләшүен һич аңлый алмыйм. Татарча сөйләшергә кирәк. Менә шушыннан башлана телне саклау", дип җиткерде Ирина ханым.

Олимпиадага Красноярски өлкәсенең Одношка татар авылыннан, узган ноябрьдә вафат булган әнисенең укучысын алып килгән белеме белән хокукчы Ләйсән Сабитова татар телен саклап калу өчен алга таба үзенең татар телен укытырга теләвен әйтте.

Ләйсән Сабитова
Ләйсән Сабитова

"Одношка мәктәбендә бүген 47 бала татар телен өйрәнә. Әнием Роза Сабитова бердәнбер татар теле укытучысы иде. Хәзер бездә иң зур проблем — мәктәбебездә татар теле укытучысы булмау. Алга таба мин әниемнең эшен дәвам итеп, укытучы һөнәренә укырга телим.

Татар теле ул — халыкның барлыгы. Минемчә, татар теле бетсә, татар халкы да бетә. Татар теле — ул кешенең татар булуы дигән сүз. Дәреслекләргә килгәндә, безгә Татарстан элек тә булыша иде, хәзер дә булыша", диде ул.

Свердлау өлкәсе Әртә районы Манчаш Тамак авылында татар теле укытучысы Дамир Каюмов сүзләренчә, бүген районның 21 мәктәбенең 18ендә татар теле өйрәнелә. Прокурор тикшерүләреннән соң да өч мәктәпнең уку планында атнасына өч сәгать татар теле дәресе сакланып калган.

Дамир Каюмов
Дамир Каюмов

"Олимпиадаларда атнасына өч сәгать татарча өйрәнгән укучылар призлы урыннар ала. Район мәгариф бүлеге безне хупласа да, кайбер мәктәпләрнең үзләрендә проблем бар. Алар ни өчендер уку планының башка вариантларын сайламыйлар. Татар телен белү башка фәннәргә зыян китерә дип куркалар һәм бик нык ялгышалар", ди Каюмов.

Аның фикеренчә дә, хәзер татар телен укытуда иң зур проблем ул — әти-әниләр белән уртак тел табу.

Балалар әти-әни сүзен мәктәптә туган тел дәресендә генә ишетәләр

"Свердлау өлкәсендә бүген бөтен шартлар да тудырылган. Татар телен саклап калу өлкәсендә әти-әниләр белән мәктәп уртак тел табып бергә эшләргә тиеш. Кайбер әти-әниләр үз балаларын туган телдә хәтта "әти-әни" дип әйтергә дә өйрәтми. Балалар әти-әни сүзен мәктәптә туган тел дәресендә генә ишетәләр. Менә бу бик аяныч хәл", ди ул.

Мордовиянең Черемиш авылы мәктәбендә татар теле дәресләрен укытучы Фадия Боярова үзләрендә бер сәгать татар теле, бер сәгать татар әдәбияты укытылуын, бу сәгатьләрнең генә телне өйрәнергә җитмәвен белдерде.

Фадия Боярова
Фадия Боярова

"Быелгы олимпиадага Черемиштән бер, Мордовия буенча ун бала алып килдем. Балаларга татар телен сөйдерү өчен иң элек укытучы татар телен яратырга тиеш дип уйлыйм мин.

Аннан аларның әти-әниләренә дә төшендерергә кирәк. Без Татарстан татар телен югалтырга бирмәс дип ышанабыз. Татар теле Татарстанда югалмаса, чит төбәкләрдә дә югалмаячак", дип җиткерде Фадия ханым.

Курган өлкәсеннән килгән Әлфинур Минһаҗева сүзләренчә, аларның Сафакүл районында бердәнбер татар мәктәбе калган. Анда 86 бала татар телен өйрәнә.

Әлфинур Минһаҗева
Әлфинур Минһаҗева

"Татар әдәбияты буенча дәреслек проблемы бар. Алар бик иске. Яңаларын көтәбез. Кая барасың, шулар белән эшлибез. Әмма татар теле дәреслекләре белән Татарстан ярдәм итеп тора.

Хәзер безнең татар балалары урыс теленә күчеп беткән. Ата-аналар белән эш алып барырга кирәк. Бездә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләренә атнасына нибары бер сәгать бирелә. Шуны ничек тә арттырырга иде", ди ул.

Укучылар якшәмбедә татар әдәбиятыннан биремнәр чишә.

Төбәкара олимпиадада җиңүчеләр быелның апрелендә Казанда узачак халыкара олимпиадада катнашачак.

Олимпиадада катнашучы укучылар һәм аларның укытучылары
Олимпиадада катнашучы укучылар һәм аларның укытучылары

Казанда узучы татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага берничә көн кала социаль челтәрләрдә Башкортстан мәгариф министрлыгы республика укучыларына Казанга әлеге чарада катнашырга барырга рөхсәт итмәгән, дигән хәбәрләр таралган иде. Уфада республика күләмендә җиңү яулаган һәм призер булган 22 балага мәгариф министрлыгы милли бүлек җитәкчесе Булат Зиннуров Казанга бармаска кушкан диелде. Бу пост соңрак Facebook-тагы төркемнән алып куелды.

Татарстан мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы белгече Әлфия Әхәтова Азатлыкка Башкортстаннан балалар киләчәк, барысы да әйбәт, диде. Казанга Уфадан килергә тиешле укучының апасы Азатлыкка сөйләвенчә, башта призерларга чынлап та бармаска дип кушылган. Бары тик сигез җиңүчегә генә рөхсәт бирелгән. Ләкин соңрак барысы да барачак, дип хәл ителгән.

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG