Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җанисәп 2021 елның язына күчерелә


Архив фотосы

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, халык санын алуны соңрак уздыру күздә тотыла.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, бөтен Русия күләмендә халык санын алу чарасы элек билгеләнгән вакытта узмаячак. Ул 2020 елның көзеннән 2021 елның язына күчерелә. Русия медиалары язганча, Русия статистика идарәсе башлыгы Павел Малков җанисәпнең 2021 елның апрелендә узасын раслаган.

ТАСС чыганагы белдергәнчә, җанисәпне күчерү турында хөкүмәт карары бар, ул тиздән дөнья күрәчәк.

Русиядә җанисәп 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде. 1 апрельдән ул ерак һәм барырга кыен булган төбәкләрдә узар дип көтелде. Әмма коронавирус эпидемиясе башланганга күрә, аның бу этабы кичектерелде. Росстат башлыгы җанисәпнең төп өлешен 2021 елның язына күчерергә тәкъдим иткән иде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG