Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясендә исламга күбрәк урын бирүне сорыйлар


Диния нәзарәте президиумы утырышында (Татарстан мөфтияте сайтыннан)
Диния нәзарәте президиумы утырышында (Татарстан мөфтияте сайтыннан)

Татарстанның дин әһелләре Татар халкының үсеш стратегиясендә ислам динен милләтне берләштерүче һәм саклаучы фактор буларак карарга кирәк дип саный. Мәскәү татарлары да шундый ук тәкъдимнәр әзерләгән.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте президиумының чираттагы утырышында Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр әзерләнде. Президиум әгъзаларын иң борчыганы – бу стратегиянең беренчел эскизларында татар халкын саклау факторы буларак ислам диненең игътибарга алынмавы. Бу хакта мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итә.

"2017 елда Татарстанда татар милли мәсьәләсе кискен итеп куелган чакта, диния нәзарәте татар милли үзаңын һәм үзенчәлекләрен саклап калу миссиясен үз өстенә алды һәм бөтен эшчәнлеген татар телен өйрәтү һәм өйрәнү, татар рухи мирасын торгызу, милли зыялылар катлавын тәрбияләү бурычлары белән бәйләнештә алып бара башлады. Моннан тыш, стратегия проектының бөтен өлешләрендә дә – мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит һәм традицияләрнең тормышчан мохитен булдыру өлкәләрендә – мөфтиятнең шактый тәҗрибәсе бар", ди дин әһелләре. Әлеге тәҗрибәгә алар татар мәктәпләрен ачу, мәчетләрдә татар теле курслары оештыру, татар телен өйрәтү өчен уку әсбаплары әзерләү, актив нәшрият эшчәнлеген алып бару, татар телендә киңкүләм мәгълүмат чаралары эшен оештыру, социаль челтәрләрдә эшләү һәм башкаларны кертә.

​Хәзрәтләр, бу тәҗрибәне исәпкә алып, стратегиядә исламның катнашын көчәйтү мөмкинлеген карарга кирәк дип саный.

Рәфикъ Мөхәммәтшин
Рәфикъ Мөхәммәтшин

"Русиядәге 85 диния нәзарәтенең күпчелек өлешен татар диния нәзарәтләре тәшкил итә, илдәге 8 мең мәчетнең 4 меңгә якыны – шулай ук татар мәчетләре. Минемчә, боларны исәпкә алырга кирәк. Татарны элек-электән дин саклап килгән. Максатыбыз – дини оешмаларны татар милләтен саклауга җәлеп итү. Хәзерге вакытта Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә татар мәктәпләре ябыла, мәчетләрдән кала, милләтебезне тагын нәрсә саклый ала соң?", диде мөфти урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Җәлил Фазлыев
Җәлил Фазлыев

Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев авылларда мәчетләрнең статусын күтәрү кирәк дип саный. "Милләтне авыл саклый, дибез. Бүген Русиядә төрле хәлдәге 5 меңгә якын татар авылы исәпләнә. Аларның һәркайсында авыл шурасы, мәктәп булмаска мөмкин, әмма күпчелегендә мәчет бар. Авыл халкы белән дә имамнар эшли. Шуңа күрә бүген татар мәчетенең статусын күтәрү, анда эшли торган кешеләргә шартлар булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк", диде ул.

​Президиум әгъзалары шулай ук хәзер татарларны бары туган тел тирәсендә генә берләштерү мөмкин түгел дигән фикердә тора, чөнки милләттә татар телен белү һәм куллану даирәсе бик тар. Ислам исә чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татар гаиләләрендә сакланган. Димәк, ислам – татар халкын берләштерүдә беренчел факторга ия дип басым ясады дин әһелләре. Моннан тыш, алар Русиянең күпчелек мөфтиләре һәм имамнары татар милләтеннән булуын һәм күп очракта төбәкләрдә милли автономияләрне җитәкләвен дә искә алды.

Президиум әгъзалары фикеренчә, стратегиянең кайбер өлешләрен "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясе, шулай ук "Русия мөселманнарының социаль доктринасы" документларына нигезләнеп язып булыр иде.

Милли шурага юлланган мөрәҗәгатьтә статегия проектын әзерләү эшчәнлегенә җәлеп ителгән иҗтимагый институтлар исемлегенә Татарстан мөселманнарының диния нәзарәтен, төбәк мөфтиятләрен һәм мөселман дини оешмаларын кертү, документның програмлы нигезенә "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен һәм "Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә"не өстәү, стратегиянең рухи нигезен исламның Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе яссылыгында карау, мөселман дөньясы белән якынаю һәм башка тәкъдимнәр бар.

Мөрәҗәгать президиумы әгъзалары тарафыннан расланган һәм Милли шура рәисенә юлланган.

Мәскәү татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте дә Бөтендөнья татар конгрессына әлеге стратегиягә кертү өчен шундый тәкъдимнәрен юллады. Мәскәү татарлары стратегиянең бүгенге вариантында татар милләтенең оешуы һәм үсешендә ислам диненең тоткан урыны чагылмауга аптырый.

Әлеге мөрәҗәгатьнең күчермәсе Азатлыкта да бар. Анда язылганча, татарлар исламнан китеп, башка дингә күчкән очракта (халыкның бүгенге Татарстан һәм Башкортостан чикләрендәге өлеше), үзенең этник асылларын саклап кала алмаслар иде. Дин аркасында гына татарлар үзләрен этник берлек итеп саклый алган дип саный Мәскәү татарлары. Хәзер дә ислам халыкны саклый, ди алар, чөнки исламның төзелеше, функцияләре шундый – ул татарларга шәһәрләшү шартларында, сибелеп яшәгән килеш, милләтнең үзәге булган төбәкләрдән читтә дә үзенең этник үзенчәлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Мисал итеп хат авторлары Польша, Литва, Беларус татарларын китерә. Бу төркемнәр туган телләрен урта гасырларда ук югалтсалар да, ислам динен тоту сәбәпле, татар булып калганнар. Шул ук вакытта кечерәк җирле төркемнәр, өстенлек итүче халыкның диненә күчкәннән соң, ике-өч буын дәвамында шул халык эчендә эреп, юкка чыкканнар.

"Һичшиксез, стратегиядә татар-керәшеннәрнең, Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрнең урынына һәм роленә дә лаеклы игътибар бирелергә тиеш, әлбәттә, хәзер бер төркем галимнәр аларны ясалма рәвештә татар этносы кысаларыннан читкә чыгарырга маташа. Аларның шундый тырышлыгы билгеле бер сәяси заказ белән рухландырылган булырга да мөмкин. Ә гомумән алганда, намус иреге принципларын саклау һичшиксез зарур. Тик алда саналган шартларның берсе дә татарлар арасында өстенлек иткән ислам диненә каршы килми", диелгән хатта.

Мәскәү татарлары Татар конгрессына Стратегияне эшләгәндә беренче урынга – динне, икенче урынга – мәдәниятне, өченче итеп телне һәм дүртенчегә тарихны куярга тәкъдим итә.

Күптән түгел Татар халкының үсеш стратегиясенең беренчел өлгесе (аны эскиз дип атаганнар) әзер булды. Аны башта Татарстан районнарында халыкка тәкъдим иттеләр. Соңрак Русия төбәкләре буйлап йөри башладылар. Февраль-март айларында җиде федераль бүлгедә җәмәгать тыңлаулары узар дип көтелә. Апрель азагында Казанда фикер алышуга җыелалар. Эшче төркем барлык теләк-фикерләрне, тәкъдимнәрне туплап тәгаен документ ясарга тиеш булачак. Бу эшләр 30 август – Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителгән көнгә төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителде.

XS
SM
MD
LG