Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда шигърият бәйрәме узды

Бәйрәмдә катнашучылар
Бәйрәмдә катнашучылар

Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе милли киемнән килгән иде.

27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды һәм шәһәрнең Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йорты янында оештырылды.

Чарага 40тан артык кеше җыелды, катнашучыларның күпчелеге — балалар. Чарада Истанбулда яшәүче татар галимнәре дә килгән иде. Аерым алганда Ләйсән Шаһин, Булат Рәмиев Тукай белән бәйле файдалы вә кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Танылган журналист, элек "Татарлар" тапшыруын алып баручы Флюра Абдуллина да чарада катнашып сәламнәрен җиткерде.

Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, Тукай һәм аның шигырьләренә бәйле сорауларга җаваплар бирде.

Чарага килүчеләрнең күпчелеге милли киемнән булды. Чарада катанашучы балаларга барысына да истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шигърият бәйрәменең беренче өлеше "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Аны барысы да аягүрә басып башкарды.

Истанбулда шигърият бәйрәме узды

Чарада катнашучыларның күпчелеге балалар булды
1/23 Чарада катнашучыларның күпчелеге балалар булды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Чараны Алсу Рәхмәтуллина алып барды 
2/23 Чараны Алсу Рәхмәтуллина алып барды 
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Чара Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды
3/23 Чара Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәмгә килгән балалар калфактан, милли киемнән булды
4/23 Бәйрәмгә килгән балалар калфактан, милли киемнән булды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Балалар остаханәдә милли кул эшләнмәләрен ясады
5/23 Балалар остаханәдә милли кул эшләнмәләрен ясады
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Истанбулда озак еллар дәвамында яшәүче, дүрт бала әнисе Зилә Нәҗипова Тукай бәйрәме татарларны берләштерә дип аңлатып сөйләде
6/23 Истанбулда озак еллар дәвамында яшәүче, дүрт бала әнисе Зилә Нәҗипова Тукай бәйрәме татарларны берләштерә дип аңлатып сөйләде
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Галимә Ләйсән Шаһин чыгышында Тукай кыска гомер яшәсә дә бай мирас калдыра алды дип аңлатты
7/23 Галимә Ләйсән Шаһин чыгышында Тукай кыска гомер яшәсә дә бай мирас калдыра алды дип аңлатты
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Истанбулга сәфәр белән килгән журналист Флюра Абдуллина бәйрәмдә шигырь укыды
8/23 Истанбулга сәфәр белән килгән журналист Флюра Абдуллина бәйрәмдә шигырь укыды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәмдә катнашучы балалар татарча шигырьләр сөйләде
9/23 Бәйрәмдә катнашучы балалар татарча шигырьләр сөйләде
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Туган телдә җырлар да башкаручылар табылды
10/23 Туган телдә җырлар да башкаручылар табылды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Сәнгагатьле сөйләм буенча осталык үрнәге дә күрсәтелде
11/23 Сәнгагатьле сөйләм буенча осталык үрнәге дә күрсәтелде
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгән галим Зөфәр Рәмиевның улы Булат Рәмиев озак еллар дәвамында Истанбулда яши, алар хатыны белән балаларын татар итеп тәрбияли. Булат Рәмиев әтисенең эшчәнлеге турында бераз сөйләде
12/23 Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын өйрәнгән галим Зөфәр Рәмиевның улы Булат Рәмиев озак еллар дәвамында Истанбулда яши, алар хатыны белән балаларын татар итеп тәрбияли. Булат Рәмиев әтисенең эшчәнлеге турында бераз сөйләде
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәм татар милли ризыкларсыз булмый! Һәр кеше өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк, мәтрүшкәле чәй белән сыйлана алды
13/23 Бәйрәм татар милли ризыкларсыз булмый! Һәр кеше өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк, мәтрүшкәле чәй белән сыйлана алды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәмгә сабый балалары белән килүчеләр дә бар иде. Менә бу бәби әнисенең җырлаганын алып баручы Алсу апасы Рәхмәтуллина итәгенә утырып сабыр гына көтте
14/23 Бәйрәмгә сабый балалары белән килүчеләр дә бар иде. Менә бу бәби әнисенең җырлаганын алып баручы Алсу апасы Рәхмәтуллина итәгенә утырып сабыр гына көтте
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәйрәмдә башкорт милләтеннән кунаклар да бар иде, алар үз милли киемнәреннән булды
15/23 Бәйрәмдә башкорт милләтеннән кунаклар да бар иде, алар үз милли киемнәреннән булды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Эшмәкәр Ленар Рахманов Тукай турында сорауларга балалар ничек җавап биргәнен игътибар белән тыңлады
16/23 Эшмәкәр Ленар Рахманов Тукай турында сорауларга балалар ничек җавап биргәнен игътибар белән тыңлады
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Асылъяр исемле татар кызы әнисе Ләйсән белән милләттәшләренең чыгышын тыңлый
17/23 Асылъяр исемле татар кызы әнисе Ләйсән белән милләттәшләренең чыгышын тыңлый
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Башкорт гаиләсе "Туган тел" җырын башкортча җырлап күрсәтте
18/23 Башкорт гаиләсе "Туган тел" җырын башкортча җырлап күрсәтте
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Татарча чара икән, башта түбәтәй яки калфак булуы мәслихәт!
19/23 Татарча чара икән, башта түбәтәй яки калфак булуы мәслихәт!
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Татар кызы икәнен белгерткән киемнәр
20/23 Татар кызы икәнен белгерткән киемнәр
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Өй түрендә — Тукай рәсеме, йорт шулай ук Татарстан байраклары төсендәге шарлар белән бизәлгән иде, байраклар үзе дә бар иде, болар барысы да бәйрәм рухын көчәйтте генә.
21/23 Өй түрендә — Тукай рәсеме, йорт шулай ук Татарстан байраклары төсендәге шарлар белән бизәлгән иде, байраклар үзе дә бар иде, болар барысы да бәйрәм рухын көчәйтте генә.
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Балалар өчен бәйрәм күңелле дә, файдалы да узды
22/23 Балалар өчен бәйрәм күңелле дә, файдалы да узды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Чарада катнашучылар күп булганга балалар идәнгә тезелеп утырып тамаша кылды. Әлеге мизгелдә алар бер-берсен уздырып "Кем ул Тукай?" дигән сорауларга җавап бирә.
23/23 Чарада катнашучылар күп булганга балалар идәнгә тезелеп утырып тамаша кылды. Әлеге мизгелдә алар бер-берсен уздырып "Кем ул Тукай?" дигән сорауларга җавап бирә.
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

Бәйрәм Истанбулдагы "Kazanda by Evran" рестораны әзерләнгән милли ризыклардан торган табын янында дәвам итте. Кунаклар өчпочмак, чәкчәк, пәрәмәч, мәтрүшкәле чәй белән сыйланды.

Өйләдән соң балаларга остаханәләр оештырылды. Алар милли бизәкле түштамгалар ясады, өлкәннәргә исә Тукайга бәйле квиз уздырылды.

Тукай бәйрәмендә быел "Идел-Урал үзәге" җитәкчесе Гөлтан Ураллы була алмады, хаста булу сәбәпле үзе чарада катнаша алмады. Шулай да ул килгән татарларны видеоэлемтә аша бәйрәм белән котлады, сәламнәрен җиткерде. Җыелган халык аның чыгышын алкышларга күмде.

Иртән исә Истанбулның Тукай паркында урнашкан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салынды. Анда татар активистлары һәм Төркиядәге Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты.

  • Быел Төркиядә Габдулла Тукайга багышланган берничә чара узды. 22 апрельдә Әнкарада татар шагыйре Габдулла Тукай Хаҗи Бәйрәм Вәли университетының Евразия һәм төрки дөньяны тикшерү үзәгендәге фәнни рәвешендә искә алынды.
  • 26 апрель Анталья "Төрк оҗаклары" үзәгендә "Тукай. Шигырь. Курай" кичәсе узды. Бәйрәмдә катнашучылар Тукай шигырьләрен укыды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG