Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар стратегиясе кемнәр кулында?


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Интернетта татар стратегиясен эшләүчеләрнең исемлеге пәйда булды. Анда кайбер милләтпәрвәрләрнең кертелүе сөендерде, ә кайбер очраклы кешеләрнең дә булуы көендерде.

Бу көннәрдә интернетта татар стратегиясен эшләүче яки киңәшче-консультантларның яңа исемлеге басылып чыкты. Вахит Имамов, Руслан Айсин, Фәндәс Сафиуллин кебек милләтпәрвәрләрнең кертелүенә сөендек, элек алар исемлектә юк иде. Ә менә кайбер кешеләрнең бу исемлектә булуына гаҗәпләндек. Әйтик, Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятләрне үстерү бүлеге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова. Моннан ун ел элек бу ханым татар мәктәпләрен наданлыкта гаепләгән иде. Бу хакта "Татарские новости" газетының "Миллият" кушымтасы "Татар теле кемгә кирәк?" дигән мәкаләсендә язып чыкты. "Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә Фәнзилә Җәүһәрова менә нәрсә дигән:

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

"XX гасыр башында мәдрәсә-мәктәпләр тотып, татар үзенең интеллектуаль потенциалын үстерү чарасын тапты. Ләкин бүген татар теле интеллектуаль кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Минем ике балам да урыс гимназиясендә укый, өйдә без татарча сөйләшәбез. Мин аларның интеллектларын үстерергә телим, ә бу татар мәктәпләрендә әллә ни югары куелмаган."

Ягъни, бу хатын фикеренчә, акылыңны үстерәсең килсә, урыс мәктәбендә укы, ә татар мәктәбе надан калдыра, булып чыга инде?! Мин шунда ук моңа каршы газетка үз язмамны җибәрдем, әмма алар аны бастырмадылар. Ул мәкаләм, бераз өстәлеп, "Милләт һәм дәүләт" дип аталган китабымда, "Нишлисең син, милләт?!" исеме астында басылып чыкты.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

Ничектер стратегиягә үтеп кергән икенче бер кеше - Нияз Игъламов. Күптән түгел "Бизнес-онлайн" сайтына биргән интервьюсында ул болай дигән иде: "Если татарин татарина не затоптал в грязь, то день не день, жизнь не жизнь." Ягъни, "Татар татарны пычракка салып таптамаса, аның көне көн, тормышы тормыш түгел".

Бу бит бөтен милләткә карата әйтелә, рус телендә әйтелә! Шушындый начар бәядән соң милләт балаларының татар буласы килерме? Игъламов фәлсәфәсе буенча, һәр татарны шушы пычрак хәлләр көтә бит! Казаннан ары татар дөньясын күрмәгән, милләтен белмәгән, ул гына да түгел, башка халыклар алдында аннан ихахайлап көлгән шушы тәти җегет тә безгә стратегия язарга алынган! Югыйсә, татар театрыннан Әзһәр Шакиров кебек милләтпәрвәрләрне дә киңәшче итеп алырга була иде бит?

Стратегиядән Туктамышев кебек төгәл фән галимнәре дә читтә калган, югыйсә, 90нчы елларда алар физика-математика, химия-биология кебек фәннәрдән татарча дәреслекләр язган һәм шулар буенча укытып йөргән шәхесләр иде бит!

Стратегия эшләүгә Башкортстаннан бер генә кеше дә кертелмәгән, монысы, гомумән, аңлашылмый!

Стратегия эшләүгә миллион ярым татар яшәгән Башкортстаннан бер генә кеше дә кертелмәгән, монысы, гомумән, аңлашылмый! Алар үз хәлләрен үзләре генә белә, андагы татар менә инде ярты гасыр башкортлаштыруга каршы көрәшә, ни Татарстан, ни Башкортстан аларга ярдәм итми, инде киләчәк юлкүрсәткечтә дә аларга урын юк икән.

Себер хәтле Себердән нибары бер кеше – Тубылдан Зәйтүнә Тычинских кертелгән, әмма ул себер татарлары буенча стратегиягә киңәш бирерлек милли сәясәтче түгел шул! Тычинских. Шуның белән барысы да әйтелгән. Бәлки шушы игътибарсызлыкка җавап итептер, себер татарлары хәзер үз стратегияләрен язып яталар. Ә анда бөтенләй башка тормыш, башка проблемалар бит! Себердә татарлар җан саклау өчен тырмашалар, алар Казанның җыр-биюле ялтыравык тормышыннан бик ерак.

Стратегия эшләүчеләр исемлегендә Мәскәүдән дә татарлар юк, югыйсә, Назиф Мирихановта гына да ун стратегиялек милли идея-фикерләр бар иде бит! Татар теленә иң зур авырлыклар килгәндә империя амбразурасына күкрәге белән капланган, Мәскәүләргә барып милләтебезне яклаган Марат Лотфуллин кайда?! Ник аны стратегия эшендә катнаштырмыйлар, югыйсә, милли мәгариф проблемаларын аннан да яхшы белүче юк бит!

Татарның хокук яклаучылары кайда? Стратегия дип авыз ачканчы, башта милләтнең һәм һәр татарның хокукларын яклый алучы юристлар да булырга тиеш иде бу исемлектә! Мәскәү судларында мөселманнарның хокукларын яклап йөргән татар адвокатлары ник тартылмаган бу эшкә?

Татар милли хәрәкәтеннән бер кешенең дә бу стратегияне эшләүгә тартылмавы да бик гаҗәп! Югыйсә, кар-бураннарда, мәхкәмә-судларда милләтне яклап алар йөри бит, үз вакытында иң кирәкле сүзне дә алар әйтә!

Стратегия тирәсендә кайнашулар чираттагы Сабантуйны хәтерләтә башлады

Стратегия тирәсендә кайнашулар чираттагы Сабантуйны хәтерләтә башлады. Кайберәүләр образга керде һәм инде аннан чыга алмый... Аны язу белән генә түгел, тормышка ашырырга да кирәк бит әле, стратегия милләт өчен языла, ә халык аны ачып та карамаячак! Коръән хәтле Коръәне ачып карамаган халык стратегия укып утырамы соң инде?! Халыкка аны җентекләп аңлатып бирергә туры киләчәк әле, ягъни, "чәйнәп каптырырга". Әле анда да йотарга теләмичә төкереп чыгарырга мөмкин. Милләт үзе аңлап һәм теләп үтәмәсә, бу стратегия дигәннәре дә кәгазьдә генә калачак.

Кемнәр аңлатыр боларны милләткә? Хакимият тирәсендә ышкылып йөреп, каешланып беткән татар түрәләреме? Халык аларны тыңламаячак. Урыс телле елгыр егетләрме? Алар да милләт йөрәгенә барып җитә алмаячак. Үз милләтенә түбәнсетеп караган бәндәләрме татарны күтәререгә тырышачак? Юк, алар өчен татар – тема гына, ә язмыш түгел... Һәм милләт империя балтасы астында калганда, бу "бөек стратеглар" берсе дә аның янында булмаячак, татар өчен әзерләнгән бүкәнгә үз башын салмаячак. Милләт янында бары тик аны өзелеп яраткан һәм кызганган, үз йөрәген аның аяк астына куеп, югары күтәрергә тырышкан, аның бәхете һәм бәйсезлеге өчен янган утларга да керергә әзер булган, халкын азатлык юлыннан алып барган шәхесләр генә калачак. Без калачакбыз, иншаллаһ!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG