Accessibility links

Лилия Галимова: татар стратегиясе киң җәмәгатьчелек фикерен исәптә тотып эшләнде 


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарның үсеш стратегиясен милли җәмәгатьчелек тәнкыйтьләп чыккан иде. 

Татар халкының үсеш стратегиясе республикадагы һәм читтә яшәүче милләттәшләребез фикерен истә тотып язылды. Шундый фикерне бүген Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

"Стратегияне язу Татарстан президенты тәкъдиме иде. Ул документны язуда татар җәмәгатьчелеге үзе катнашырга тиеш дигән басым ясады. Төрле мәйданнарда чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә, мондагы татарлар да катнашкан булырга тиеш. Бик күп кеше эшләде, ул озак вакытка сузылды. Гаҗәпләнәсе юк, стратегия тиз кабул ителә торган документ түгел. Ел ярым вакыт та аздыр. Стратегиягә ихтыяҗ күптән бар иде. Кабул ителгән стратегия республика һәм читтә яшәүче милләттәшләребез, киң җәмәгатьчелек фикерен истә тотып язылган. Без аңа бәя бирә алмыйбыз. Чөнки ул милләттәшләребез ихтыяҗыннан, аларның мәнфәгатеннән һәм керткән төзәтмәләреннән чыгып кабул ителде. Аны үзгәртү турында татар конгрессының аерым планнары бар икән – алардан сорагыз", диде Галимова.

Татар халкының үсеш стратегиясе 29 августта "Милләт җыены"нда кабул ителде. Документны "Татарлар: гамәл стратегиясе" дип атадылар. Стратегия проекты "Милләт җыены" делегатларына алдан юлланмады, аны кабул ителгән көнне иртән тапшырдылар. "Милли шура" киңәшмәсендә әлеге документны галим Дамир Исхаков тәнкыйтьләп, "бу стратегия түгел, бу өндәмә" дип атады.

XS
SM
MD
LG