Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфәт Закирҗанов: "Татар әдәбияты белән кызыксынучылар көннән-көн азая бара"


Әлфәт Закирҗанов: "Тукай бүләгенә лаек кешеләр бүген дә шактый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:30:18 0:00

Галим, укытучы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов әйтүенчә, татар әдәбияты, татар фәне белән кызыксынучы һәм аңа хезмәт итәргә әзер яшьләр саны азайганнан-азая бара. Галимҗан Ибраһимов институтының ул җитәкләгән әдәбият бүлегенә аспирантурага узган ел бер генә кеше дә кермәгән.

Апрель ае күпләрдә, бер Татарстанда гына түгел, бар татарда да Тукай ае буларак та билгеләнә. 26 апрель Тукайның туган көне, һәм соңгы елларда урнашкан матур гадәт буларак, шушы көн уңаннан татар телен олылау максатында ай буе төрле чаралар үткәрелә. Биредә, әлбәттә, Казанда Җәлил театры кырында уза торган Шигърият бәйрәмен, Тукай бүләге ияләрен игълан итүне искә алырга кирәктер, болары әле совет чорында ук башланган гадәтләрдән, соңрак аларга татар яшьләренең "Мин татарча сөйләшәм" акциясе өстәлде, яшьләр шулай ук заманчарак "Татар-дозор" уенын оештыра, татар телен санга сукмаган дәүләт оешмаларына, бизнесларга "Тяжело с татарским" анти-премиясе тапшырыла, төрле кичәләр, тамашалар үткәрелә.

Шулай итеп, апрель аенда татар теленә, аңа ел әйләнәсе күрсәтеләсе тиешле хөрмәт мулдан күрсәтелә. Бүген "Минемчә"дә янә татар теле турында сөйләшәбез, кунагыбыз – Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире, Казан университетындагы татар әдәбияты кафедрасы профессоры Әлфәт Закирҗанов. Моңардан тыш ул урыс мәктәпләре өчен чыгарылган татар әдәбияты дәреслекләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик әсбаплар авторы да.

Әлфәт әфәнде, тиздән Тукай бүләгенең быелгы ияләре билгеле булачак, шушы олы бүләк кемнәргә тәтер дип уйлыйсыз?

— Турыдан-туры гына җавап бирәм икән, иң лаеклы бер генә кешене сайлап алырга тәкъдим итсәләр, мин Факил Сафинны сайлап алыр идем. Ник дигәндә, бу үзеннән-үзе башкалар белән чагыштырып карау, ниндидер нәтиҗәләр ясау таләп итәдер, бәлки. Кыска гына мин моны болайрак ачыклар идем: әлеге шәхесләрнең һәрберсенең үз урыны бар, алай гына да түгел, менә бу дүрт кеше бергә килгән вакытта мин Факил Сафин исемен атадым, алдагы елда шуларның кайберләре башка состав белән тәкъдим ителсә, мин икенче кешене лаеклырак дип атарга да мөмкин идем. Ә инде Факил абыйга тукталганда, аның "Саташып аткан таң" исемле трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" исемле повесте тәкъдим ителде. Бу әсәрне ул алдарак елларда язса да, аларның язылганына инде ун еллап вакыт үткән, бердән, "Саташып аткан таң" булсын, "Гөлҗиһан" булсын - бүгенге көндә дә укучылар телендә. Ягъни, алар - вакыт сынавын үткән әсәрләр.

Икенчедән, Факил абыйның "Саташып аткан таң"ын мин тарихи-биографик роман жанрына кертеп карыйм. Һәм анда Мөхәммәт Дәүләтьяровның эшчәнлеге, аның нәкъ менә совет чорында, шушы совет хакимияте, Сталинның шәхес культы тегермәнендә әйләндерелүе, корбан булуы, шушы фаҗигале язмышны, татарның егерменче йөз башындагы уяну дәвере, аның күтәрелеше, милләт буларак үзен танып, инде үз дәүләтчелеген булдыру омтышларын ачуы, бер яктан тарихи планда татар язмышы белән бәйле, икенче яктан аерым кеше шәхесенең үзгә бер синтезын уңышлы чагылдырган әсәр дип саныйм.

—​ Сез моны татар әдәбиятын белүче кеше буларак әйттегез. Ә гомумән, сез бит әле татар буларак та фикер белдерә аласыз, анда язучылар, шагыйрьләр генә түгел, шушы тугыз кеше арасыннан күңелегезгә тагын кем ята, кемне лаеклы дип саныйсыз?

— Алар өч тармакта дип әйтергә мөмкиндер. Рәссамнар арасында Рушан Шәмсетдиновны атар идем. Һәрхәлдә, аның әсәрләре, бала вакыттан ук дәреслек битләрендә урын алган аерым рәсемнәреннән үк яхшы таныш. Һәм бер күреп калгангамы шунда, даими күргәзмә буламы, гәзит-журналларда күрәмме аның рәсемнәрен - игътибар итәм. Талантлы булуына шикләнмим һәм лаек дип саныйм. Икенче тармак буларак Камал театры артисты Дания Нуруллинаны атар идем. Менә бу өч шәхес быел Тукай бүләгенә лаек булыр дип өметләнәм.

—​ Рәсми дәгъвачылар исемлегенә кермәгән, тик шулай да, сезнеңчә, Тукай бүләгенә лаеклы тагын кемнәр бар?

— Беләсезме, Тукай бүләге мәсьәләсе шактый катлаулы, четерекле. Минем кайсыдыр бер чыгышымда аны әйткәнем дә бар. Билгеле, 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылганнан соң язучыларга бирелгән бүләкнең исемлеген карыйбыз икән, бу исемлектә чынлап та зур һәм билгеле шәхесләр. Һәм мин аларның бәлки берсен дә кире кагарга җыенмыймдыр. Шул ук вакытта үз вакытында бирелмичә калганнар исемлегендә берничә шәхес бар. Аларның исемнәре бәлки миңа кадәр дә әйтелгәндер. Ләкин мин үзем, әдәбиятчы һәм әдәбият тарихын өйрәнүче буларак, аерып әйтер идем - мисал өчен, Сабит Баттал. Исән вакыта ук инде ул лаек иде, бирелергә тиеш иде. Аның "Чирмешән яклары" һәм башка роман-поэмалары, шигъри романнары үз вакытында һичшиксез әдәбият тарихында тирән эз калдырган әсәрләр булып тора.

Тагын берсе, минем карашымча, танылган драматург Шәриф Хөсәенов. Һәрхәлдә аның "Зөбәйдә - адәм баласы", "Әни килде" кебек әсәрләре бүген дә татар театрларында уйналып килә. Киләчәк буын да, мисал өчен бу ике әсәрне, әле башка әсәрләрен искә алмаган очракта да, рәхәтләнеп сәхнәдән карый алачак дип уйлыйм.

Бүген дә Тукай бүләгенә лаек намзәтләрнең шактый булуын күрәм

Бүген дә Тукай бүләгенә лаек намзәтләрнең шактый булуын күрәм, алар арасында минем үземнең күңелемә әдип буларак, иҗатчы буларак, шәхес буларак аеруча якын булып Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова тора. Һәрхәлдә, 20нче гасыр ахыры - 21нче гасыр башы татар әдәби-мәдәни тормышына гаять зур өлеш кертеп тирән эз калдырган һәм әсәрләре белән чын мәгънәсендә меңләгән укучының күңелен яулап алган, аларның тормышта сайлаган юлларына билгеле бер йогынты ясаган шәхесләр дип саныйм.

Айдар Хәлимнең шул ук "Өч аяклы ат"ыннан башлап, аның дистәләгән хикәя-повестьлары, Фәүзия Бәйрәмованың әле 80нче елларда ук киң танылу алган "Болын", "Акчарлаклар", "Күл балыгы" кебек әсәрләреннән алып, "Кырык сырт" яисә бөтен илгә-дөньяга чәчелеп яшәгән татар тормышыннан алып язылган ярым документаль, ярым публицистик әсәрләре, яисә соңгы вакытларда иҗат иткән "Гөләйза" кебек романы, яисә Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханым турындагы "Ана" әсәре - жанр ягыннан төрле алар, кайсы публицистик, кайсы документаль-публицистик, ләкин чип-чиста әдәби әсәрләре белән дә - төгәл санын әйтә алмыйм, утызлап кына түгелдер - татар әдәбиятында бер багана булып тора бу ике шәхес. Бүләк бирергә лаеклы шәхесләр дип уйлыйм.

—​Бу мәсьәләдә дә, ягъни, мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен булдырылган Тукай бүләген кемгә бирү-бирмәүдә дә, төп рольне һаман да сәясәт уйный. Берьяктан, бу аңлашыла да, бүләкне дәүләт булдырган, ә хәзер исә ул дәүләтнең идеологиясе, биредә инде сүз Русия дәүләте турында бара, татарның азатлыгы, хөрлегенә бер дә якты чырай күрсәтмәүдән гыйбарәт. Икенче яктан, җәмәгатьчелекнең бер өлеше милли азатлыкны яклап иҗат ителгән әсәрләрне дә тиешле итеп бүләкләүне кирәк дип саный. Мисал өчен, сез әйтеп киткән Фәүзия Бәйрәмова, сезнеңчә, ул Тукай бүләгенә лаеклы. Шул уңайдан бер чараны искә төшереп узыйм әле. 10 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә бер кызыклы чара узды, анда "Милләтнең Тукай бүләге" дип аталган аерым бер премия бирелде. Бу бүләк Татарстан мөслимәләренең "Ихлас" иҗтимагый оешмасы тарафыннан булдырылган, аның акчалата өлешен махсус хәйрия фонды ачып җыйганнар. Оешма шушы бүләген милләт исеменнән язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирергә дигән карар чыгарган. Кайбер милли активистларның дәүләткә өмете бетеп, милли эшләрне шулай үз кулына ала башлавына ничек карыйсыз?

— Мин сезнең белән килешәм. Бу чынлап та әлеге ике шәхеснең татар дөньясындагы, татар җәмәгатьчелегендәге урыны, аларның роле хөкүмәт тарафыннан тиешенчә бәяләнмәүнең бер чагылышы. Әгәр дә киң җәмәгатьчелек, яисә шул ук иҗтимагый оешмалар тарафыннан аларның эшчәнлеге күтәрелә, бәяләнә һәм укучыларга тәкъдим ителә икән, бу һичшиксез хуплана торган күренеш, димәк, аларның иҗаты, аларның шәхесе турында тагын башка укучыларга да мәгълүмат бирелә, аларның күңелендә бу шәхесләргә кызыксыну тудырып иҗатларына китерә икән, моңа бары тик сөенергә генә кала.

—​ Әлфәт әфәнде, сезне таныштырганда, урыс мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре чыгаруыгызны да телгә алган идем. Татар теленең дәрәҗәсен төшереп, аны өйрәнүне ихтыяри эш итеп кенә калдырганнан соң бу дәреслекләр хәзер кем өчен генә калды соң инде?

—​ Шактый катлаулы, четерекле сорау бирдегез, билгеле. Дөрес, соңгы ике-өч елда мин бу дәреслекләр төзү мәсьәләсеннән бераз читтәрәк, шулай булса да озак еллар - ун ел мәктәптә эшләдем, 20 ел дәвамында университетта студентлар укыттым. Әле 30 ел укытуымнан тыш мин барыбер күңелем белән укытучы булып калам һәм мәктәп дәреслекләренә дә игътибарым зур. Көн дә мин аны кулга алам, ачам, укыйм, өйрәнәм. Әле бүген дә укучыларның олимпиадаларында актив катнашам, берничә ел дәвамында жюри рәисе буларак эшләп киләм. Ә инде мәктәптә туган телебезне, әдәбиятны укыту мәсьәләсе барыбызның да авырткан урыны булып тора. Кызганыч ки, бүген мәктәпләрдә төрле уку планында эшләү мөмкинлеге бар. Татар мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятыннан тиешле дәрәҗәдә дәресләр саны алу мөмкинлеге булса, рус мәктәпләренең күбесе өченче варианттагы план белән эшли. Ә аның нигезендә атнада ике татар теле һәм бер әдәбият дәресе каралган.

Шуның өстенә мин татар балаларына милли үзаң тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән тыш тарих дәресләренең дә зур роль уйнавын ассызыклап әйтәсем килә. Элегрәк елларда безнең милли-төбәк компоненты дип аталган төшенчә вакытында програмнарда Татарстан тарихы дип аталган предметка да урын табыла иде. Кызганыч ки, 2008 елдагы канун нигезендә милли-төбәк компоненты бетерелгәннән соң, Татарстан тарихы да Русия тарихы эчендә генә, ялгышмасам, бер елда 10 сәгать күләмендә укытыла, анысы да укытучы ихтыярына калдырылган. Ул дәресләрне гадәттә яз көненә – төп курсны үткәннән соң гына өйрәнәбез дип калдырыла да, май аенда дәресләр кыскартылган булу сәбәпле бу дәресләрне укытуга вакыт калмый. Һәм кызганычы шунда ки, татар баласы үзенең зур тарихы барлыгын, бай тарихы, фаҗигале вакыттагы данлы тарихын, аның атаклы шәхесләрен белмичә үсә. Һәм инде хәзер татар әдәбияты дәресләре дә атнага бер генә сәгать калган вакытта балага үзенең татар икәнен аңлату, әдәбияты, тарихы, сәнгате аша аның күңеленә шушыларны төшендерү, сеңдерүнең кыенлыгын күрәбез.

—​ Әйе, бу тарихка гына түгел географиягә дә, әйләнә-тирә мохиткә дә карый. Хәзер барысы да федераль програм аша үткәрелгәч анда Курски да, Казан да барысы бергә өйрәтелә. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кимегән, йә гомумән юкка чыгарылган бер мәлдә, бу татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү фәненең киләчәгенә нинди йогынты ясый ала? Мәктәптә өйрәнеп өлгермәгәнне, университетта гына никадәр өйрәтеп бетереп була?

— Мәсьәләнең катлаулы да, билгеле бер дәрәҗәдә авыр һәм кызганычлы булуы сорауда ук сизелеп тора. Чынлап та балаларыбызның 80%ы, хәтта хәзер күбрәктер дә шәһәр мәктәпләрендә белем ала. Күбесе рус мәктәбендә укуын беләбез. Ә атнага бер сәгать әдәбият, димәк өлкән сыйныфларда укучы ел дәвамында 7-8 авторның иҗатын гына өйрәнә. Бу үз чиратында татар әдәбияты, аны фән буларак борынгыдан алып бүгенгегә кадәр барлык үзенчәлекләрен өйрәнү, аның киләчәге, перспективасы бармы дигән шөбһәле сорауга китерә.

Дөрес, бүгенге көндә безнең институт, аның әдәбият белеме бүлеге, шулай ук текстология бүлекләрендә, моннан тыш әле кульязма мирасны өйрәнә торган бүлегебез бар, аларда борынгы, урта гасырлардан бүгенгә кадәр татар әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнүне максат итәбез. Шул ук вакытта соңгы берничә елда татар әдәбияты фәненә килүче яшьләребезнең аз булуы күз алдында. Казан дәүләт федераль университетында булсын, безнең институтта булсын, аспирантура бүлеге эшләп килә, әмма Русиянең шушы бакалавриат системына күчүе, студентларыбыз дүрт ел укыганнан соң яңадан ике ел укырга мәҗбүр булуы, ә аннан соң аспирантурага керү мөмкинлеге туса тагын өч ел аспирантурада уку, шундый өч баскычлы белем алу бик зур зыян китерде.

—​ Сездә аспирантлар саны статистикасы бармы, мисал өчен өч ел элек ничек иде, былтыр ничек булды, быел ничек көтелә?

Татар әдәбияты, татар фәне белән кызыксынучылар көннән-көн азая бара

— Соңгы өч елда мин җитәкчелек итә торган әдәбият белеме бүлегенә килүче аспирантлар саны аз. Әйтик, өченче ел икәү иде, үткән ел икәү килде һәм аның да берсе китте. 2020 елда безнең бүлеккә укырга керүче аспирант булмады. Гәрчә сайтларда белдерүләр эленеп куелган. Әлеге аспирант ел дәвамында алты мең сум стипендия алып укый ала, кызганыч теләүче булмады. Без быел КФУны тәмамлаучы студентлар белән сөйләшүләр алып барабыз, бәлки кызыксынучылар булыр дигән өметтә яшибез. Әмма ничек кенә булмасын, татар әдәбияты, татар фәне белән кызыксынучы һәм аңа хезмәт итәргә әзер, шуңа күңеле белән инанып килүчеләр көннән-көн азайганнан-азая бара.

—​ Күптән түгел бер интервьюыгызда сез "Мәктәптә, төрле уку йортларында татар теленең укытылуы, аның булуы мөһим. Әгәр дә бала татар булып, үз туган телен белеп үсә икән, димәк, ул татар әдәбиятына килә. Кызганыч, бүген татар мәктәпләре кими, балалар рус мәктәпләрендә белем ала, талантлы бала рус телендә яза" дип белдергән идегез. Моның куркынычы нидә?

— Бу сорау үзеннән-үзе татар әдәбиятының бүгенгесе һәм киләчәге дигән сорауга китерә, чөнки татарның талантлы баласы рус мәктәбендә укый икән, туган телен камил белмәгәч, Аллаһ Тәгаләдән бирелгән икән аңа иҗат эше – шигырь, хикәя язу сәләте бар икән, ул рус телендә яза башлый. Һәм соңгы берничә елда барган бәхәс – татар әдәбияты милли әдәбият буларак кайсы телдә булырга тиеш дигән сорауга килеп чыгабыз. Мисал өчен, бүгенге көндә бу сорауга бәйле чуаш, мари, удмурт, мордва телләренә килгәндә, әгәр кеше үзен шул милләт вәкиле итеп санаса һәм аның иҗатында милли яшәеш чагылыш таба икән, русча язса да аны милли язучы дип саныйлар. Бүгенге көндә татар әдәбиятының мөмкинлекләре шундый ки, безнең әле Аллаһка шөкер әдәбияткә килүчеләр саны шактый. Шуңа күрә без бүген татар әдәбияты татар телле әдәбият дип кычкырып әйтәбез һәм шундый булып калуын телибез.

Әмма әдәбият укыту бик нык киметелгән халәттә, балаларыбызның зур күпчелеге шәһәр мәктәбендә укыган халәттә, татар баласы нинди телдә язачак дигән сорау туа. Димәк, без хәзер рус телендә язган балаларны "син татар язучысы түгел" дип читкә кага башлыйбыз икән, ул вакытта үзеннән-үзе әлеге каршылыклы мәсьәләгә килеп чыгабыз. Ул җаны-тәне, күңеле белән татар бит дип әйтә ул.

—​ Монда язу гына түгел, хәзерге татар яшьләре гомумән урысча уйлый башлады. Тел примитив калькалар, урысча корылган җөмләләр белән тулы. Бу нәрсә, котылгысыз чынбарлыкмы?

Татар теленең кулланылышы көндәлек тормышыбызда кими

— Бүгенгебез кызганыч ки шундый. Чынлап та, татар телен камил белүчеләр азайганнан-азая бара. Игътибар итегез, Татарстан телевидениесен генә алып карыйбыз икән, журналистлар әңгәмә кору өчен татар телендә камил сөйләшә белә торган җитәкченеме яки берәр зыялынымы таба алмыйча аптырыйлар. Аның сүзләрен еш кына төзәтеп татарчалаштырып әйтергә мәҗбүр булалар. Әле ул бит сайлап алынганнан соң, чистартылганнан соң янгыраган фикер. Ә чынбарлыкта тагын да начаррак дигән сүз. Бүгенге көндә балаларыбызның татар телен камил белмәве һәм бу хәлнең зурая барган кар күмәре төсле арта баруы барыбызга да борчу тудыра. Димәк, татар теленең кулланылышы көндәлек тормышыбызда кими. Ул шул 100-150 сүзгә генә кайтып кала. Димәк хәзер инде Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев яисә Тукайның гаҗәеп матур җор, аһәңле телен бөтен байлыгында, бөтен тәнендә, тулылыгында аңлаучы, кабул итүче дә кимеп бара дигән сүз.

—​ Әйтелгәнчә, татарда бар сөйләшү дә шул тел язмышына килеп терәлә. Күрәбез ки, хакимият татар телен саклауда үзен бик сак тота, күпләр өчен бу үзенә күрә бер куркаклык билгесе, әле Тукай әйтеп калдырган "тотса мәскәүләр якаң"ның типик чагылышы. Татар түрәләре бүгенге көндә нәрсә эшли алыр иде, ләкин эшләүдән курка?

— Белмим дип әйтүдән башлыйм микән. Сорауда бәлки бер-ике мәсьәләне аерып карау кирәктер. Бер яктан, чынлап та без Русия составындагы Татарстан буларак, җитәкчеләребезнең Мәскәү сүзеннән чыкмавы күз алдында. Әлеге дә баягы шул милли-төбәк компоненты бетерелүе яисә 2017 елдагы телләрне мәктәптә укытылуга карата барган чын мәгънәсендә һөҗүм яисә таркату дип әйтикме, ул җитәкчелек тарафыннан кире кагыла алмады. Ә инде быел Татарстанда Туган телләр елы уңаеннан татар теленә булган игътибар һәм ихтирамның күз алдында булуын күрәбез. Ул күпмедер дәрәҗәдә безнең элекке үкенечләребезне дә искә төшерә. Нигә соң шушы хәлгә кадәр президентыбыздан алып һәрбер министр үзенең чыгышында ике-өч абзац фикерен булса да, кәгазьдән карап укыган фикерен булса да, ни өчен татар телендә моңа кадәр әйтмәде соң? Быел гына әйтә башлады. Ә 30 ел буе кайда йөрделәр, нигә мәсьәлә бөтен кискенлеге белән куелмады, була икән бит татарча да сөйләшеп, залда утыручылар да моны бик әйбәт кенә кабул итә икән дигән фикер туа. Ягъни бүгенге көндә түрәләребез нәрсә эшли ала? Аларның эшли алулары үз урынында "мин әле җитәкче булу өстенә милләтпәрвәр кеше, мин туган телемне яратам һәм шуңа күрә рус телендә сөйләшү белән бергә хезмәттәшләрем белән үз телемдә аралаша алам" дигәнне әйтү дә бик зур әйбер.

—​ Кайбер милли активистлар бик тиз, ашыгыч эшләнә торган эшләр арасында моны тәкъдим итә. Казанда гына түгел, бигрәк тә татар районнарында ул элекке Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов заманында гамәлгә куела башлаган иде. Идеясе шул: төпле татар мәктәпләре, гимназияләре кирәк. Мисал өчен, Казанда андый мисаллар бар, әмма татарга бәйле түгел. Әйтик, бик әйбәт эшләп килүче яһүд мәктәбе бар, моннан тыш православ гимназиясен ачтылар. Ул да шул принципка корылган. Ә менә татар телендә эшләгән андый тел кирмәннәре һаман да юк. Алар кирәкме? Бу идеягә сез ничек карыйсыз?

— Без һәр сорауга бәйле бүгенге шартлар, бүгенге мохит дигәннән этәрелеп китәбез. Бүген мохит шундый ки: хәзер инде авыллардагы татар мәктәпләре дә фәннәрне рус телендә укытуга күчеп киләләр. Моны һәркем белә. Һәм моңа каршы да килеп булмый, чөнки ата-ана теләге белән эшләнә. Ата-ананың баласы рус телен һәм математиканы 11нче сыйныфны тәмамлаганда рус теленнән бирергә тиеш. Ул шуннан чыгып эш йөртә.

Шуннан чыгып караганда күрәсең, без хәзер шундый шартларга куелган ки, әлеге кануннарны кире кайтарып булмый кебек, шуңа БДИ яки дәүләт имтиханнары рус телендә бирелү шартларында ул төп предметларны яисә имтихан бирәсе предметларны татар телендә укыту мөмкинлеге кими бара. Шундый шартларда соңгы вакытта популярлашып киткән полилингваль мәктәпләр өстенлекле дип саныйм мин. Һәрхәлдә аларга ата-аналарның кызыксынуы бар, аларда татар телен укытуга каршы килү юк. Баланың татар телен белүенә ата-ана каршы килми, ул бары баласының мәктәпне тәмамлап чыкканда яхшы белем алып, имтиханнарны уңышлы тапшырып чыгуын тели. Ә инде өстәмә рәвештә чит телне яисә инглиз телен дә өйрәнә икән, монысын күркәм күренеш дип кенә саный. Шуңа татар мәктәпләреннән бигрәк шушы өч яисә дүрт телдә белем бирә торган полилингваль мәктәпләрнең киләчәге бардыр. Безгә хәзер шушы мәктәпләрне яклау, аларда татар теленең урынын яклау, татар телендә берничә генә предметны булса да укытылуын яклау, шуңа ирешү алдагы мөһим чара кебек тоела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG