Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар телен диалект итеп укытырга риза түгелмен"


Актанышның Сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова балалар белән

9 апрель Казанда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021" Бөтенрусия бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Анда Русия төбәкләреннән Башкортстанның Нефтекама шәһәре 10нчы мәктәбеннән – Галия Корбанова, Татарстаннан Актаныш районының Сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернаты укытучысы Чулпан Шәрипова җиңү яулады. Азатлык алар белән туган тел укытучысының дәрәҗәсе һәм хезмәт хакы, татар теленең киләчәге һәм бу һөнәргә бәйле проблемнар хакында сөйләште.

Русия төбәкләрендәге укытучылар арасында җиңү яулаган Галия Корбанова татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 20 ел эшли. Башкортстан республикасы Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбендә укучы 1909 балага ул бердәнбер татар теле укытучысы. Узган уку елында татар теле һәм әдәбияты атнага берәр сәгать кергән булса, бу уку елыннан ул ярты сәгатькә генә калдырылган. Нәтиҗәдә, бер атнада татар теле укытылса, икенче атнада татар әдәбияты керә. Берничә ел элек, татар теле дәресләре саны кыскартылганчы, мәктәптә өч укытучы булган, икесе – кыскартылган. Барлык факультативларны, түгәрәкләрне дә санап, Галия Корбанова атнасына 31 сәгать дәрес укыта.

— Галия ханым, бәйгедә катнашу үз инициативагыз буенча булдымы, әллә өстән кушылдымы?

Галия Корбанова
Галия Корбанова

— Мин моңа кадәр дә бик күп бәйгеләрдә катнаштым. 2020 елда менә "Ел укытучысы" бәйгесендә башта шәһәремдә финалга уздым, аннары республикада да җиңү яуладым. Быел Башкортстанның Мәгариф министрлыгыннан шалтыратып, ике төрле бәйгедә катнашу мөмкинлеге барын әйттеләр. "Сез "Туган тел" буенча мастер-класс белән "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгеләренең кайсына барырга әзер?" - дип сорадылар. "Кайсына җибәрәсез, мине кайсында күрәсез – шунда барам", дидем. Шушы бәйгегә куйдылар, димәк, министрлык мине "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" бәйгесендә катнашучы итеп күргән. Башта сайт аша читтән генә уза торган этап булды. Жюри шуны тикшереп, 12 катнашучыны Казанга чакырды һәм без Казанның икенче гимназиясендә финал этабын ике көндә уздык.

— Бәйгедә иң нык күңелегездә калган берәр мизгелне искә төшерегез әле.

— Безне, финалда катнашучы 12 укытучыны алтышар кеше итеп бүлделәр дә финал этабын Казанның 2нче гимназиясендә үттек. Мин сыйныф сәгатенә Халыклар дуслыгы темасын алдым, ә дәресем – Габделхәй Сабитовның "Ярсулы яз" хикәясе буенча 7нче сыйныфта үткәрелде. Мине бу гимназиядәге балаларның телне шул тикле матур, камил, тирән белүе бик сокландырды. Балалар туган телдә бик яхшы сөйләшә! Без бит инде телне барыбер ярты сәгать кенә укыткач, балалар бар фикерен дә саф татарча әйтеп бетерә алмый. Күпчелек рус сүзләрен кыстырып әйтә, инде үзебезнең тел дә шуңа күнегеп берникадәр ямьсезләнде. Сөйләшә торгач, русчага да күчеп китәбез, чөнки шундый хәлдә эшлибез. Ә монда балалар телне шулкадәр яхшы белә, мин моңа бик аптырадым, күңелем тулды. Шуның аркасында дәресләр бирү, сыйныф сәгатьләре уздыру күпкә җиңел булды.

— Әле гыйнвар аенда гына Татарстанның хезмәт министры Эльмира Зарипова Татарстандагы уртача хезмәт хакының 38 мең сумга җитүе турында әйткән иде. Бу Идел буе төбәкләре арасында иң зур күрсәткеч буларак бәяләнде. Сез уртача хезмәт хакын аласызмы?

Тел укытучыларына 15% өстәмә түләү бар

— Алам, эш хакы зарланырлык түгел. Тел укытучыларына 15% өстәмә түләү бар бит инде, аларның шундый өстенлеге бар. Шул ягы да бар: безнең мөдир эшне күрә белә. Әгәр яхшы нәтиҗәләр бирәсең, укучыларың олимпиадада урын ала икән, укытучы үзе ниндидер профессиональ бәйгеләрдә катнашып урыннар яулый икән, мөдиребез безнең эш хакына өстәмә коэффициент куя. Шуңа хезмәт хакым да яхшы килеп чыга. Әлбәттә, бу бөтен мәктәптә дә алай түгел, әмма безнең мәктәптә менә шулай.

— Ничек уйлыйсыз, бүген җәмгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытучысының дәрәҗәсе нинди?

— Мин аны һәрвакыт югары дип уйлыйм һәм шулай да ул. Мин инде үзебезнең мәктәпне күздә тотып әйтәм: бездә хәтта укытучылар да бер-берсе белән татарча сөйләшә. Туган телнеке, бу телнеке, дип аеру юк бездә. Татар теле олимпиадаларында минем укучыларым гел призлы урыннар яулап торгач, мәктәптә безнең дәрәҗә югары. Эшнең нәтиҗәсе урынны бәялидер дип уйлыйм мин. Биш ел рәттән укучыларым республика күләмендә, төбәкара, халыкара олимпиадаларда призлы урыннарны яулап киләләр. Бу зур күрсәткеч бит инде.

— Ата-ана туган телне укыту турында гариза язганда сезнең мәктәптә кайсы телне күбрәк сорыйлар: татарчанымы, башкортчанымы?

— Мәктәптәге һәр сыйныфны өч төркемгә бүләләр: башкорт, татар, рус. Шулай бүлгәч төркем килеп чыгарга тиеш, ә ул барлыкка килсен өчен кайчакта икешәр классны да берләштерәләр. Башкорт теле белән татар телен тигез дәрәҗәдә сайлыйлар дип әйтә алам, быел гына бер үзгәреш сиздек: башлангычта татар теленә гаризаны күп яздылар.

— Башкортстанда татар телен диалект буларак укыту өчен дәреслекләр эшләнә, дип ишетелде. Яңавыл һәм Тәтешле районнарында бу эшнең башкарылуы турында да сүзләр бар. Болар ни дәрәҗәдә хак сүзләр? Сездә дә татар телен диалект буларак укыту турында сүз булганы юкмы?

Телне диалект итеп дәрес үткәрүне башыма да китерә алмыйм

— Минем иң курыккан әйберем – телне диалект буларак кертү. Катгый әмер белән татар телен диалект буларак укытырга кушмасыннар дип бик нык куркып торам, чөнки мин аның белән гомумән килешмим, мин моңа риза түгел! Әйе, шушы форматта дәреслекләр чыгарыла башлады, тик безнең мәктәпкә андый дәреслекләр кайтмады әле. Алар турында вебинарларда катнашкан башка укытучылардан гына ишетеп беләм. Телне диалект итеп дәрес үткәрүне башыма да китерә алмыйм, бу дөрес әйбер түгел.

— Ул дәреслекләр буенча укучы балалар бармы соң инде?

— Сез әйткән районнар безнең күршедә генә. Андый балалар бармы икәнен белмим, шушы юнәлештә эш алып барылганын гына беләм. Дәреслекләр булгач, аларны эшкә кертеп тикшереп карарга кирәк бит инде. Мин укытучылар чыгыш ясаганнан гына ишетеп беләм, үз күзем белән күргәнем юк. Безнең республикада Башкортстан Мәгариф министрлыгы урыс телле укучылар өчен татар теле дәреслекләре төзи. Шул иҗади төркемдә мин дә бар, 8 сыйныф дәреслеге төзүдә катнашам. Бу китаплар инде әзер, без аны басмага тапшырдык. Бүген шушы китапларга методик кулланма язу өстендә эшлибез. Аны август аенда тапшырырга тиешбез. Монысы менә диалект түгел, бу инде чын татар теле дәреслеге, - диде Галия ханым.

"МАКСАТЫБЫЗ – ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА МИЛЛИ ЛИДЕРЛАР ТӘРБИЯЛӘҮ"

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2021" бәйгесендә Татарстан җиңүчесе Чулпан Шәрипова инде 8 елга якын шушы һөнәр буенча эшли. Бүген ул Актаныш районының Сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернатындагы балаларга белем бирә. Бирегә балалар имтихан нигезендә генә кабул ителә һәм хәзергә анда 174 укучы укый.

Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучылары – өчәү. Алар бер-берсеннән укыткан дәрес саннары белән генә аерыла. Биредә иң күп дәресне алып баручы укытучы да Чулпан үзе. Атнасына 30 сәгать дәрес укытудан тыш, ул гимназиянең "Ак җилкән" газетын җитәкли, Әлфия Авзалованың республикада бердәнбер булган интерактив музеенда да эшләргә җитешә.

Нефтекама шәһәреннән аермалы буларак, бу мәктәптә дәресләр саны күбрәк. 5нче сыйныфта татар теле белән әдәбияты атнасына 5 сәгать укытыла, 8-9нчы сыйныфларда икешәр сәгать туган тел һәм әдәбият керә, 10-11нче сыйныфларда да һәркайсы атнасына берәр сәгать укытыла.

Чулпан Шәрипова
Чулпан Шәрипова

— Чулпан ханым, бу бәйгедә катнашу үз инициативагыз булдымы?

— Мин бу бәйгедә күптән катнашырга теләдем, 2017 елда ук талпынган идем, әмма ул елны "Авыл укытучысы" бәйгесендә катнаштым. Ул вакытта тәҗрибәм дә әз иде әле, мондый бәйгенең нәрсә икәнен дә белми идем. Быел атна ярым элек кенә Бөтенрусия "Туган тел" укытучыларының мастер-классында катнашырга туры килде. Менә бер атна аерма белән "Ел укытучысы" бәйгесендә катнаштым. Өстән таләп итәләр инде, ләкин барыбер быелгы катнашуым үз теләгем белән булды. Алдыма куелган максатым бар иде.

— Бүген җәмгыятьтә татар теле һәм әдәбияты укытучысының абруе зурмы?

Әдәбият – ул тормыш моделе. Әдәби әсәрнең асылына төшенгән укучы барыбер тормышта югалып калмаячак

— Дөресен әйтергә кирәк, бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысына авыргарак туры килә инде. Бу хәзерге вазгыять белән дә, укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшырып югары уку йортына керү ихтыяҗы булмау белән дә бәйле дип уйлыйм. Шул ук математика белән рус телен укучыларның теләп уку стимулы бар, чөнки аларга имтиханнан югары балл кирәк, ә менә татар теле һәм әдәбиятын укып кая барып була соң? Мин бу сорауга җавапны укучыларыма уку елы башында беренче дәрестә үк аңлатам. Әдәбият ул, башка фәннәрдән аермалы буларак, бер югарылыкта тора һәм әдәби әсәрләр аша кеше яшәргә өйрәнә дип саныйм. Әдәбият – ул тормыш моделе. Әдәби әсәрнең асылына төшенгән укучы барыбер тормышта югалып калмаячак. Тагын татар теленең кирәклеген шуннан да күрәм: безнең татар дөньясында бүген татарча иҗат итәрдәй кешеләрне нәкъ менә без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары бирергә тиеш. Димәк, дәресне дә укучыларың иҗат итәрдәй, креатив фикер йөртердәй итеп оештырырга кирәк. Шуңа үзебезгә дә балалардан артта калмау, заман белән бергә атлау — мәҗбүри таләп. Без моны уңышлы башкарабыз дип саныйм, чөнки укучыларым дүрт ел рәттән республика олимпиадаларында призлы урыннарны яулыйлар һәм аларның саны арта.

— Сез татар теле һәм әдәбиятының киләчәген ничек күрәсез?

— Бүген зарланырлык урын күрмим, чөнки хөкүмәт тарафыннан да телебезгә карата игътибар зур. Иң беренче эшне әти-әнидән башларга кирәк, чөнки укучының укуга, фәнгә карата мөнәсәбәтен гаиләдәге климат хәл итә. Бүген татар теле бетә дип кенә зарланып утырсак, берни эшләмәсәк ул һичшиксез бетәчәк. Интернат булгач, укучылар биредә яшәп укыйлар, без биредә һәр почмакта татар мохите тудырабыз, бер генә гореф-гадәт, бәйрәмнән дә читтә калмаска тырышабыз. Максатыбыз да шул: татар дөньясына милли лидерлар тәрбияләү, яңа зыялы шәхесләр тәрбияләп үстерү. Ә милли лидер булачак укучы ул үзенең телен дә, мәдәниятен дә, татар театрыбызны да, мәгърифәтне дә камил белүче һәм төрле яклап сакларга әзер булучы укучы. Миңа калса, татар теленең киләчәге бар һәм ул безнең кулда, чөнки татар теленең киләчәге – ул безнең укучыларыбыз бит.

— Сәгатьләр саны җитәрлек булган очракта, бүген татар теле һәм әдәбияты укытуда ниндидер кыенлыклар бармы?

Фәнне үз казаныңда кайнап кына түгел, башка фәннәр белән дә бәйләнештә тотарга кирәк

— Шул ук замана таләпләре белән бергә атларга кирәк, дип әйттем инде. Бүген башка фәннәр белән чагыштырганда, интернетта татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы төрле әсбаплар, мультимедиа кушымталар бик аз. Шуңа безгә аларны үзебезгә эшләргә кирәк. Бүген безнең укучылар үзләре үк ул проектларны эшләүдә катнаша, "Яңа гасыр", "Шаян-ТВ" каналлары да безнең укучылар әзерләгән ул проектларны үз эшендә файдаланды. Аннан соң, фәнне үз казаныңда кайнап кына түгел, башка фәннәр белән дә бәйләнештә тотарга кирәк. Безнең тарих укытучыбыз 3D модельле шлемнар кулланып эшли башлады. Мин дә аңа бик кызыктым, үз эшемдә кулланып карыйсым килде, әмма татар теленә кагылышлы шундый 360 градуслы видеолар бик аз. Әлбәттә, бу дәресләр укучылар тарафыннан бик уңышлы кабул ителде, күзлек кияләр дә 360 градуслы киңлеккә эләгәләр. Әдәбият дәресләрендә дә шундый эш тәҗрибәсе белән уртаклашасы килә. Сүз уңаеннан, тиздән Әлфия Авзалова музееның да шундый 360 градуслы кушымтасы булачак, гимназиядәге хезмәттәшләрем белән әзерлибез инде. Тиздән Татарстанның теләсә кайсы мәктәбендәге укучы, теләге һәм шундый күзлеге булса, шуның аша Әлфия Авзалованың музеена эләгә алачак.

— Әле гыйнвар аенда гына Татарстанның хезмәт министры Эльмира Зарипова Татарстандагы уртача хезмәт хакының 38 мең сумга җитүе турында әйткән иде. Бу Идел буе төбәкләре арасында иң зур күрсәткеч буларак бәяләнде. Сез уртача хезмәт хакын аласызмы?

— Әйе, ул суммадан күбрәк алам. Хезмәт хакым башка фәннәр белән бертөсле дип саныйм, алай аерма юктыр дип беләм. Кызыксынганым юк, дөресен әйткәндә.

— Уйланганыгыз бармы, әгәр мәктәпләрдә татар телен бөтенләй бетерсәләр, сез кайда эшләячәксез?

— Һичшиксез, бу хакта уйланганым бар. Татар теле бетсә, дип уфтанып утырмыйм, әлбәттә, ләкин әзер икенче белемем дә бар, мин – психолог. Бер-ике ел параллель рәвештә үзебезнең гимназиядә психолог булып та эшләп алдым. Бүген татар теле һәм әдәбияты гына укытам, ләкин психологияне дә ташламыйм, ул өлкәдә белемемне үстерүне дәвам итәм.

— Махсус сәләтле балалар мәктәбе булгач, сездә төрле төбәкләрдән килеп укучы балалар бардыр. Аларның татар теле дәрәҗәсе яхшымы, моңа игътибар итәсезме?

— Казан, Оренбур, Мәскәү һәм башка өлкәләрдән дә килүче укучыларыбыз бар. Сентябрьдән гимназия өчен яңа бина төзелә, Иннополис мәктәбе үрнәгендә төзелгән яңа гимназиядә укучыларыбыз саны 400гә җитәр дип көтелә, читтән килүче балалар саны да артачак дигән сүз. Әлбәттә, мәктәпкә алганда татар телен белүенә игътибар итәбез, әмма бер авыз сүз татарча белмәгән укучыны алганыбыз да булды. Иң мөһиме — алар татар гаиләсендә үскән һәм татарча белергә теләүче балалар. Менә Таҗикстаннан бер кызыбыз җиденче сыйныфка килгәндә бер сүз дә татарча белми иде, 11нче сыйныфта Соңгы кыңгырауда чип-чиста татарча сөйләп, рәхмәтләр әйтеп чыгып китте. Ул бүген Мәскәүнең Пирогов исемендәге Медицина университетында белем ала һәм еш кайтып йөри. Бездә татар мохите, интернатта да өйдәге кебек гел татарча аралашу – шуңа андый балалар татар телен бик тиз өйрәнә.

* * *

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрусия бәйгесе 2016 елдан бирле уздырыла. Анда Русиядән һәм Татарстаннан татар теле укытучылары катнаша. Русия төбәкләре өчен бәйге читтән торып үткәрелсә, Татарстан укытучылары зоналарга бүленеп көч сынаша. Конкурсны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Быел җиңүчегә 150 мең сум күләмендә премия бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG