Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда туган телләрне укытуның заманча ысулларын тикшерделәр


Чарада катнашучылар, сулдан: Дания Заһидуллина, Олег Хисамов, Лилия Әхмәтҗанова

Казанда туган телләрне һәм әдәбиятларны заманча укытуга багышланган чара узды. Анда онлайн элемтә аша күрше төбәкләрдән белгечләр дә катнашты.

18 февраль Казанда "Татарстан республикасында туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның заманча белем бирү траекторияләре" темасына түгәрәк өстәл үтте. Татарстан Фәннәр академиясендә 30лап кеше катнашында узган чарада Мари Иле, Чуашстан, Мордовия кебек төбәкләрдән туган тел укытучылары да онлайн катнашып, үз төбәкләрендә туган телләрне укыту торышы белән таныштырды.

Быел бишенче тапкыр оештырылган чарада туган телләрне укытуда нинди заманча технологияләрне файдаланырга, туган тел һәм әдәбиятны укыту процессын ничек оештырырга һәм башка темалар тикшереләчәк дип әйтелсә дә, күпләр үз эшчәнлегенә хисап бирү рәвешендә чыгыш ясады. Туган телләрне укытудагы проблемнар турында сөйләүчеләр дә булды.

Мордовия дәүләт универсситетының фин-угыр филологиясе кафедрасы мөдире Юрий Антонов сүзләренчә, мордваларның күпчелеге республикадан читтә яшәгәнгә күрә туган телне өйрәнүдә авырлыклар бар.

"Бездә баштарак туган тел укытучыларын әзерләү проблемы да булды. Башкортстан һәм Оренбур өлкәләрендәге университетларда мордва теле укытучыларын әзерләү бүлекләре ачылды һәм бу безгә зур ярдәм итте. Шулай ук һәр ел үткәрелә торган төбәкара олимпиадалар да туган телебезне укытуда уңайлыклар тудыра", диде.

Татар телендә интерактив проектлар
Татар телендә интерактив проектлар

Мари дәүләт университеты укытучысы Наталья Матросова да үз чыгышында укучылары белән нинди олимпиадаларда катнашу турында сөйләде, дистанцион укыту укучыларыма күбрәк ошый, диде.

Чуашстан мәгариф институтының этномәдәни белем бирү кафедрасы мөдире Инесса Ядранская үз чыгышын туган телдә белем бирүче мәктәпләрнең санын китерүдән башлады.

"Бүген бездә 414 урта мәктәп бар. Аларның 164ендә укыту чуаш телендә алып барыла. 14 мәктәптә татар, 1 мәктәптә мордва телендә укытыла. 236 мәктәптә урыс телендә белем бирелә. Чуаш телендә укыту дәреслекләре Русия федераль исемлегенә акрынлап кертелә", дип җиткерде Ядранская.

Аның сүзләренчә, туган телләрне укытуда иң кирәклесе - сыйфатлы китаплар, укучыларда кызыксыну уяту һәм инфармацион мохит тудыру.

Мохит дигәннән, Татарстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова Азатлыкка әйтүенчә, бүген Татарстанда татар телен өйрәнү һәм өйрәтү өчен мохит булмавы һәм татар теленең кирәклеген әти-әниләрнең аңлап җиткермәве төп проблемнарның берсен тәшкил итә.

Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова

"Бүген мәгариф системы канун белән чикләнгән һәм туган телдә белем бирү яки туган телләрне өйрәтү өчен әти-әниләрнең гаризасы кирәк. Без зур күләмдә акчалар түгеп, татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен эшлибез. Бер дәреслекне федераль исемлеккә кертү якынча 700 мең сумга төшә.

Моңа тәрҗемә итү, электрон тәрҗемә ясау, укытучы китабын ясау, төрле экспертизалар үтү керә. Бу кадәр акча түгеп, без федераль исемлеккә дәреслекне кертәбез, ә алар белән укучы булырмы? Төп проблем - ул битарафлык", дип белдерде ул.

Әхмәтҗанова сүзләренчә, татар теленнән яңа дәреслекләр эшләү татар телен укытуны кызыклырак иткән.

Күргәзмәгә куелган дәреслекләр
Күргәзмәгә куелган дәреслекләр

"Сәлам" дәреслеге белән 6нчы сыйныфка барып җиттек. 1-4нче сыйныфлар тулаем эшләнеп бетте һәм без аларны федераль исемлеккә кертү эшен башладык. Быел безнең максат - башлангыч сыйныфлар өчен "Сәлам" дәреслеген, туган тел буларак татар теле дәреслеген һәм татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү.

Әгәр дә әти-әниләр тарафыннан теләктәшлек булмый икән, алтын дәреслекләр ясасаң да нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Әмма бар нәрсәне дә әти-әнигә генә калдырырга да ярамый. Безнең төп максат - шартлар тудыру. Дәрелекләр, укытучылар, мәктәпләрдәге конкурентлыкка сәләтлелек ягыннан да без шартлар тудырырга тиешбез", диде ул.

Түгәрәк өстәлдә чит төбәкләрдәге туган телләрне укытучылар белән беррәттән, Татарстанда татар теленнән тыш урыс булмаган телләрне укытучыларга да сүз бирелде.

Кукмара районы Урта Комар урта мәктәбеннән удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Мария Юркеева туган телне укытканда нинди технологияләр файдалануын һәм нинди авырлыкларга тап булуын сөйләде.

Мария Юркеева онлайн катнашты
Мария Юркеева онлайн катнашты

"Туган тел бары тик мәктәптә генә укытылып калмаска, ә кешеләр арасында гадәти тормышта даими кулланылырга тиеш дип саныйм. Традицион укыту системы балаларда телне өйрәнүдә мотивация тудырмый. Бигрәк тә кече яшьтәге мәктәп балаларына телне уен технологияләре белән өйрәтү файдалы. Интерактив җиһазлар кирәк.

Шулай ук проблемлы укыту да файдалы була. Бала бирелгән проблемны туган телне кулланып чишәргә өйрәнә икән, ул телне дә яхшырак отып кала. Туган тел һәм әдәбиятны укытуда кызыксыну булдыру зарур.

Бүген милли мәгарифтә иң зур проблем - мотивация. Ата-аналар белән эшләү кирәк. Милли мәгарифне ныгыту балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Мәктәп белән бакча арасында даими элемтә булырга тиеш", дип белдерде ул.

Күрргәзмәдәге китаплар
Күрргәзмәдәге китаплар

Әгерҗе районы Бимә урта мәктәбендә мари теле һәм әдәбияты укытучысы Эмма Ильина үз мәктәпләренең Татарстанда чиста мари телендә генә белем бирүче бердәнбер мәктәп булуын әйтте. Чыгышын кыска тоткан мари теле укытучысы төп проблемнарга гына тукталды.

"Бездә мари телен өйрәтүдә иң зур проблем - дәреслек булмау. Шулай ук методик ярдәм булмавы да сизелә. Аннан соң мари теле укытучылары квалификацияне татар теле укытучылары белән бергә күтәрергә мәҗбүр. Безгә берәр ничек Мари Иленә барып квалификацияне күтәрүне оештырасы иде", диде Ильина.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Азатлыкка, татар телен заманча укытуда төп авырлыкның татар телен өйрәнү өчен җитәрлек мотивация булмавында һәм татар телен куллану даирәсенең тар булуында күрүен әйтте.

Дания Заһидуллина
Дания Заһидуллина

"Ләкин бу фән һәм методика проблемы түгел. Татар теленә соңгы елларда игътибар нык артты. Дәреслекләр эшләү, электрон ярдәмлекләр, видео платформалар эшләү күбәйде. Бу яктан без балаларга кирәкле, заманча эшләрне җиткерә алабыз дип уйлыйм.

Хәзер бездә кадрларга кытлык нык сизелә. Без бу проблемны чишү өчен эш алып барсак та, бу мәсьәлә кала бирә", диде ул.

Заһидуллина, мәктәптә туган телне өйрәтү, яхшы дәреслек белән беррәттән, балада кызыксындыру уята белгән укытучыга бәйле булуын әйтте.

"Сәләтле укытучылар начар дәреслек белән дә балада телгә кызыксындыру уята ала. Казанда ата-аналарның укытучыга карап бала китерү күренеше бар. Физика, химия белән кызыксынган баланы билгеле бер укытучыга китерәләр. Татар теле белән кызыксынган баланың да шундый укытучылары булырга тиеш, минемчә.

Укытучы, балалар бакчасындагы тәрбияче чыннан да үз предметын ярата һәм аны балаларга да яраттыра ала икән, аның көче дәреслек көченә караганда зурырак. Ягъни, безгә укытучылар тәрбияләүгә дә игътибарны арттырасы бар әле", дип җиткерде Дания Зәһидуллина.

Ике сәгатькә планлаштырылган түгәрәк өстәл өч сәгать диярлек барды.

Чара Татарстан республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган тел көненә багышлап уздырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG