Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фоат Галимуллин: "Татар телен куллану даирәсен киңәйтә алмадык"


Фоат Галимуллин
Фоат Галимуллин

Филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинга 80 яшь тулды. Ул бүген дә Казан федераль университетында татар әдәбияты тарихын укыта, "Яңа гасыр" телеканалында "Татарча дөрес сөйләшәбез" сәхифәсен алып бара. Азатлык галим белән матбугатта, радио-телевидениедә тел хаталары, милләтнең бүгенге хәле һәм соңгы чигенүләр турында сөйләште.

— Фоат абый, сез 5 мартта тугансыз, әмма документларда туган көнегез 21 март дип язылган. Үзегез шушы көннәрнең кайсында туган көнегезне билгеләп үтәсез?

— Әлбәттә, 5 мартта туган көнем булуын искә алып, миңа да фәлән яшь тулды бит инде дип уйланам. Шуның белән тәмам! Эчке дөньям, психологиям шулай көйләнгән, бар документларымда да шулай язылган: 21 март – минем өчен чын туган көнем. Күпчелек кеше 5 мартта туганымны белми дә. Аннан соң, 21 март бик матур көн бит – бөтен төрки дөньяда зур бәйрәм – Нәүрүз.

— Фоат абый, сез Казандагы хезмәт юлын дикторлыктан башлагансыз һәм бу өлкәдә бик танылгансыз. Хәзер "сөйләм теле бик чүпләнде" дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Икенче яктан, "татарча сөйлиләр икән, инде куанырга кирәк", дип тә әйтүчеләр бар. Сез шушы ике фикернең кайсы як тарафдары?

— Мин радионың классик чорында эшләдем. Айрат Арсланов, Камал Саттарова, Мәрьям Арсланова, Әминә Сафиуллина кебек зур шәхесләрдән өйрәнү, алар белән бергә эшләү диктор һөнәрен үзләштерергә ярдәм итте. 1969 елда мине Мәскәүгә Бөтенсоюз радиосына җибәрделәр. Анда 4 айга якын Юрий Левитан, Ольга Мысловская, Валентина Соловьевалардан да дикторлык серләренә өйрәндем. Ул чорда, радиодагы бер хезмәткәр бөтен эфирны тыңлап, бөтен гаепләрне теркәп җыеп бара иде. Әйбәт тапшыруларны кызыл тактага язып элеп куялар, уңышсыз тапшыруларны кара тактага язалар иде. Без шул кара тактага эләкмәс өчен бик каты тырыштык.

Фоат Галимуллин: "Татар телен куллану даирәсен киңәйтә алмадык"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:10 0:00
Радио әйтә икән, ул — дөрес, дигән караш яшәде

Мин эшләгән чакта Татарстан радиосы бердәнбер радио иде. Кешеләр чыбыклар белән аны өенә кертә, даими шуны тыңлый һәм радио әйтә икән, ул — дөрес, дигән караш яшәде. Һәм без әйтелгән һәр сүзгә җитди карадык. Авазларны дөрес әйтү, интонация, сүз басымнары, паузалар һәм башка хасиятләрне тулы итеп, җиренә җиткереп сөйләргә тырыша идек. Бүген татар телендә эшләүче радио, телевидение каналлары күбәйде һәм алар дөнья мәйданына чыкты. "Курай", "Болгар", "Тәртип", "Китап", Чаллыдагы "Күңел" радиоларыннан тыш, күп районнарда үзләренең радио-телевидение студияләре эшли. "Яңа гасыр" каналы хәзер бөтен дөньяга җитәрлек итеп күрсәтә ала. Әлбәттә, аларның барысында да сөйләмдә кимчелек булмый калмыйдыр, ләкин алар барысы да татар телендә сөйли бит. Алар татар мохите тудыра. Мин үзем ниндидер кимчелек күрәм икән, игътибар итәм, төзәтәм: шалтыратып, йә күргәндә исенә төшереп, йә махсус барып аларга ярдәм итәргә тырышам. Хәзерге вакытта тел культурасы шактый күтәрелеп бара дип саныйм.

— Хаталарга игътибар итәбез, төзәтәбез, дидегез. Соңгы вакытта матбугатта яки радио-телевидениедә сез күргән ниндидер системлы хаталар бармы? Берничәсен әйтә аласызмы?

Татар телендә "ассызыклау" сүзе юк

— Әлбәттә, бар. Мәсәлән, журналистлар "ассызыклау" сүзен куллана. Татар телендә андый сүз юк! Урыста "подчеркивание" дигән сүз бар. Шуны турыдан туры тәрҗемә итеп, калька булдырганнар. Мин аның белән күпме көрәшәм, каяндыр шулай сөйләгәннәрен ишетсәм дә, шунда ук шалтыратам. Аның урынына, "искәртте", "сөйләде", "шуңа катгый итеп игътибар юнәлтте" дип әйтергә була бит. Радио-телевидениедә урынчылык күренешләре дә еш күзәтелә. Авазларны әйтүдәге кимчелекләр дә колакны тырный. Бигрәк тә хәзерге яшьләрдә. Авылда саф татарча сөйләшкән кыз-егетләребез шәһәргә килү белән телгә талымсызрак карый башлый. Хәтта авылның үзендә дә бу күренеш күзәтелә башлады. Татар теленә генә хас булган ә, ө, ү, җ, ң, һ авазларын рус теле мохитендә үскән кешеләр әйтә алмыйлар. Бигрәк тә "һ" авазын. {W} авазын да {в} итеп әйтәләр. Бу телне шулкадәр бозу булып яңгырый.

— Фоат абый, хаталы язу, сөйләүләрне бетерү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?

— Әлбәттә, өйдә дөрес сөйләшергә кирәк. Ата-ана балалары тугач та аның белән туган телдә сөйләшә башларга тиеш. Чөнки, 2-3 яшькә кадәр, баланың сөйләшү өчен кирәк булган артикуляциясе безнең телдә кулланыла торган авазларны әйтүгә җайлашып өлгерә. Ул инде татар теленә хас булган авазларны камил итеп әйтүдә кыенлыклар кичерми. Безнең шартларда рус телендәге авазларны үзләштерүнең бер кыенлыгы юк, чөнки бала урамга атлап чыкса, урыс теле мохитендә кала, ул аны көн-төн ишетә, радио, телевидение тапшыруларыннан да гел ишетеп тора. Шуңа безнең татар, чуаш, удмурт һәм башка халыклар урыс теле авазларын әйтүдә кыенлык кичерми. Шулай булсын, чөнки урыс теле – ул Русия федерациясе күләмендәге дәүләт теле, бөтен милләтләр өчен аралашу теле, аны белергә кирәк.

— Ата-ана үз баласына өйрәтерлек татарчаны каян белер икән, хәзер бит мәктәпләрдә бар фәннәрне дә урысча гына укыйлар.

Урыс телендә урыслардан камилрәк сөйләшә идек

— Әлбәттә, өйдәге белән генә һич чикләнергә ярамый. Төп өйрәтүдәге таяныч мәктәп булырга тиеш. Үзегезгә мәгълүм, безнең туган Татарстаныбызда туган телдә белем алу өчен мөмкинлекләр бик зур иде. Мәсәлән, мин үзем 1нче сыйныфтан алып урта мәктәпне тәмамлаганчы бары татарча гына укыдым. Урыс телен дә әйбәт укыттылар, шуңа урта махсус һәм югары уку йортларына кергәндә бернинди кыенлык кичермәдем. Урыслардан камилрәк тә сөйләшә идек әле кайчагында. Алар көндәлек тормышта кулланып, телгә артык әһәмият бирмиләр иде күрәсең, ә без бөтен кагыйдәсенә туры китереп дөрес итеп сөйләшә торган идек. Ягъни, мәктәптә татар яки башка халыкларның телләрендә белем бирү урыс теленә һич кенә дә комачау итми.

Фоат абый, хәзер татар теле торгынлык кичерә, яңа сүзләр барлыкка килми. Моның сәбәбе нәрсәдә дип саныйсыз һәм моны хәл итүнең юллары бармы?

— Бөтен дөньяда яңа төшенчәләрне булдыру һәм кулланылышка кертү ике юл белән бара: теге яки бу күренеш иң башта кайсы халыкта барлыкка килә, ул шул телдәге сүз белән атала. Мәсәлән, Русия галәмгә беренче булып иярченен җибәрде һәм ул урысча спутник дип аталды. Бу сүз бөтен дөньядагы телләргә кереп китте. Атама килеп чыгуның икенче юлы: үз телебез мөмкинлекләреннән чыгып без бу төшенчәне башкача атадык – спутникны иярчен дип сөйләшәбез. Тормышка нык үтеп кергән компьютер бар. XXI гасыр башында аны санак дип әйтергә тырыштык. Әле дә алай әйтү язулар бар, ләкин компьютер күбрәк кулланылышта. Мин моны кимчелек итеп карамыйм, чөнки ул бөтен дөньяда шулай кулланыла. Аның белән тел чүпләнми, киресенчә, байый гына бара. Урыс телендә бик күп татар сүзләре булган кебек, татарда да бик күп урыс сүзләре бар. Ислам кабул ителгәч, гарәп, фарсы сүзләрен күпләп кабул иткәнбез һәм без аны хәзер бер дә чит сүзе кебек тоймыйбыз.

Сез әйткәнчә, икенче ысул белән татар сүзләре барлыкка килү хәзер дә бармы?

— Мәсәлән, 20-30 ел элек әле без мәктәпләрдә класс дип сөйләшә идек. Хәзер сыйныф диябез. Элекке сүзебезне кайтардык. Тәүге сүзе бар. Ул билгеле бер урынчылык сүзе иде, Башкортстан ягында яшәүче татарларыбыз кулланып килделәр. Шул якта туып үскән Хәсән Сарьян аны әдәбиятка кертеп җибәрде дә, хәзер күп язучылар шул сүзне куллана. Телебез үз сүзләребез исәбенә байый бара, без ул сүзләрне диалектлардан, ягъни шивәләрдән алабыз. Шивә сүзе үзе үк күптән түгел кереп китте.

— Сез татар теле һәм әдәбияты укытучысына укып, фәннәр докторы, Язучылар берлеге рәисе, депутат та булган кеше, милли өлкәдә күп эш башкаргансыз. Үткәннәр белән чагыштырып әйтегез әле, хәзер милли вазгыять нинди хәлдә?

— Бүгенге вазгыять аңлашыла инде, ул барыбызга да билгеле, аны аңлатып торуның кирәге юктыр. Без шактый гына чигендек, ул чигенүләр дә мәгълүм. Ләкин безнең республикада татар телен укыту шактый әйбәт оештырылган. Татар теле укытылмый дигән бер генә мәктәп тә юк. Монда үзенчәлек шунда: татар телен укытуны ата-аналар теләге белән оештыру мәсьәләсе куелды һәм аларның милли хисләре шулкадәр көчле булды ки, бик күбесе "баламны татар телендә дә укытыгыз" дигән гариза язды һәм мәктәпләрдә бу укыту бара.

Татар теле яшәешен, аны укытуны, яшь буынга җиткерүне тагын да камилләштерә алачакбыз

Ул гына да түгел, республика күләмендә берничә полилингваль мәктәп ачылды. Әле күптән түгел мин шундый "Адымнар" мәктәбендә булдым, укытучылар, укучылар белән очраштым, укыту барышы белән кызыксындым, анда татар теле һәм әдәбияты тулы күләмдә элеккечә укытыла. Тарих, география кебек һуманитар фәннәр дә татар телендә укытыла. Бер үк вакытта рус һәм инглиз телләре дә бар, аларны укыту методикасы камил. Бу мәктәпне тәмамлаган балалар өч телдән тыш башка телләрне дә укый ала. Күрәсез, бу мәсьәләләр инде уңай якка чишелә башлады. Һәм без бүгенге торышыбыздан этәрелеп китеп, алга таба татар теле яшәешен, аны укытуны, яшь буынга җиткерүне тагын да камилләштерә алачакбыз, әмма бүтәнрәк методика һәм бүгенге хәлебезгә туры килә торган ысуллар белән.

— Ул мәктәпләр бөтен республикага берничә генә, ә татар теле һәм әдәбияты дәресе сәгатьләре барлык мәктәпләрдә дә киметелде.

— Әйе, андый кыскартулар булды. Мин бигрәк тә әдәбият фәнен кыскартуларына бик борчылам, чөнки телнең яшәешен халык теле белән әдәбият теле синтезы тәэмин итә. Шушы тел нигезендә тудырыла торган әдәби әсәрләребезне укытуга күбрәк вакыт бирү бик мөһим. Алдыбызга куя торган якындагы бурычларыбызның берсе менә шул: әдәбият укытуны шулай ук элекке дәрәҗәгә кайтарырга кирәк.

— Ә бүгенге шартларда татар теленең киләчәге бармы?

— Татар халкы борынгыдан китаплы, язулы халык, ул бервакытта да үз балаларын язу танымый торган итеп үстерүне күзалдына да китерә алмаган. Хөкүмәт татар мәгарифен үстерү өчен бер тиен акча бирмәсә дә, үзе мәдрәсә-мәктәпләр ачкан, балаларны укырга-язарга өйрәткән. Безнең уку-язу традицияләре шундый көчле: Совет чорында ике тапкыр әлифбабызны алыштыруларына карамастан, татар халкы надан булып калмады. Тиз генә яңа әлифбаны өйрәнеп, киң даирәдә, тулаем тоташ грамоталы булу мөмкинлеге алды һәм шуңа иреште дә.

Татар теле үсешенә өмет белән карыйбыз

Ә хәзерге шартларда мәктәпләрдәге хәлебез генә үзгәрде. Фәнебез, татар теле һәм әдәбиятыбыз үскән, татар теле мохите үскәннән-үсә бара. Ул радио-телевидениене халык тыңлый һәм карый. Ул вакытта бит болар төшкә дә кермәгән әйбер, ул хыял гына иде. Әйе, уңышсыз җырлары да күптер, кайвакыт аның урысчамы, татарчамы икәнен дә аңламыйсың, ләкин ул җырларның теле татарча – мин шуңа сөенәм. Һәм ул җырларны яшьләр җырлый. Һәм татар җырларын җырлау буенча нинди зур конкурслар уздырабыз, йөзәрләгән, меңләгән яшьләребез катнаша. Мондый шартларда татар теле бетә алмый, үсә генә ала. Хөкүмәтебез каршында татар телен үстерү, саклау буенча комиссиянең оешуы, аның эшчәнлеге шулкадәр киң җәелде, халык хуплап каршы алды, менә мин үзем татар сүзе дигән әдәби әсәрләр башкару бәйгесендә жюри әгъзасы булдым, 4000нән артык кеше килде катнашырга шунда. Берсеннән-берсе матур сөйлиләр. Димәк, татар телен яшәтәләр. Бу кыенлыклар узып китәр, без яңадан татар теле үсеше өчен мөмкинлекләр артыр дип ышанабыз. Шуңа татар теле үсешенә өмет белән карыйбыз.

— Фоат абый, сезнеңчә, кайсы юнәлештәрәк үсәргә тиеш татар теле?

— Гаиләдә, бакчада, мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телен өйрәтүгә без игътибар бирдек, ләкин тагын бер зур шарты бар: татар теленең тормыштагы кулланылышы үсәргә тиеш. Әгәр ул тормышта кулланылмый икән, шул белгән дәрәҗәдә генә калырга да мөмкин. Бүген төп бурычыбыз - татар телен тормышта, эшебездә куллануны киңәйтү.

— Ә моңа ничек ирешә алабыз?

— Бу сорауга бер сүз белән генә җавап биреп булган булса, аңа күптән җавап табылган булыр иде. Бу бик комплекслы хәл ителергә тиешле. Монда дәүләтнең бу өлкәдәге сәясәте телләр мәсьәләсенә уңай борылыш ясаудан башка була алмый. Хәзер әкрен генә шуңа борылыш бара. Һәрхәлдә моннан ике ел элек булган хәлдә түгел инде без, ә ике ел элек нәрсә булганын сез беләсез.

— Фоат абый, прокуратура хезмәткәрләре мәктәпләрдәге татар теле дәресләренә кереп, балаларны куркытып, ата-анадан башка гына алардан сорау алулар оештырганда, сез нинди уңай үзгәреш турында сөйлисез?

—Бүген мин андый очраклар турында белмим. "Адымнар" мәктәбенә зур өметләр баглыйм. Үз телебездә уйлаучы татар зыялыларын үстерү буенча чаралар кулланыла башлады, шул башлангыч үсүен дәвам гына итсен.

—"Адымнар" мәктәбенә үз баласын алмауларыннан зарланып, урыс кешесенең прокуратурага мөрәҗәгать итүе хакында беләсезме?

— Мин аннан да хәбәрдар түгел. Нишләп алай булды икән ул? Анда бит бөтен мөмкинлекләр тудырылган, идеаль мәктәп ул.

— Фоат абый, гомумән, сез татар халкының киләчәген нинди итеп күрәсез?

Татар халкының бүгенгесе дә, киләчәге дә бар, мин шикләнмим

— Без бүген инде менә шушы шартларда үзебезнең республика шартларында шактый җайлы яшибез бит. Укыту, тәрбия, әдәбият, сәнгатьне үстерү өчен мөмкинлекләребез зур. Театрларыбыз арта тора. Соңгы елларда гына Әтнәдә, Буада тетарлар оешты. Түбән Кама театры профессиональ театр булып үсеп чыкты. Менә хәзер инде кинофильмнар да эшләнә башлады. Дөрес, әле чын мәгънәсендә нәфис фильмнар эшләү студиясе дәрәҗәсенә килеп җитмәдек, әмма булганнары да куандыра. Алга таба мондый башлангычлар да үсеп китәр дип уйлыйм мин. Татар халкы шулкадәр зыялы зур традицияләре булган халык, безнең шартларда аның бетүе мөмкин түгел. Ниндидер дөнья күләмендә хәл-әхвәлләр килеп чыкмаса, менә шушылай нормаль генә, җай гына барган вакытта, татар халкының бүгенгесе дә, киләчәге дә бар, мин шикләнмим.

— Фоат абый, сез Татарстан Дәүләт шурасында ике чакырылыш рәттән депутат булган кеше. Әле сез депутат булган елларда да вазгыять бөтенләй башка иде. Ни өчен шул елларда татар теле дәүләт теле статусына күтәрелә алмады? Аның өчен нәрсә кирәк иде?

Татар теленең куллану даирәсен киңәйтә алмадык

— Әйткәнемчә, телне чын мәгънәсендә үстерү өчен аның кулланылышы үсәргә тиеш. Без шуны эшләп бетерә алмадык. Татар теле җәмгыятьтә үсеп китсен өчен, аның кулланылышын киңәйтә алмадык. Дөрес укыту, тәрбия өлкәләрендә, әдәбиятта, сәнгатьтә... Менә, мәсәлән, җыелышлар, рәсми чараларда бер-ике сүз татарча әйтеп, аннан русчага күчәләр иде. Чөнки рус телен барыбыз да белә, бар кеше аңласын өчен дип шундый гадәт кергән иде. Соңгы вакытта бу мәсьәләдә дә бик нык үзгәрешләр бар: хисап җыелышында министрларның татар телендә башлап җибәреп, докладларын русча һәм татарча бер үк дәрәҗәдә сөйләвен күргәнсездер. Башка чыгыш ясаучылар да ике телдә сөйли башлады, бу инде телнең иҗтимагый кулланылышын үстерү дигән сүз. Татар телендә сөйләшергә кыенсынучы җитәкчеләребез өчен федераль университетта махсус укулар оештырылды. Мин үзем дә ул эштә катнаштым. Шулай әкренләп керткәндә, куллана башлаганда, аны районнар дәрәҗәсендә дә күрәләр.

— Фоат абый, суверенитет еллары, Мәскәү белән шартнамә гамәлдә булган еллар бар иде һәм татар телен дәүләт теле итүне шул вакытта тиз генә тормышка ашырып та була иде. Ни өчен менә шул вакытта тормышка ашмый калды? Моңа нәрсә комачау итте шул вакытта?

— Әнә шул инерциядер, традициядер. Чынлап та, аңа берничек комачаулаучы юк иде. Инде без ул буталчык елларга кире кайтмыйк. Аны филологтан, әдәбиятчыдан сорамагыз, сәясәтчедән сорагыз.

— Сез барыбер дә сәясәтче, депутат булган кеше бит. Фоат абый, гомумән, Дәүләт шурасында депутат булып хәзер нәрсәдер эшләп буламы?

— Депутат ул халык тарафыннан сайланган һәм шул парламент мөнбәреннән халык уйлаганны һәм ул теләгәнне җиткерүче булырга, халык файдасына кануннар кабул итүдә катнашырга тиеш. Бу мәсьәләдә Язучылар берлегенең хәзерге рәисе Ркаил Зәйдулла, күренекле артистыбыз Рамил Төхвәтуллин халык мәнфәгатен шул югары мөнбәрдән җиткерүдә шактый күзгә ташлана торган адымнар ясап тора. Үз карашларына бүтәннәрне ышандыра алалармы, үз артларыннан ияртә алалармы – эш шунда. Аерым бер депутатның нинди дә булса сыйфатларыннан гына тормый. Депутат ул халыкның чын фикерен җиткерсә, үз миссиясен үтәгән дигән сүз.

— Язучылар берлеге турында сүз чыккан икән инде, күптән түгел генә берлеккә яңа рәис сайланды. Сез үзегез дә шул берлектә ике мөддәт рәис булган кеше. Бүген Язучылар берлегеннән нинди эшләр көтәсез?

— Язучылар берлеге 1934 елда оешкан һәм билгеле бер рәсми идеологияне тормышка ашырырга тиеш булган. Хәзерге вакытта берлек андый вазифаны үтәми. Чөнки бүген язучыларның каләме белән идарә итү юк, һәркем үзе теләгән теманы сайлый, проблеманы күтәрә, хәленнән, сәләтеннән килгәнчә яза. Бүген Язучылар берлегенең бурычы – язылган әдәби әсәрләрне бастырып чыгару, халыкка җиткерүдә булышу, ярдәм итү. Бу эш бездә шактый көйләнгән. Бер генә төбәктә дә андый көйләнеш юк. Бездә ел саен дәүләт нәшриятында 300ләп китап басыла, әле гонорарын да түлиләр. Хәтта Мәскәүнең үзендә дә андый нәшрият юк. Күпме матбугат чарасы чыгып килә хәзер, тик тиражлары гына юк.

— Тиражы нәкъ менә цензура булганга юктыр, бәлки?

Хәзер бернинди цензура юк

— Хәзер бернинди цензура юк. Әйтәм бит, язу ирекле. Ә Көнбатышта юкмы ул цензура? Америка Кушма Штатларына бар да син, аларның күңеленә хуш килми торган теманы күтәреп кара. Сине нәшриятка, халыкка якын да китермиләр. Һәр дәүләтнең үз сәясәте, принциплары, күзаллавы, бурычлары бар. Дөньда яшәү өчен көрәш бара бүген. Бүгенге шартларда Русиягә бөтен капиталистик илләрдәге көчләр ташланыр иде һәм ташланалар да, бүгенге бәхеткә ул идеологик яктан гына шулай, Русия аларның тамакларына кылчык булып утырган. Бөтен күрмәгәннәре Русия аларның. Ә без бу шартларда да яшибез, үсәбез. Кайда безнең кыенлыкларыбыз? Бернинди кыенлык кичермибез. Икмәк бар, кибет тулы ризык, киемебез бар, эшебез бар. Алар әйтә тора – ә без яши торабыз. Безнең дә үз идеологиябез бар. Өстән кушылган идеология түгел ул, эчке инануыбыздан килеп чыккан, үз инануларыбыз бар. Шуны әдәби әсәрләрдә гәүдәләндерә алабыз икән, бу бернинди цензура түгел.

— Фоат абый, ә сез оппозиция митингларын күзәтәсезме? Аларга карата фикерегез нинди?

Мин беркайчан да милли хәрәкәт вәкиле булмадым

— Мин яшь кеше түгел, мин алардан читтә, чыгып йөргәнем юк. Исән кеше буларак гәҗитләр укыйм, телевизор карыйм... Ул мәсьәләләрдән әллә ни хәбәрдар кеше түгел. Мин мондый сорауларны сәясәтчеләргә бирергә киңәш итәм, аларның белгечлеге шул, алар көн-төн шуның өстендә уйланалар.

— Милли хәрәкәт вәкиле буларак...

— Мин беркайчан да сез аңлаган мәгънәдәге милли хәрәкәт вәкиле булмадым.

— Ләкин сез барыбер татар кешесе һәм суверенитет алып биргән милли хәрәкәт вәкилләрен беләсез. Татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип игълан итүгә карата фикерегез нинди?

— Әйтәм бит, мондый сорауларны сәясәтчеләргә бирегез. Мин тел-әдәбият тирәсендәге сорауларга гына җавап бирә алам. Бөтен сорауларыгызны берьюлы бер кеше генә җаваплый алмас.

— Тел өлкәсендә бер сорау алайса: хәзер татар әдәбияты буенча фәнни эшләр күп языламы?

— Языла әле. Кызганыч, зур белгечләребез, профессорларыбыз китеп баралар. Соңгы елларда бик күп галимнәребез вафат булды. Өметле яшьләребездән Дания Заһидуллина, Нурфия Йосыпова, Ләйлә Минһаҗева, Әлфәт Закирҗанов, Фәрит Яхиннарны атый алам. Алар да үз шәкертләрен әзерлиләр, диссертация советы эшли. Шуңа языла әле...

— Фоат абый, эх, болай эшлисем калган икән дигән үкенерлек эшләрегез бармы?

Тормышым мәгънәле үтте, мин үкенмим

— Кайда гына эшләсәм дә, һәр эшемне яратып башкардым. Үкенерлек эшләр дә бардыр инде ул, ләкин тормышым мәгънәле үтте, мин үкенмим. Яңадан яшәргә мөмкинлек булган очракта да мин шул ук юлдан барыр идем. Шәхси тормышым да, Аллага шөкер, әйбәт булды, балаларым да – белемле, тәрбиялеләр. Инде оныгым да аспирантура тәмамлады. Аллага шөкер, сау-сәламәтмен. 80 яшькә җитеп шулай йөрү – зур бәхет. Тагын кешегә ни кирәк?

— Хәзерге вакытта сезне борчыган ниндидер мәсьәлә бармы?

— Халкыбызның киләчәген матур һәм бәхетле итеп күрү – бөтен гамем шул. Аннан соң, бик күп еллар дәвамында язармын әле дип калдырып килгән әйберләрем күп җыелды, үземне язуга гына багышлыйсым килә. Бу укытучылыкта эшләвемнең соңгы елыдыр инде.

Фоат Галимуллин

  • Татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы.
  • 1941 елның 21 мартында Кукмара районы Арпаяз авылында дөньяга килә.
  • 1974 елда Казан педагогия институтының тарих-филология бүлеген тәмамлый.
  • 1999-2005 елларда – Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
  • 1999 елдан Татарстанның халык депутаты, 2004 елдан Татарстан республикасының Дәүләт шурасы депутаты итеп сайлана.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG