Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләргә Азатлыктан өч сорау. Беренче өлеш


Сулдан уңга: Ләбиб Лерон, Марат Әмирханов һәм Григорий Эйдинов
Сулдан уңга: Ләбиб Лерон, Марат Әмирханов һәм Григорий Эйдинов

Апрель аенда Тукай премиясенә намзәтләр турында сөйләшү, алар лаекмы-юкмы, дәүләт бүләгенең дәрәҗәсе төшү, ел саен бирергә кирәкме дигән тема тирәсендә бәхәсләр арта. Азатлык исә мәртәбәле премиягә дәгъва кылучыларның һәрберсенә мөһим сораулар биреп, милләт, телгә кагылышлы сорауларга җавап алды.

Казандагы Габдулла Тукай музеенда ел саен Тукай бүләгенә дәгъва итүче намзәтләр белән очрашулар уздырыла. Быел ул 31 мартта үтте. Дәүләт премиясенә тугыз кеше дәгъва итә – язучылар Факил Сафин, Ләбиб Лерон, Марат Әмирханов, Мансур Гыйләҗев, актриса Дания Нуруллина, рәссамнар Мәдияр Хаҗиев, Григорий Эйдинов, Рушан Шәмсетдинов һәм архитектор Фирдәвес Ханов. Очрашуда сигез кеше иде, рәссам Рушан Шәмсетдинов авырып китү сәбәпле килә алмаган. Чара намзәтләрнең тамашачылар сорауларына җавап бирүе, алар белән аралашу форматында узар дип көтелде. Әмма сорау бирүче булмады диярлек, шуңа күрә кунаклар үзләре турында үзләре сөйләгән монологларга кайтып калды. Кемдер иҗаты турында сөйләде, кемдер милләт, татарлык турында сөйләү урынлы дип тапты.

Азатлык исә быелгы намзәтләр белән якынрак таныштырыр өчен һәрберсенә бер үк өч сорау биреп аларның бүгенге көндә актуаль булган хәлләргә карата фикерен сорашырга булды. Намзәтләр күп булганга күрә, без алар белән әңгәмәләрне өч өлешкә бүлеп сезгә тәкъдим итәргә булдык.

Һәрбер намзәткә өч сорау бирелде. Алар болай яңгырый:

  1. Татарстан республикасындагы татар дәүләт теленең торышын ничек бәялисез? Аны үстерү, популярлаштыру өчен дәүләт нишләргә һәм җәмәгатьчелек нинди көч куярга тиеш дип саныйсыз?
  2. Быел Габдулла Тукай тууга 135 ел. Сез аның исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы буларак, сәнгать кешесе буларак та, Тукай никадәр өйрәнелгән дип саныйсыз һәм аның 135 еллыгына нинди эшләр башкарылырга тиеш, сезнеңчә?
  3. Быел Русиядә җанисәп кампаниясе. Русиядә татарларның саны кимемәсен өчен нишләргә кирәк? Уфа татарлары мисалында башкортлаштыру сәясәтенә карашыгыз нинди?
Марат Әмирханов
Марат Әмирханов

Язучы, журналист Марат Әмирханов үзенең "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Ул озак еллар дәвамында "Сөембикә" журналында эшләде, әлеге вакытта пенсиядә.

Дәүләт татар балалар бакчаларын да, мәктәпләрен дә мөмкин кадәр саклап калуга, урысча белем биргән мәктәпләрдә татар сыйныфларын оештыруга көч куярга тиеш

1. Татар теленә карата федераль үзәкнең һөҗүмен күрдек, җәмәгатьчелек, республика җитәкчеләре көрәшеп тә карады. Бүген татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды. Бу басым булды, әмма аның уңай яклары да булды. Халык татар теле өчен үзе дә җаваплы булганын сизде, шуңа да төрлечә көрәшеп карады. Халыкның ихтыяҗларын дәүләт тә күрде, шуңа да, мәсәлән, Татарстан президенты каршында Татар телен үстерү комиссиясе дә булдырылды. Аларның эш планнары да бар. Әмма бу – иҗтимагый башлангыч. Шуңа дәүләт татар балалар бакчаларын да, мәктәпләрен дә мөмкин кадәр саклап калуга, урысча белем биргән мәктәпләрдә татар сыйныфларын оештыруга көч куярга тиеш. Бу – аларның бурычы. Шул ук вакытта югары уку йортыларында татарча белем бирүне , татар белгечләрен әзерләүне оештырырга тиешлеләр. Татар теле ул фән, техника, бизнес, спорт, яшьләр теле булырга тиеш, татар теле укучытучысы яки әби-бабай белән аралашу теле генә түгел. Дәрәҗәне, максатны төшерергә ярамый. Ә кешеләрнең бурычы – өйдә татарча аралашу, телгә мәхәббәт уяту, балаларны татар бакчаларына, мәктәпләренә бирү. Ерак икән мәктәп, үз янында ачтыруны таләп итү кирәк.

Тукайның яшәеше, тормышында серләр шулкадәр күп, без аны шәхес буларак белмибез

2. Габдулла Тукай әсәрләре җентекле өйрәнелгән дип саныйм. Саллы фәнни хезмәтләр белән мактана алабыз. Әмма Тукайның яшәеше, тормышында серләр шулкадәр күп, без аны шәхес буларак белмибез. Әнисе турында өзек-өзек кенә беләбез, мисал өчен. Аның нәселе дә өйрәнелергә тиеш. Тукайның төгәл туган урыны да билгесез, төрле вариантлар әйтелә һаман да. Яки бер мисал: Тукай авырып ятканда гонорарын, ә ул 5 мең сум акча була, бер шәкерткә бирүне васыять итеп калдыра. Кемгә бирә ул, биреләме ул? Аның апасы Газизә ул акчаны юллап карый, аның бер өлеше безгә тиешле дип тә әйтә, әмма ул акчаның эзе югала. Менә шундый фактлар бик күп, өйрәнелеп кешеләргә чыгарылырга тиеш алар.

Авылыбызга башкортлар нигез салган дигән версия бар, әмма анда гомер буена татарлар яшәгән

3. Мин үзем Актаныш районында туган. Без үскәндә татар, башкорт дип бүлгәләү юк иде. Административ бүленешкә дә игътибар итүче юк иде. Авылыбызга башкортлар нигез салган дигән версия бар, әмма анда гомер буена татарлар яшәгән. Типтәрләр җир сатып алган да, шунда яшәп үрчи башлаганнар. Бу кешеләр бүген барысы да үзен татар дип саный. Үзаңы шулай формалашкан, татарлыкка инанганнар. Телләре дә татар. Аларны сез – башкорт дип үгетләү нәрсәгә кирәк? Татар белән башкортны чәкәләштерү сәясәтендә ахыр чиктә урыс булмаган милләтләр зыян күрә.

Ләбиб Лерон
Ләбиб Лерон

"Безнең мирас" журналы мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон премиягә "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" китаплары өчен Тукай бүләгенә лаек дип санала. Очрашуда ул күбрәк татарлык турында сөйләде, милли кием милләтне саклый дип сөйләде.

1. Татар гаиләсендә татар теле дәүләт теле булсын. Өч оныгым да татарча сөйләшә, әмма моңа ирешү ничек авыр булганын без үзебез генә беләбез. Нурихан оныгым да урысчага күчәргә генә тора иде. Әгәр дә авыр, баланы интектермик дип кызгансак, кул селтәсәк, татарчасы югалыр иде. Әлбәттә, тырышлык, көч, хәйлә кирәк. Оныкларым безгә килгәч алар үлән белән тутырылган мендәргә баса да "Бабай белән әби өендә урыс сүзләрен кыстырмыйча туган телдә сөйләшәбез" дигән сүзләр белән бусагадан уза. Ул ритуалны ярата алар, шуннан соң үзләрен контрольдә тоталар.

Дәүләттән җаваплылык төшәргә тиеш түгел, мәктәп – татар теле мохите ул

Дәүләттән җаваплылык төшәргә тиеш түгел, мәктәп – татар теле мохите ул. Шуны булдырмасак, кайда сөйләшсен татарча бала? Соңгы вакытта татар теле дәресләрендә өй эшен таләп итмиләр дип ишетәм. Бу – урыс теле, математика рәтендә торган фән. Ничек таләп итмәскә дә, билге дә куймаска була? Бала аның башкалардан ким булмаган дәрес икәнен аңларга тиеш. Дәүләт татар теле укытучыларына игътибарны арттырырга тиеш. Алар ничектер үпкәләп калды. Квалификацияләрен күтәрүдә булышырга кирәк, укытуның яңа ысулларын үзләштерүнең юлларын күрсәтергә, өйрәтергә кирәк. Уку-укыту әсбаплары заманча һәм төрле булырга тиеш. Бүген бер китап белән генә баланы дәрестә игътибарын җәлеп итү авыр, укытучының кул астында төрле кызыклы татарча мультфильмнар да, кинолар да, компьютер уеннары да булырга тиеш. Бу – дәүләт башкарырга тиеш эшләр.

"Тукай" исемле кәнфитләргә кадәр җитештереп булыр иде

2. "Шүрәлияда" исемле китап чыгару – хыялым. Монда Шүрәлегә бәйле барлык сәнгать әсәрләре керә, кайсы халыкта тагын бар мондый персонаж - барысын да тупларга кирәк дип саныйм. Бу татар дөньясының бер чагылышы булыр иде. Быел өлгереп булмый, 140 еллыгына өлгертәсе иде. Тукайны өйрәнүдә, пополярлаштыруда системлык юк. Тукай үзәге кебек оешма да булса, эзлеклелек булыр иде. Монда бит компьютер уеннрыннан алып "Тукай" исемле кәнфитләргә кадәр җитештереп булыр иде.

Уфа татарларының саны кимесә, кем җавап тотачак?

3. Татарның саны Идел-Урал төбәгендә сакланып калуы мөһим, аларның татар телле булып саклануы кирәк. Башкортстандагы барган сәясәтне күзәтәм. Бик оста эш итәләр, Башкортстанның татар җырчыларын еллар дәвамында күрмәмәшкә салыштылар, ә быел аларга исемнәр бирәләр, мәсәлән, Фән Вәлиәхмәтов, Әнвәр Нургалиев. Башкорстан этномиссионерлары да авылдан авылга йөри: Татарстанда, Барда да, Чиләбедә, Себердә эш итә, китапларын да тарата. Татарстан ул яктан тел яшерә, нидер көтә, әдәплелек саклый. Татар милләтенең үсеш стратегиясе бар дигәннәр иде бит, кайда соң ул? Менә хәзер кирәк ул. Уфа татарларының саны кимесә, кем җавап тотачак? Конгрессмы, Татарстан дәүләтеме?

Григорий Эйдинов
Григорий Эйдинов

Григорий Эйдинов – намзәтләр арасында быел бердәнбер урыс кешесе. Очрашуда да ул урысча чыгыш ясады һәм комиссиягә быел лауреатларны сайлап алу бик авыр булачак дип билгеләде. Ул Казанда туган, гомер буена рәсем, графика сәнгате белән эш итә, укучыларын рәсем серләренә өйрәтә. Эйдинов Тукай премиясенә Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен тәкъдим ителә.

Татарстанда яшәүче һәр кеше татар телен ипи-тозлык булса да белергә тиеш

1. Татар теле торышының төрле чакларын күрдем, чагыштыра алам. Соңгы елларда, мәсәлән, Казанда урамда татарча сөйләшүчеләр артты һәм алар яшьләр. Әлбәттә, мәктәпләрдәге татар теле белән булган хәлләр күңелсез. Кешеләр басым тойган саен каршылык күрсәтү арта. Мин Татарстанда яшәүче һәр кеше татар телен ипи-тозлык булса да белергә тиеш дип саныйм. Бу хакта оныкларыма да әйтәм, балаларым да минем белән килешә. Телне үзләштерү өчен мохит кирәк. Казанда татар телен онытмас өчен, мин аны аңлыйм, Камал театрына йөрим. Әмма мондый үзәкләр, учаклар күбрәк булырга тиеш.

Яшьләргә аны таныту эше җитми

2. Тукайга багышланган китапларны бизәү эшен күп башкардым. Тукай миңа авыр тормыш узып, талантын югалтмыйча, югары дәрәҗәдәге интеллектлы шәхескә әверелүе белән кадерле. Үрнәк шәхес ул. Аның әсәрләре басылып тора, һәйкәлләре дә ачыла, әмма яшьләргә аны таныту эше җитми. Мәктәптә, университетларда өйрәнелә Тукай, әмма ул китап шәхесе генә булып кала. Аны җанландыру кирәк. Мәсәлән, балалар, яшүсмерләр егылып китеп комикслар укый, карый. Тукайның тормышы да экшн жанры бит. Аны шулкадәр мавыктыргыч итеп яшьләргә тәкъдим итеп булыр иде. Мультфильмнар да кызык булыр иде.

Кем үзен ничек хис итүендә башкаларның эше булырга тиеш түгел

3. Мин административ көч куллану яклы түгел. Милләт төшенчәсе бик нечкә, басым ясау куркыныч. Татар икән кеше, аны башкорт итеп язарга ярамый. Кеше үзен башкорт булып саный икән, бу – аның хокукы. Кем үзен ничек хис итүендә башкаларның эше булырга тиеш түгел. Мәкерле пропаганда алып бару, астыртын эш итү XXI гасыр кешеләренә килешми.

Тукай бүләген дәгъвалаучыларның Азатлык сорауларына җаваплары белән таныштыруны алдагы язмаларыбызда дәвам итәрбез.

2021 елда Тукай бүләгенә намзәтләр:

  • Факил Сафин – "Саташып аткаң таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен;
  • Лемон Леронов (Ләбиб Лерон) – "Кояшны кочкан малай", Җил көймәсе", "Әкиятче малай" балалар китаплары өчен;
  • Марат Әмирханов – "Казан-йорт", "Олуг Мөхәммәд", "Бибимәмдүдә абыстай" тарихи романнары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – Татарстан республикасының милли мәдәниятенә, аерым алганда театр һәм кино өлкәсендә күп еллар дәвамында керткән өлеше һәм "Микулай" пьесасы өчен;
  • Дания Нуруллина – татар театр сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм татар театры эволюциясендә этаплар булырлык сәхнә образлары тудырган өчен;
  • Мәдияр Хаҗиев – "Мелодии родного края" картиналары сериясе иҗат иткән өчен (44 картина);
  • Фирдәвес Ханов – күпъеллык, уңышлы иҗади хезмәте һәм Татарстан республикасының милли архитектурасына керткән зур өлеше өчен (Җәмигъ мәчете, Тукай паркы, Красный Ключ һәм башка эшләре);
  • Григорий Эйдинов – Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен;
  • Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.

2020 елда Тукай бүләген алучылар:

  • Лирон Хәмидуллин — "Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Офыктагы аҗаган" китаплары өчен;
  • Идрис Газиев — татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы өчен;
  • Юрий Александров, Гөлнара Гатина, Виктор Герасименко, Ринат Салаватов — Резеда Ахиярованың "Сөембикә" операсын сәхнәләштерү өчен;
  • Денис Осокин — Ноябрьдән мартка кадәр бакча карачкылары" ("Огородные пугала с ноября по март") әсәрләре өчен.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

тавыш бирү

2022 елда Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сораштыру ябылган

XS
SM
MD
LG