Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә намзәтләр татар телен ничек яклады?


Казанда Тукай бәйрәме (архив фотосы)

Тукай бүләге быел кемгә эләгер? Ел саен апрель аенда бу хакта бәхәсләшү, кем лаек та, кем юк дип тартышу, премиянең дәрәҗәсе төште, әллә бирми калыйкмы дигән фикер алышулар күп була. Шундый бәхәсләр барган арада Азатлык намзәтләргә өч сорау белән мөрәҗәгать итте.

26 апрель Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләре игълан ителәчәк. Быел намзәтләр ике дистәгә якын, араларында шагыйрь-язучылар, сынчылар, театр әһелләре, иҗади берләшмәләр дә бар. Азатлык тантанага кадәр намзәтләргә өч сорау бирде. Һәрберсенең җаваплары кызыклы, мөһим дип санап сезгә тәкъдим итәбез. Быел намзәтләр күп, шуңа күрә без алар белән әңгәмәне икегә бүлеп бирергә булдык. Бүген – беренче бүлек.

Сораулар мондый:

1. 2017 елда татар теленә карата федераль үзәктән һөҗүм башланды. Моңа кадәр барлык мәктәп укучыларына да мәҗбүри булган татар теле гариза язып укуга калдырылды, татар телен дәүләт теле буларак укыту туктылды. Сез татар дәүләт телен яклап ниләр эшләдегез?

2. Әгәр сез президент булсагыз, ниләр үзгәртер идегез?

3. Тукай бүләгенә сезне лаек дип тапсалар, аны ничек кулланыр идегез?

Элмира Шәрифуллина, шагыйрә:

Элмира Шәрифуллина
Элмира Шәрифуллина

1. Тел мәсьәләсе әле генә калкып чыккан мәсьәлә түгел. Бу – күптән сузылып килгән проблемнарның берсе. Татар теле факультатив булган чакларны яхшы хәтерлим, мин үзем дә татар теле укытучысы бит. Мөгаллимнәрнең никадәр авыр хәлдә калулары, балаларның татар телен яратмаулары, өнәп бетермәүләре турында йөзгә бәреп әйтүләре әле дә күз алдында. Күп укытучы эштән китәргә мәҗбүр иде, базарга чыгып басучылар да булды. Фидакарьләр исә үзләре өчен газаплы тормыш сайлады, тел, милләт хакына эшләп калды. Татар телен физкультура, хезмәт дәресләре белән беррәттән соңгы дәресләр итеп куялар, ә укытучы балаларны шул дәресләрдән алып татар теленә җыя иде. Балаларның "Мин татар түгел, татар буласым килми" дигәнен дә ишетергә туры килде. Менә тагын телгә карата тискәре хисләр уяткан вазгыятькә китереп терәделәр.

Минем дә, башкаларның да йөрәге түзмәде, шигырьләр яздык, матбугатта карашабызны белгерттек

2017 елда телгә карата һөҗүм бигрәк тә авыр кабул ителде. Көтелмәгән иде, йөрәк сыкрады. Мин мәктәпләргә күп йөрим, балалар, ата-аналар белән очрашам. Иң беренче басым ясап әйтә торган сүзем – туган телне үстерү. Ана телен балаларыбыз белергә тиеш дип сөйлим, аңлатам. Бу кешенең зыялылыгын белгертә торган күрсәткеч дигәнне җиткерәм. Шагыйрьнең төп коралы – сүз. Авыр вакытларда шагыйрь каләме белән чәчрәп чыгарга тиеш. Минем дә, башкаларның да йөрәге түзмәде, шигырьләр яздык, матбугатта карашабызны белгерттек.

2. Мин – гади укытучы, шагыйрә, әни. Президент вазифасы минем җилкәмә төшмәгәнгә шөкердер, бәлки. Үзем булып каласым килә. Президент булсам, җәмгыятьтә, гаиләләрдә тәртип урнаштыру эшен башкарыр идем. Әхлак мәсьәләсен беренче чиратка куяр идем. Телгә, милләткә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уята торган чаралар күп кирәк. Шулай ук мин көчле татар мәктәпләрен оештырыр идем.

3. Бирелә калса, кайда ничек тотарга икәнен уйлап бетерермен. Әле аның хакында фикер йөрткәнем булмады.

Рифат Фәттахов, Ваһапов исемендәге җыр фестивале мөдире:

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

1. Сәясәт – ул мөмкинлекләрне куллана белү сәнгате. Җитәкчеләр, сәясәтчеләр кулдан килгәнне эшләгәннәрдер дип уйлыйм. Бүгенге авыр вазгыятьттә милләт буларак сакланып калу юлларының берсе – милли сәнгать, моңыбыз. Илһам Шакиров та "Татарны ике фактор саклады: берсе – дин, икечесе – моң дия", иде. Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале бу өлкәдә үз өлешен кертә дип саныйм. Киләчәктә эшне тагын да киңәйтеп моны үзебезнең мәдәниятне, милләтебезне саклап калуның бер формасы була ала дип уйлыйм. Бүгенге тел сәясәте вакытында безнең эшнең әһәмияте тагын да артты. Бер генә мисал. Фестиваль кысаларында ике елга бер яшь башкаручыларның бәйгесе уза. Катнашучылар саны ел саен арта, гәрчә аның шартлары кырыс, бу – профессиональ конкурс. Яшьләр милли классиканы, халык җырларын байрак итеп күтәрә икән, тормышларына татар моңына, профессиональ сәнгатенә багышларга тели икән, без көрәшне дәвам итә алабыз. Мәдәният – көчле корал.

2. Милли мәдәният өлкәсендә иң зур җитешсезлегебез – татар музыкаль театрының булмавы. Аны ачмаска кушып Мәскәү яныйдыр дип уйламыйм. Күпме талантлы җырчылар, югары сәнгать дәрәҗәсендә эшләүче яшьләребез урамда эт типкесендә йөри. Милли мирасыбыз булган музыкаль әсәрләр киштәләрдә тузан җыеп ята. Яшь композиторлар үз сәләтләрен куллана алмый йөри, чөнки стимул юк. Мәскәүне сүгәбез, әмма үзебез кулдан килгәнне эшләмибез.

Татар да үз милли университында белем алырга хаклы

Икенче зур мәсьәлә – Милли университетның булмавы. Эстония зыялылары белән аралашам, алардан еш кына эстон милләтен Тарту шәһәрендәге Милли университет саклап калды дигән сүзләрне ишетәм. Татар да үз милли университында белем алырга хаклы. Бу ашыгыч төстә башкарылырга тиеш. Моны татар теле укытучыларын әзерләүче уку йорты дип күз алдына китерергә кирәкми, биредә татарның милли элитасы тәрбияләнеп чыгарга тиеш.

3. Тумаган тайның билен сындырмыйк. Бу турыда әйтү әле иртәрәк.

Әхәт Гаффар, язучы, шагыйрь:

Әхәт Гаффар
Әхәт Гаффар

1. Татар теле кысрыклап чыгарылды, әмма, минемчә, бу вакытлыча вазгыять. Татар телен җиңел генә юкка чыгарып булмый, хәлләр үзгәрә ул. Мин моны мәктәптәге очрашуларда һәрдаим әйтеп, аңлатып киләм. Ничек укыттык, шулай эшне дәвам итик. Татар теле мәктәпләрдә артык кашык була башлаганда төрлечә көрәштек. Язучылар дистәләгән ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, барысында да минем имза тора. Дөрес, урам җыеннарына ук чыкмадым, әмма мәкаләләр яздым.

Мәктәпләр, хастаханәләр санын киметү урынына аларны арттырыр идем

2. Президент булудан Аллам сакласын! Ул бит азат кеше түгел, үз тормышы белән яшәми. Әмма аның урынында булсам, беренче чиратта илдәге икътисади хәлне яхшыртуга бөтен көчне салыр идем. Халык авыр яши, рухи ягы да аксый. Бер уйласаң, тук заманда яшибез, әмма ятим балалар проблемасы бар. Әти-әниләр дә бакчага балаларын урнаштыра алмыйча интизар була. Дәүләтнең беренче бурычы – кешене, балаларны кайгырту. Мәктәпләр, хастаханәләр санын киметү урынына аларны арттырыр идем. Сыйфатлы белем учакларында белем эстәү һәркемгә тәтергә тиеш. Русиянең федератив дәүләт икәнен исәпкә алганда, милли республикаларга сәясәт мәйданында иркен хәрәкәт итү мөһим.

3. Шигырь, поэмалар китабымны бастырыр идем. Күптәнге хыялым – шул. Якыннарым, туганнарым да бар, аларга да өлеш чыгар иде. Мохтаҗлар бар икән, кулымнан килгәнче ярдәм итәр идем.

Туфан Имаметдинов, режиссер, "Әлиф" берләшмәсе вәкиле:

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

1. Бу вакыйгалар башланыр алдыннан "И, Туган тел" дигән социаль клип чыгарган идек. Әле мәктәпләрдә тел мәҗбүри укытыла, бернинди дә куркыныч янамый кебек... Мин Чаллының 52 санлы мәктәбендә татарча белем алдым, әмма соңыннан барлык фәннәр урысчага күчүе ачыкланды. Тетрәндем. Минем мәктәптә хәлләр мөшкел булса, бер хәл, әмма казына торгач республиканың татар мәктәпләренең 70 проценты урысча укуга күчкәне ачыкланды. Клип шушы хәлләргә ризасызлыгымны белдерү иде. Берничә елдан соң татар теленә күчәчәкләр дип әйтүчеләр булды, юкка чыгардым бу клипны дип уйлап та йөрдем. Әмма әнә ничек килеп чыкты бит...

"Әлиф" спектакле 2017 елның җәендә чыкты, ә көз инде мәктәпләрдә проктуратура тикшерүләре башланды. "Туган тел" җыры гимнга әйләнде, тамашачылар торып басып җырлады. Тукай шигырьләренә перфоманс ясалды, "Шамаил", "Әллүки" иҗат ителде. Болар барысы да телне яклап чыгарылган проектлар.

Илдә социаль, икътисади мәсьәләләр беренче чиратта хәл ителергә тиеш

2. Моны күз алдына да китерәсем килми. Үз өстемә аның функцияләрен аласым да килми. Әмма илдә социаль, икътисади мәсьәләләр беренче чиратта хәл ителергә тиеш. Мәдәнияткә килгәндә, алга таба барабыз кебек, әмма без дөньядан барыбер артта калабыз. Яшьләргә хәзерге театр сәнгате ошамый, яңа трендлар кирәк. Иҗат иреклеге дә кысыла, бу бик авыр мәсьәлә. Әмма, аңа карамастан, мин эшләвемне дәвам итәм.

3. Бирсәләр, уйлашырбыз әле, ничек бүлешәчәкбез дигән сүз чыкканы булмады. Бу – буш сөйләшү. Бирсәләр, акчаның урыны тиз табылыр.

Тәлгать Галиуллин, язучы, әдәбият галиме:

Тәлгать Галиуллин
Тәлгать Галиуллин

1. Һәр телнең дәрәҗәсе аның дәүләте булуга бәйле. Дәүләтсез телләр озак яшәми. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә күп нәрсә хәл ителергә тиеш. Әгәр безгә телне саклауда дәүләт күрсәтмә биреп, ярдәм итеп, шулай эшләгез дисә, без язучылар да, галимнәр дә һәрвакыт хөкүмәтне якларга да, күтәрергә дә әзер. Президент Рөстәм Миңнехановның Уфада "Татар телен белергә кирәк, без – Русиядә икенче милләт" дигән сүзләре истә калды. Шундыйрак чыгышлар булса, Русиядә төбәкләр берләшеп Мәскәүгә мөрәҗәгать итсәләр, таләп итсәләр, вазгыятьне, бәлки, үзгәртеп тә булыр иде. Бу юнәлештә бернәрсә эшләмәдек, Мәскәүгә "баш өсте" дип яшәүне дәвам иттек. Икенчедән, күп нәрсә мәктәләрнең мөдирләреннән тора. Казанда урыс милләтле бер кеше мәктәбендә татар телен шул килеш калдырды (сүз "СоЛНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков турында - ред). Ә безнең татар мөдирләр тоттылар да, татар телен кистеләр дә куйдылар. Һәр мәктәпкә Мәскәү килеп тикшереп йөрми. Дөрес, прокуратура бер котырып алды инде, ул өстән кушканны арттырып үтәде.

Һәр районда яхшы, элита өчен дип аталырлык мәктәпләр ачарга теләгән идек, ләкин безгә ата-аналар риза түгел диделәр. Башта ул мәктәпләрне ачарга, иң матур биналар бирергә, яхшы хезмәт хакы күрсәтергә, балаларга уку йортларына керергә ярдәм итәргә кирәк. Моңа беркем каршы булмас иде.

Татар кинематографын үстерүгә игътибар бирер идем

2. Мин карт кеше инде, бу хакта уйлаганым да юк. Әлбәттә, беренче чиратта, татар теле өчен бөтен көчемне бирер идем. Татар кинематографын үстерүгә игътибар бирер идем. Тарихи фильмнар юк, югыйсә тарихи романнарыбыз бар, аларны фильм итеп төшерергә уйлаучылар юк.

3. Ярты гомерем Тукай иҗатын өйрәнү белән узды, әмма Тукай бүләген алу үзмаксат түгел. Бүләкне алу кешегә өстәмә бурычлар да йөкли. Элек ничек яшәгән булсам, шулай яшәячәкмен. Дөньядагы башка премияләр белән чагыштырганда, аның акчалата күләме әллә ни зур түгел бит. Русиядә әдәби премияләр җидешәр миллион сумга җитә. Тукай бүләгенең акчалата өлеше яңадан каралырга тиеш дип әйткәнем дә бар, Тукайның дәрәҗәсе шул бәя генә тормый. Әлегә аның акчасыннан бигрәк исеме генә әһәмиятле. Соңгы арада бу бүләкне Тукай иҗатын өйрәнүчеләргә, аның белән бәйле кешеләргә генә бирү фикерен дә күтәреп чыктылар. Моның белән килешәм.

Люция Хәмитова, Камал театры артисты:

Люция Хәмитова
Люция Хәмитова

1. Телгә игътибарны элегрәк бирергә кирәк иде. Шушы игътибарсызлык аяныч нәтиҗәләгә китергәндер. Телне пропагандаламадык. Шулай да татар телле мохит бар әле. Театрлар бар, язучылар язып тора. "Калеб" оешмасы зур эш башкара, алдынгы фикерле иҗатчылар барлыкка килә. Тел менә шушылар аша популярлаша. Әлбәттә инде, гаиләдә дә балаларны татарча тәрбияләү кирәк.

Әби-бабайларның мохтаҗлыгын, кибетләрдә тиеннәр санап торуларын күреп йөрәгем әрни

2. Әби-бабайларның мохтаҗлыгын, кибетләрдә тиеннәр санап торуларын күреп йөрәгем әрни. Иң беренче чиратта, аларның тормышын яхшырту турында уйлар идем. Гомерләре буена көч түккән олы буын кешеләр мескен хәлдә булырга тиеш түгел. Калганы, Аллага шөкер, акрынлап бара инде.

3. Тукай бүләге намзәте булу да – җиңү. Чөнки Тукай – татарның иманы. Безне шулай күреп, Тукай исеменә тәкъдим итүләре үзе – дәрәҗә. Минем өчен шәхсән бу – иң зур бүләк. Атказанган исеме дә, халык артисты исеме ә түгел, ә Тукай бүләге. Мин аның акчасы күпvе икәнен дә белмим, без театрдан өч кеше тәкъдим ителдек, бүлгәч, күп тә калмыйдыр. Ул турыда уйлаган да юк. Иң элек бер өлешен сәдака итеп бирер идем, мәчеткә керер идем.

Әнвәр Шәрәфиев, композитор:

Әнвәр Шәрәфиев
Әнвәр Шәрәфиев

1. Мин композитор буларак гомерем буе татар теленә ярдәм итү өчен эшләдем. Татар балаларына, татар аудиториясенә, татар җырчыларына, татар музыкантларына яздым. Музыкантлар үз эшеннән башка артыгын нәрсә эшли алсыннар инде? Үз эшен яхшы белергә тиешләр. Мин музыканы татарның икенче теле дип саныйм. Гәрчә безнең заман композиторлары музыканың милләте булырга мөмкин түгел дип әйтсә дә, мин музыканың милләте бар дип саныйм.

Мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерү – упкынга бару. Шуңа каршы торырлык юлларыбызны таба алмасак, тел үләчәк. Мәктәпләрдә татар теле урыс теле белән бертигез дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Тырышып-тырышып та барып чыкмый икән, безнең халыкка үзенә чип-чиста татар мәктәпләре ачу кирәк. Һәрбер район саен татарча гына укый торган бер генә булса да мәктәп булдыру мөһим. Татарлар укыган җирдә бер-ике урыс баласы булса, сөйләшү үзеннән-үзе урысчага күчә, саф татарлар өчен булсын ул.

Үзебезнең укыту системының махсус програмын булдырыр идем

2. Мәктәпләргә әһәмият бирер идем, үзебезнең укыту системының махсус програмын булдырыр идем. Русия Конституциясе үтәлми бит. Президент булсам, ул сорауны Мәскәү алдында күтәреп чыгар идем. Конституциядә халыкларга тигез хокуклар дип язылган, ә 309-нчы канун нигезендә милли компонентларны бетерделәр һәм милли телләрне кысу шуннан дәвам итте. Әгәр инде барып чыкмый икән, безнең бит халыкара мәхкәмәләр бар. Нигә шундый әһәмиятле мәсьәләне халыкара мәхкәмәләр аша хәл итмәскә? Бу бит халыкның язмышы дигән сүз. Халык белән бергә Дәүләт шурасы белән бергәләп шул мәсьәләне карар идем.

3. Хатыным авырый, балаларымның торак шартлары начар. Беренче чиратта аларга ярдәм итәр идем. Танышлар арасында да мохтаҗлар бар. Алар турында да уйлар идем. Аны әле ныклап уйлап бетергәнем юк.

фикерләр (26)

ТАВЫШ БИРҮ

Тукай бүләгенә кем лаек?

Һәр санактан бер генә тавыш биреп була

Бу сорашу ябылган

XS
SM
MD
LG