Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Шмаков: "Ташла бу мәхкәмә эшләрен дигән түрәләр булды"


Павел Шмаков мәктәпнең яңа бинасында

"СOлНЦе" мәктәбенең яңа бинасы 1 июнь ачылырга тиеш. Төзелеш эшләре тәмамланып килә. Татарстан мәктәпләрендә татар теле дәүләт теле буларак укытылырга тиеш дип көрәшкән мөдир Павел Шмаков мәктәптә ни булачагы турында сөйләде, яңа бина белән таныштырды.

"СOлНЦе" мәктәбе ел башында ук ачылырга тиеш иде, әмма ул кичектерелде. Мәктәп мөдире Павел Шмаков Азатлыкка монда сәясәт эзлисе түгел, түрәләр, киресенчә, матуррак төзергә, тирә-ягын югары дәрәҗәдә оештырырга кирәклеге белән аңлатканын әйтте.

"Башта 15 млн сум акча бүленде, анысы капиталь ремонт өчен иде. Бу 2013 ел иде. Әмма анда да акча җитмәде. Тагын бер елдан соң тагын бер капиталь ремонт булды. Аннары Татарстан президенты 2017 елда мәктәп салырга дигән фәрманны имзалды. Без бу бинаны чынында җиде ел көттек. Бөтен нәрсә акчага килеп төртелә. Акча бүленде, төзелеш башланды. Әмма шәһәр уртасында урта куллы бина килеп чыгамы инде дигән сорау туды.

Яңа бина искесенә терәлеп тора
Яңа бина искесенә терәлеп тора

Казан башлыгы Илсур Метшин белән сөйләштек, шәп мәктәп бит, нәтиҗәле эшлибез, шуңа ул Татарстан президентыннан яхшы отделка сорарга вәгъдә итте. Ягъни асфальт кына булмый, таш салыначак, бинаның да эчендә арзанлы җиһазлар урынына сыйфатлылары урнаштырылачак. Түрәләр шулай дигәндә мин каршы килмәдем, бик хуш! Энәсенә кадәр матур ясыйбыз диләр икән, без ачылышны көтәргә дә мөмкин дип килештек. Һәм бу чыннан да вакыт таләп итә. Әмма барысы да яхшы барса, балаларны яклау көнендә йорт туен уздырырбыз дип ниятлибез", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Павел Шмаков: "Ташла бу мәхкәмә эшләрен дигән түрәләр булды"
please wait

No media source currently available

0:00 0:17:18 0:00

Яңа бина искесенә терәлеп тора. Бер бинадан икенчесенә үтеп йөрерлек итеп ясала. Яңа бина дүрт катлы, мәйданы – 2 мең дүрткел метр. Төзелеш 172 млн сумга төшкән. Сүз уңаеннан, мәктәп милеге итеп аның 600 дүрткел мәйданлы иске бина да, интернат вазифасын үтәүче бина да кала. Павел Шмаков әйтүенчә, яңа бинаны алар җиде ел көткән. Яңа бинада балалар да, укытучылар да хыялланган махсуслаштырылган физика, химия кабинетлары, иркен актлар залы һәм ашханә булачак. Әлеге мәктәп бинасында боларның берсе дә юк.

"Зур залда мәктәп җыелышларын да уздырырга ниятлибез. Кечкенә, күчереп йөртерлек бер сәхнә булачак. Ул спортзал максатында да кулланылачак. Туп белән шөгыльләнеп булмас, әмма гимнастика, йога өчен менә дигән! Кабинетлар өчен җиһазлар инде сатып алынды, бина әзер булгач, барысы урнаштырылачак.

Бер бинадан икенчесенә үтеп йөрерлек итеп ясала
Бер бинадан икенчесенә үтеп йөрерлек итеп ясала

Миңа төзелеш ничек барганы ошый. Зур тәрәзәләр һәм алар күп, бөтен шәһәр күренә! Минем аерым кабинет юк иде, монда бар, әмма берүзем генә анда утыру килешмәс. Аерым инглиз, урыс һәм татар теле кабинетлары булачак. Ниһаять! Моңа кадәр кайда буш, шунда укыта идек. Татар теле кабинетын да матур итеп бизәрбез, ул да тиешлечә җиһазландырылачак.

Әмма бинаның иң матур һәм кызыклы урыны – ул түбәдәге терраса. Бөтен балалар түбәгә менәргә ярата. Бөтенесе дә шуны көтә. Романтика! Менә бездә дә шундый урын булачак. Мәктәпнең ишегалды юк диярлек, балаларга урамга чыгып һава суларга мөмкинлек булачак", дип сөйләде Павел Шмаков.

Бинаның иң кызыклы урыны – түбәдәге терраса
Бинаның иң кызыклы урыны – түбәдәге терраса

Мәктәпнең яңа бинасы 150 балага тәгаенләнгән. Балалар бер сменада укыячак. Искесендә дә шул тирә бала укый. Павел Шмакков "без канунны бозабыз, әмма барыбер укытабыз. Теләүчеләр күп. Сыймый башласак, тагын бер бина төзергә туры киләчәк”, ди.

—​ Төзелештә иганәчеләр булыштымы?

— Юк, тулысынча хөкүмәт биргән акчага төзелде. Без бу очракта Татарстан президентына рәхмәтле. Иганәчеләр акчасы юк. Бездә бай кешеләрне яратмыйлар, алар да мәктәпләр төзергә атлыгып тормый.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

—​ Сез бит мәхкәмәләшеп йөрисез. Барысы да күнде, башын иде, әмма сез татар теле, кеше хокуклары дип мәхкәмә бусагаларын таптауны дәвам итәсез. Түрәләрнең күңеленә бу хуш килмидер. Җитте, алайса төзелеш тукталачак, дип кисәткәннәре булдымы?

— Бу татар теле мәсьәләсе түгел, ә кеше хокукары. Татар теле укытучыларын ел уратасында куып чыгарырга тиеш идем, бу – кешене мыскыл итү. Минем әбием, әнием укытучылар. Балалар укытучыларның урамга чыгарып җибәрелүен күрүләрен тәләмәдем. Болай да аларның дәрәҗәсе төште, монда хакимият тә гаепле. Мин аларның тегермәненә су коярга теләмәдем. Милли мәсьәләрне кирза итекләре белән эш итмиләр.

Монда яшибез икән, күршеңнең телен, дәүләт телен өйрәнмәү, укымау мөмкин түгел

Миңа нәрсәгә үпкәләргә? Мин урамга шигарләр тотып чыкмадым, балалар белән ачлык тотмадык, беркемгә дә байкот игълан итмәдек. Цивиль кешеләр буларак мәсьәләне хәл итәргә теләдек. Башта бер мәхкәмәгә мөрәҗәгать иттек, аннары икенчесенә, әле Русиянең Югары мәхкәмәсендә хокукларны яклыйбыз. Ярар, туган телләрне гариза белән генә укытырга кирәклеге әйтелде, канун чыкты. Әмма дәүләт теле дә бар бит. Ничек аны укыту, нинди күләмдә – менә бу мәсьәләне уйларга нигез бар. Минемчә, милли республикаларның дәүләт телләре укытылуы кирәк. Бу мәҗбүри булырга тиеш. Монда яшибез икән, күршеңнең телен, дәүләт телен өйрәнмәү, укымау мөмкин түгел. Куркырга кирәкми. Кешеләр өркетелеп беткән. Намус белән килешеп яшәргә кирәк.

"СOлНЦе" мәктәбе
"СOлНЦе" мәктәбе

—​ Шулай да тынычланырга киңәш итүчеләр булдымы?

Без үз мисалыбызда татар телен саклап калырга булганын исбатлый алдык

— Булды, әмма исемнәрен атамыйм. Бер дәрәҗәле җитәкче миңа: "Татар буларак, гамәлегезне хуплыйм, әмма җитәкче буларак буш эш белән йөрисез”, дип әйтте. Әмма без үз мисалыбызда татар телен саклап калырга мөмкин икәнен дә, прокуратура тикшеренүләре аркасында “татар теле кирәкми” дигән шаукымга бирелгән балаларны да, аларның ата-аналарын да татар телен өйрәнергә кирәк, бу өстәмә белем фикерен сеңдерә, дип исбатлый алдык. Татар теленә йөрмим дип чыгып киткән балалар кире дәресләргә кереп утырды. Балаларга ошый икән, бала бәхетле икән, нинди ата-ана моңа каршы төшсен? Балалар бик теләп инглиз телен дә, татар телен дә укый.

—​ Алайса сорауны башкача бирик. Сез бу мәктәп бинасын озак көттегез. Җитәкчелек татар телен яклауны туктат, алайса төзелеш булмаячак дип шарт куйса, нишләр идегез?

— Минем өчен вөҗдан беренче урында. Башкача яши алмыйм. Мин ничек дөрес, шулай яшәргә күнеккән. Үз балаларыма, әниемә, укучыларыма карарга оят булмавы мөһим. Мин татар теленең кыскартылуы, татар укытучылары мыскыл ителүен дөрес түгел дип саныйм.

"СOлНЦе" мәктәбе
"СOлНЦе" мәктәбе

Мине хуплаучылар аз булды. 2013 елда "СOлНЦе" мәктәбе тирәсендә низаг чыкты, балалар, ата-аналар мине яклады, мәктәпне саклап калды, хатлар язылды, мөрәҗәгатьләр белән чыктылар. Кешеләр дәррәү эш итсә, аларны җиңеп булмый.

—​ Туган телләр белән мәсьәлә хәл ителде. Әле сез мәктәп балалары дәүләт телен өйрәнә алуы өчен мәхкәмәләшеп йөрисез. Татарстан ничек бу хокукны яклый ала һәм федераль үзәк мәктәпләрдә дәүләт телен укытырга рөхсәт бирер дип уйлыйсызмы?

Урыс баласының мәктәптә Татарстанның дәүләт телен укуы табигый булыр иде

— Туган телләргә чыннан да нокта куелды. Баланың туган теле чуаш теле була ала. Мәктәпнең мөмкинлеге булса, аны өйрәтә ала. Татар теле белән дә шулай. Башкортстанда сорый алалар, бу - кешеләрнең хокукы. Ә менә дәүләт теле өчен дәүләт җаваплы. Ул аны мәктәпләрдә өйрәтер өчен бар шартларны тудырырга тиеш. Урыс баласы Татарстанда яши, туган тел буларак урыс телен сайлый, ди, ә ата-анасы аның татар телен дә белүен тели. Нигә урыс баласы өстәмә тагын өч сәгать урыс телен укып вакыт уздырырга тиеш? Урыс баласының мәктәптә Татарстанның дәүләт телен укуы табигый булыр иде. Кеше телне күп белгән саен яхшы. Моны күпләр аңлый. Бу фән мәҗбүри исемлектә булырга тиеш.

"СOлНЦе" мәктәбе балалары
"СOлНЦе" мәктәбе балалары

Дөресен әйтик, Татарстан үз мәнфәгатьләрен якларлык хәлдә түгел. Федераль үзәк төртеп күрсәткәнне үтәргә туры киләчәк. Мин бит параллель дөньяда яшәмим, вазгятьне аңлыйм. Әмма мин — оптимист һәм халыкның ихтыяр көченә ышанам. Әгәр кешеләрнең теләге бар икән һәм алар үз хокукларын якларга әзер булса, кайчан да булса теләкләре өстен чыгачак. Вакыт узар, әмма барысы да яхшы булачак.

Татарлар телен саклап калыр ул, алар күпсанлы, тырыш кешеләр, әмма башка азсанлы халыклар телсез калачак. Бу бит бер Татарстанның проблемы түгел. Кешеләр ел уртасында укытучыларны урамга куып чыгару дөрес түгел, балаларны телне өйрәнүдән мәхрүм итү җинаять икәнен аңлап эш итсә, хакыйкать өстен чыгачак. Мәхкәмә минем яклы булмаганы билгеле. Ул утырышлар ачык, кешеләр аны күзәтә ала. Европа кеше хокуклары мәхкмәсенә барып җитәргә мөмкин. Тамчы ташны тишә.

"СOлНЦе" мәктәбендә
"СOлНЦе" мәктәбендә

​—​ Әгәр дә төзелеш бетеп, мәктәпнең йорт туе узып, вазифагыздан китәргә сорасалар? Русиядә мондый хәлләр дә адым саен.

— Мине өч тапкыр эштән кудылар. Өч тапкыр янә вазифама кайтардылар. Мине балалар яклар дип ышанам. 1998 елда Татарстан президенты республиканың сәләтле авыл балалары өчен мәктәп-интернат төзергә дигән фәрманын Камил Исхаков үтәмәде. Ул Казан шәһәр татарлары өчен диде. Авыл татарлары кирәкми диде. Болар барысы да шәхси сөйләшү иде, мин аны исбатлый алмыйм. 2000 елда Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков мине куды һәм мин Финляндиягә чыгып киттем. Вакыт узды, Һелсинкида мин эшләгән мәктәпкә Казан мэры Илсур Метшин килде. Таныштык һәм мине кире Казанга кайтарга кыстады. Әгәр кеше изге ният, теләк белән эшкә тотына икән, барысы да уңай хәл ителә.

—​ Павел әфәнде, мәктәпне биналы итү максатына ирештегез ди, аннары ни белән шөгыльләнәчәксез?

— Эш бетми ул! Тагын да өстәләчәк. Иманым камил, тагын бинаны зурайтырга кирәк булачак, чөнки бездә укырга теләүчеләр күп. Спорт мәйданчыгы кирәк булачак, аңа да акча табарга кирәк. Барлык балаларның да дәрәҗәле галимнәрдә белем алырга мөмкинлеге булсын. Татарстанның бөтен авылларыннан балалар килүен телим. Кем тели, шул укысын. Безнең ишекләр кызыксынучан балаларга ачык.

"СOлНЦе" мәктәбе казанышлары
"СOлНЦе" мәктәбе казанышлары

Казанга кире кайтканда бу мәктәпне хосусый итеп тә ачып була иде, әмма мин барлык балаларда яхшы мәктәптә белем алырга мөмкинлек булырга тиеш дип саныйм. Ул дәүләтнеке булсын.

—​ Сезне күптән татарлар рәтенә керттеләр. Ә татарча никадәр беләсез?

— 1990нчы еллар башында Казан думасы депутаты идем, ул вактыта татар телен өйрәнергә кирәк дип сөйләштек. Ике ел берничә депутат белән татар телен өйрәндек. Мин ярыйсы гына сөйләшә идем. Миңа халык килә, татарча мөрҗәгать итәләр иде. Депутатлык бетте, мин дә сөйләшүдән туктадым никтер. Практика юк. Ә бу татар теле белән хәлләр башлангач, миңа авыллардан хатлар яза башладыдар. Балалар белән табигатькә яки Татарстан буйлап сәфәргә чыксак, мине татар авылларында танып алалар, без сезне беләбез, диләр. Яңадан сүзлеккә мөрәҗәгать иттем, яңа сүзләр өйрәнә башладым. Төп кирәкле сүзләрне беләм. Габдулла Тукай үлемсез шигырь язган дип саныйм. "Туган тел"не урам җыеннарында җырлыйбыз. Матур хисләр тудырган җырны Татарстанда барысы да белергә тиеш.

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG