Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков "республиканың дәүләт теле" фәнен кертүне сорап Русия югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырды


"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенең карарын шикаять итте. Белем бирү оешмасының республиканың дәүләт телен мәҗбүри укыту хокукы бар, дип саный ул.

Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенең президиумына Татарстан мәктәпләрендә татар теленең мотлак укытылуын таләп иткән шикаятен тапшырган. Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенең 2018 елның 11 октябрендә кабул иткән карарын кире кагуны сорый.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире сүзләренчә, республикаларның дәүләт телләренең, урыс дәүләт теле белән беррәттән, яшәргә хакы бар. "Белем бирү оешмасы андый карар кабул итә икән, ул (республиканың дәүләт теле) мәҗбүри, факультатив булмаган дәрес буларак укытылырга тиеш. Бу очракта белем бирү оешмасы андый фәнне укыту өчен санкцияләргә дучар булырга тиеш түгел", дип сөйләде ул Idel.Реалиига.

Павел Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт белем бирү стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде. Стандартларда милли республикаларның дәүләт телләрен укытылуы каралмаган. Югары мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндермәде, бу федераль стандартларның мәктәпләрдә укытылуына "киртә куймавы" белән аңлатылды.

Русия Югары мәхкәмәсенең шикаять коллегиясе әлеге карарны канунлы һәм нигезле дип тапты.

Татар телен укыту мәсьәләсендәге каршылыклар 2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путинның кешене ана теле булмаган телне укырга мәҗбүр итү ярамый дигән сүзләреннән соң башланды. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

"СОлНЦе" мәктәбе мөдире Шмаков татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Ул бу карарны шикаять итеп тә карады, әмма Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе аны шул килеш калдырды. Шмаков юристлар белән Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте.

Бүгенге көндә татар теле Татарстанда "туган тел" фәне кысаларында укытыла. Федераль стандартларда республикаларның дәүләт телләрен укыту турында мәгълүмат бирелми.

XS
SM
MD
LG