Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе Шмаков шикаятен канәгатьләндермәде


Татарстан -- Pavel Shmakov. Conference of parents of students of Tatarstan.
Татарстан -- Pavel Shmakov. Conference of parents of students of Tatarstan.

Русиянең Югары мәхкәмәсе Казанның СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковның Русия мәгариф һәм фән министрлыгына шикаятен канәгатьләндермәде.

Павел Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде. 11 октябрьдә узган мәхкәмә утырышында шул шикаять каралды, әмма канәгатьләндерелмәде. Аңлатмалар бер атна эчендә биреләчәк диелде.

Татар телен укыту мәсьәләсендәге хәзерге каршылыклар 2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путинның кешене ана теле булмаган телне укырга мәҗбүр итү ярамый дигән сүзләреннән соң башланды. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Әмма СОлНЦе мәктәбе мөдире Шмаков татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Ул бу карарны шикаять итеп тә карады, әмма Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе аны шул килеш калдырды. Шмаков юристлар белән Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Беренче утырыш 9 октябрьдә булды. Павел Шмаков утырыштан соң мәхкәмә һичьюгы дәүләт телләрен укытуга бәйле мәсьәләгә ачыклык кертер дип өметләнүен белдергән иде.

"Төгәлрәк әйткәндә, алар безнең хаклы булуыбызны танып мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт мәгариф стандартларын эшләп бетерергә кушар дигән теләктә калам. Хәзер анда дәүләт телләренә бәйле аңлашылмаучанлыклар бар. Хәзергә мәктәп мөдирләренә, Татарстан мәгариф министрлыгына, ата-аналарга, юристларга берни аңлашылмый. Хәтта юристлар да төрле фикердә", диде Шмаков.

XS
SM
MD
LG