Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шмаков: "Русия югары мәхкәмәсе дәүләт телләрен укыту мәсьәләсенә ачыклык кертер дип өметләнәм"


Павел Шмаков
Павел Шмаков

9 октябрьдә Русия югары мәхкәмәсендә Казанның "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаковның Мәгариф һәм фән министрлыгына шикаяте карала башлады. Утырыш 11 октябрьдә дәвам итәчәк.

Павел Шмаков Русия Югары мәхкәмәсенә Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять итте.

Иртән үк Югары мәхкәмә янына Шмаковка теләктәшлек белдерүчеләр җыела башлады. Ул үзенә шалтыратучыларга телефоннан кая килергә, кайсы ишектән керергә дип аңлатма биреп торды. Шмаков мәхкәмәдә барысын да түбәтәйдән каршы алды. Мәхкәмә бинасының кысан залына сәгать иртәнге уннарга 15ләп кеше җыелды.

Шмаков, үзе өчен ана теле булмаган татар телен яклау мәсьләсен йөрәгенә шулай якын алуын аңлатып: "Чөнки мин Татарстанда яшим. Минем мәктәптә дә, сыйныфларда да яртысы татар, яртысы урыс. Миңа аларның бер-берсе белән дус булуы, беркемнең дә кимсенмәве мөһим", дип белдерде.

Татар телен укыту мәсьәләсендәге хәзерге каршылыклар 2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путинның кешене ана теле булмаган телне укырга мәҗбүр итү ярамый дигән сүзләреннән соң башланды. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Әмма "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Шмаков татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Ул бу карарны шикаять итеп тә карады, әмма Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе аны шул килеш калдырды. Әлеге мәсьәлә турында Шмаков "Idel-Реалии" сорауларына җавап бирде.

– Павел әфәнде, ничек сез татар телен укыту сәгатьләрен киметмичә элеккечә калдыра алдыгыз?

Татар теле түгәрәкләрен арттырдык һәм барлык балаларны анда йөрергә күндердек

Без бик кызык эшләдек, укытучыларны киметмәдек. Татар теле түгәрәкләрен арттырдык һәм барлык балаларны анда йөрергә күндердек. Кайбер ата-аналар башта каршы чыккан булды, әмма балаларга татар теле ошый иде. Шуннан инде ата-аналарны да күндерә алдык.

Татар телен мәҗбүри укытуны таләп иткән җирле активистларда прокуратура гамәлләре каршылыклар тудырды. Җәен "Мәгариф турында"гы канунга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә хәзер мәктәпләрдә милли телләр ата-аналар теләге белән генә укытыла.

– Югары мәхкәмәдән нәрсә көтәсез?

– Мин мәхкәмә һичьюгы дәүләт телләрен укытуга бәйле мәсьәләгә ачыклык кертер дип өметләнәм. Төгәлрәк әйткәндә, алар безнең хаклы булуыбызны танып мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт мәгариф стандартларын эшләп бетерергә кушар дигән теләктә калам. Хәзер анда дәүләт телләренә бәйле аңлашылмаучанлыклар бар. Хәзергә мәктәп мөдирләренә, Татарстан мәгариф министрлыгына, ата-аналарга, юристларга берни аңлашылмый. Хәтта юристлар да төрле фикердә.

Прокуратура майоры килеп кырыс рәвештә бишенче сыйныфтагы балалардан сорау ала башлавы – коточкыч

Минем өчен Татарстандагы барлык балаларның (урысларның да, татарларның да) ике дәүләт теле булган урыс һәм татар телен белүе мөһим. Шулай ук миңа бу мәсьәләдә бәхәсләр, каршылыклар тууы һич кирәкми. Кызганыч, хәзер алар бар. Прокуратура, ниндидер позициядән карап, ата-аналары булмаганда балалардан аларга татар теле ник кирәк булуы турында сорау ала. Йолдызлы киемнән прокуратура майоры килеп кырыс рәвештә бишенче сыйныфтагы балалардан сорау ала башлавы – коточкыч. Шуңа бу аңлатмаларны мин генә түгел, ә йөзләрчә мең кеше көтә. Шулай ук Татарстан министрлыгы да, мәктәп мөдирләре дә көтә.

Шмаковка ярдәмгә "СОлНЦе" мәктәбе юристы Анна Овчинникова да килгән.

– Анна, ә Татарстанның башка мәктәпләрендә татар телен саклап калу тырышлыклары күзәтеләме?

– Башка мәктәпләр прокуратура белән каршылыкка керергә теләми. Алар таләпләрне үтәргә тырыша. Укыту планына үзгәрешләр кертә. Бу үз чиратында укытучыларны киметүгә, аларның башка фәннән белем алуына китерә. Хәзер укытучылар дәрес сәгатьләре кимемәсен өчен башка фәннәрне укытырга мәҗбүр. Павел Анатольевич оппозиция мәсьәләсен күтәрми, ул бу мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә тели. Мәхкәмә карарларын киредән шикаять итүләр нәкъ шуның белән бәйле.

Бу оппозиция дә, хакимияткә каршы көрәш тә түгел, монда ниндидер милләтчелек төсмере дә юк. Бу нәкъ укытучыларны яклау, чөнки бу мәктәпкә аларны бик җитди сайлыйлар. Мәктәптә түгәрәкләр һәм өстәмә белем бирү чаралары күп. Әлеге мәктәптә балалар югары әзерлекле булып чыга. Шуңа, прокуратура таләпләренә генә карап эш йөртү дөрес түгел. Хәзер бу низаг кебек тоела. Чынлыкта бу үзеңне һәм уку йортыңның мәнфәгатьләрен яклау.

XS
SM
MD
LG