Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Югары мәхкәмәсе Шмаковның шикаятен кире какты


Югары мәхкәмә утырышына килүчеләр

Мәхкәмә утырышына Павел Шмаковны якларга Мәскәү татарлары да килгән иде. Ә шикаять нигезендә җавап бирүчеләрдән бары тик Русия мәгариф министрлыгы вәкиле генә бар иде.

Русиянең Югары мәхкәмәсе Казанның СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковның апелляция шикаятен кире какты. Былтыр Шмаков Югары мәхкәмәгә Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде, әмма ул канәгатьләндерелмәде. Соңрак юристлар әлеге карарга апелляция шикаяте тапшырды.

СОлНЦе мәктәбе юристы Анна Овчинникова Азатлыкка сөйләвенчә, әлегә кыска карар гына чыгарылган. Аңлатмалар соңрак булачак. Шуннан соң инде бу мәсьәләдә киләчәктә тагын ниләр эшләргә икәнен хәл итәчәкләр. "Без бу карар белән килешмибез, хокукый билгесезлек бар, ул кала", ди юрист.

Мәхкәмә утырышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гәрәева да катнашты. Ул Азатлыкка Павел Шамковны якларга Мәскәү татарлары да күп килгән иде дип сөйләде. "Яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр бар иде. Күпләр эш көне булганга килә алмаган. Ә менә җавап бирүчеләрдән бары тик мәгариф министры вәкиле генә килде. Аның адвокаты сорауларга анык кына җавап бирә алмады, әмма хөкемдарлар барыбер безне якламады", диде Ләйсән Гәрәева.

Павел Шмаковның мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнүгә бәйле шикаяте Югары мәхкәмәдә былтыр 11 октябрьдә каралды, әмма канәгатьләндерелмәде.

Татар телен укыту мәсьәләсендәге хәзерге каршылыклар 2017 елның җәендә Русия президенты Владимир Путинның кешене ана теле булмаган телне укырга мәҗбүр итү ярамый дигән сүзләреннән соң башланды. Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.

Әмма СОлНЦе мәктәбе мөдире Шмаков татар теле дәресләрен киметмәде һәм шул сәбәпле штрафка тартылды. Ул бу карарны шикаять итеп тә карады, әмма Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе аны шул килеш калдырды. Шмаков юристлар белән Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Беренче утырыш былтыр 9 октябрьдә булды. Павел Шмаков утырыштан соң мәхкәмә һичьюгы дәүләт телләрен укытуга бәйле мәсьәләгә ачыклык кертер дип өметләнүен белдергән иде.

"Төгәлрәк әйткәндә, алар безнең хаклы булуыбызны танып мәгариф министрлыгына Федераль дәүләт мәгариф стандартларын эшләп бетерергә кушар дигән теләктә калам. Хәзер анда дәүләт телләренә бәйле аңлашылмаучанлыклар бар. Хәзергә мәктәп мөдирләренә, Татарстан мәгариф министрлыгына, ата-аналарга, юристларга берни аңлашылмый. Хәтта юристлар да төрле фикердә", дигән иде Шмаков.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG