Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:07

20 сентябрь Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Әлиф" дип аталган хореографик спектакль премьерасы узды. Төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла әлеге сәхнә әсәрен Азатлыкка гайре табигый дип атады. Сәхнәдә татар халкы мең елдан артык кулланган гарәп әлифбасы бию аша күрсәтелде.

"Калеб" проекты һәм "Иҗади мохит" ("Творческая среда") фондлары, Камал театры ярдәме белән оештырылган "Әлиф" спектакленең идея авторы һәм режиссеры – Туфан Имаметдинов. Сөйләшүләрнең берсендә ул Нурбәк Батуллага: "Габдулла Тукай гарәп хәрефләре белән язган бит, элек шул графиканы кулланганбыз. Кызык бит, шул хәрефләрне алып, аларга охшатып бию уйлап табарга иде”, дигән фикерен җиткергән. Соңрак әлеге идеяне хуплап егетләргә хореограф Марсель Нуриев, композитор Элмир Низамов кушылган.

Биесәк тә, биемәсәк тә безне исәр диячәкләр, шуңа әйдәгез, биик!

Чараны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина башлап җибәрде. Ул: "Японнарның шундый мәкале бар: без биесәк тә, биемәсәк тә безне исәр диячәкләр, шуңа әйдәгез, биик!" дип сүзне спектакльнең режиссеры – Туфан Имаметдиновка тапшырды. Бу мизгелләрдә кече сәхнәдә алма төшәрлек тә урын юк иде.

"Әлиф" чыннан да моңарчы күрелмәгән, гаять үзенчәлекле спектакль булды. Ул өч бүлектән торды: беренчесендә – гарәп алфавитына нигезләнгән иске татар язуы, икенчесендә – Тукайның “И туган тел” шигыре”, ә өченче өлештә бу ике өлеш берләштереп күрсәтелде. “Әсәр симфония формасында язылган. Һәр бүлектән соң паузалар була. Паузаларда кул чапмыйбыз”, дип кисәтте Туфан Имаметдинов. Гарәп хәрефләренә килгәндә, башта аларны аяклар, куллар белән комга һәм һавага “язарга” уйлаган булганнар. Әмма техник проблемнар туу сәбәпле комда язу әлегә булмады, киләсе спектакльдә бу момент хәл ителер дигән өмет бар.

Сәхнәдә Нурбәк Батулла
Сәхнәдә Нурбәк Батулла

Төп рольне башкаручыдан тыш, спектакльдә тагын өч вокалист кыз һәм уен коралларында уйнаучы ике егет катнашты. Спектакль башында залда тулы тынлык хөкем сөрсә, шигырь барлыкка килгән саен әкренләп вокал, музыка кушылды һәм, нәтиҗәдә, сәхнә аһәң белән тулды, тамашачылар сулыш алырга да куркып, гаҗәпләнгән күзләре сәхнәдә биюче "Әлиф"кә текәлгән иде.

Гарәп имласыннан латинга, латиннан кирилга күчкәч, аңыбыз башка якка үзгәрде

"Гарәп графикасыннан латинга, латиннан кирилга күчкәч, безнең аңыбыз да башка якка үзгәрде. Берничә хәреф төшеп калды, телнең бик күп нюанслары, аһәңе югалды”, ди Нурбәк. Шуңа да оештыручылар кыска гына вакытка булса да тамашачыларны шул югалган аһәңгә кире чумдыру, гарәп язуын өйрәнү һәм аңлау мөһимлеген аңлатуны максат итеп куйганнар.

Егетләр сүзләренчә, спектакльгә бернинди бюджет акчасы да бүленеп бирелмәгән. Барысын да диярлек үз көчләренә оештырганнар. Марсель Нуриевның бизнес белән шөгыльләнүче дуслары биргән акча – читтән күрсәтелгән бердәнбер ярдәм. Шуңа да иҗатчылар дәүләттән яки берәр кешедән ярдәм, аерым иҗат итү үзәге булмасмы дип хыялланалар, киләчәктә дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарга телиләр. Әмма матди ярдәм әле проблемның бер ягы гына. Нурбәк Батулла инициативалы татар яшьләрен берләштерә торган оешма кирәклеге турында да әйтте.

Сәхнәдә Нурбәк Батулла
Сәхнәдә Нурбәк Батулла

“Русиядә “Угол” дип аталган оешма бар, анда инициатива белдерүче яшьләргә мөмкинлекләр тудыралар. Татар яшьләренең дә шундый бер “Почмагы” булса, әйбәт булыр иде. Бәлки ул экспериментлар уңышлы да булмас, әмма милләт, халык, тамашачы безгә ялгышырга мөмкинлек бирергә тиеш. Ялгышырга курыкмасаң гына ниндидер ачыш ясап була. Ә без һаман куркабыз, милләт бетә, телне югалтабыз, дибез. Безгә әзрәк иркенәергә, үзебезгә ялгышырга рөхсәт итәргә кирәк”, ди Нурбәк.

Ялгышырга курыкмасаң гына ниндидер ачыш ясап була

Репертуарлы театрда эшләгәндә өлкән буын кешеләре аңламаслар дип гел ниндидер ташламалар ясала икән. “Әлиф”не оештыручылар бәйсез рәвештә, бернинди ташламасыз иҗат җимеше тудырырга тырышканнар.

Республикада татар телен мәктәптә укыту мәсьәләсе зур бәхәс уятты. Биюче дә бу вазгыятькә битараф түгел.

“Элек мин телне саклап калырга гаилә җитә дип уйлый идем. Әмма алай гына язучылар, шагыйрьләр тумаячак, телне мәктәптә дә өйрәтү кирәклеге турында язма укыдым. Фикер дә үзгәрде. Әмма борчылып кына файда юк. Без үзебезне мөселман дип саныйбыз: тәкъдир дигән нәрсә бар бит бер яктан, ә икенче яктан, кулларыбызны салындырып кына да утырып булмый. Ләкин хәзер урамга чыгып “азатлык” дип кычкыру чоры узды, минемчә. Бәлки, һәрберебезгә энергияне үз өлкәгә юнәлтергә кирәктер. Без исә бөтен көчебезне яңа бию хәрәкәтләре, яңа бию ысулы уйлап табуга юнәлтсәк, керткән өлешебез шул булыр”, дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшебез.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG