Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк: “Сәләт”ле булып калу авыр!


Җәй, “Сәләт” – бу сүзләр яшьләргә бик таныш икән. Без моны “Сәләт” үзәгенең җәйге аланында, "яшьләр дәүләте"ндә булып кайткач белдек.

Яшьләр арасында танылган шәхес Нурбәк Батулла үзен аерым бер “дәүләт” гражданины дип саный. Бу илне ул – “Сәләт” дип атый, ә гражданнарның атамалары “сәлкеш”ләр икән. Сәләтле кеше дигәннән кыскартылган бу сүз.
“Сәләт” минем өчен аерым бер “дәүләт” кебек. Аның үзенең гимны, байрагы, җитәкбашлары, әйдаманнары,
сәлкешләре бар. Мин анда 1999 елдан “сәлкеш” булып яши башлаган идем”, ди Нурбәк. Бу “дәүләт”кә без аның белән бергә сәяхәт кылырга булдык.
Әлеге “дәүләт” яшьләр лагере булып чыкты. Без анда иртәнге тугызлар тирәсендә килеп җиттек. Казан читендә урнашкан “Йолдызлы” лагерында “Сәләт-Кир”дә иртәнге аш вакыты иде. “Сәләт” иленең, бу яңа көн башлавы гына. Ә алда аларны, хәзер дә кайбер илләрне хәтерләткән көн тәртибе башлана. Линейкага тезелгәннән соң, “Сәләт-Кир” аланындагы балалар белем тупларга керештеләр. Укытучылары Казаннан иде.
“Сәләт”нең “сәлкеш” дип аталган гражданнары, иртән генә түгел, көн саен әйдаманнары каршына басып үткән көнгә йомгак ясыйлар, яңасына планнар коралар. Бер-берсен үзләренчә сәләмләп, ирешкән уңышларына бергәләп сөенәләр. Шуннан аларның дәресләре башланды. Татар, гарәп теле, татар тарихы, информатика, бию буенча сабак алдылар.
Мондагы мохит яшьләргә тәрбияви яктан көчле тәэсир итә икән.
“Беренче боҗра ул гаилә, иң башта гаилә тәрбияли. Әти-әнинең нинди телдә сөйләшүе, гореф-гадәтләр,
барсыда керә. Икенче боҗра инде ул яшьләр өчен дус кешеләре. Нинди дуслар чолгап алу да егет-кызлар өчен бик мөһим. "Сәләт" дуслар белән күңел ачу гына да түгел, ул аерым бер “дәүләт” кебек. Анда белем алу да керә, спорт та, шулай ук мохит. Монда иң мөһим әйбер шул мохиттер минемчә. Татар телле мохит. Балалар ял итәргә киләме, белем алыргамы, һәрберсенең үз максаты бар", ди элеккеге “сәлкеш” Нурбәк.
Дөрес, “Сәләт”тә татар теле генә түгел, шулай ук чит телләрдә укытыла. Гарәп теле дәресен дә үз итәбез, ди мондагы “сәлкеш”ләр. “Хәрәкәттә - бәрәкәт!” - дигән татар мәкален, “Сәләт” гражданнары, "сәлкеш"ләр, үзләренчә аңлый. Хәрәкәтнең бәрәкәте алар өчен бию. Безгә кызлар биеп тә күрсәттеләр.
“Көн буе без әллә ниләр майтарабыз!”? ди “Сәләт”леләр. “Сез әле ярты көнне генә күрдегез. Кичләрен
бездә тагын да кызыграк…”, ди алар. Беренче мәртәбә “Сәләт”кә балаларын юллаган ата-аналар, улым-кызым кая эләкте икән, берәр котырган милләтчеләр компаниясенә эләкмәдеме икән дип борчылулары да ихтимал. Чөнки, ни дисәңдә, монда татар мохите. Ә безнең юл күрсәтүчебез Нурбәк мондый шикләр булырга тиеш түгел ди.
“Шәхсән безнең гаиләгә карасак. Минем әти 1999 елдан монда тарих, татар теле дәресләре алып барды. Шуңа күрә, әтинең борчулары булмагандыр. Ә менә башка әти-әниләргә әйтәсем килә, “Сәләт”тә барсыда бик камил оештырылган. Без үзебез “сәлкеш” булган кешеләр, хәзер инде әйдаман. Казан дәүләт университеты студентлары, башка уку йортларыннан махсус сайланган әйдаманнар. Мәсәлән менә “Сәләт-Кир” да өлкән әйдаман да, аланның директоры да КДУ студентлары. Монда көчләп кертелә торган милләтпәрвәрлектә юк. Барсыда бик демократично дип әйтергә була.”
Без сезнең белән “Сәләт” яшьләр оешмасының “Сәләт-Кир” аланында кунакта булдык. Бу, “Сәләт” "дәүләт"енә кергән тугыз районның, ягъни лагерьның берсе генә. Калган ике 2 сендә студентлар , ә 6 сында мәктәп укчылары ял итә. Һәм бөтен ил, хәзер инде дөнья күләмендә булган, әмма дәүләт дип рәсми рәвештә танылмаса да, акыл, белем, тәрбия ягыннан үзләренә бер “дәүләт” оештырган, сәләтле кешеләр, инде бер дистә елдан артык бергә туплана. Җәйләрен генә түгел, “Сәләт” ел дәвамында олимпиадалар, фестивальләр һәм күп төрле башка чаралар уздырып килә. Ә анда ничек эләгеп була дисезме? “Сәләт” булгач, димәк, сәләт кирәк инде. Әмма бу гына да нигез булып тормый. Чөнки, “Сәләт”кә керү җиңел, ләкин сәләтле булып калу авыр диләр.
“Үземнең “Сәләт” тә калырга лаеклылыгымны һәрвакыт күрсәтеп килдем. Мәсәлән, уку йортында өйрәнгәннәремне монда күрсәтергә, монда алган тәҗрибәне тормышта файдаланырга тырыштым. Димәк, нәрсә әйтәсем килә, “Сәләт”кә эләгү җиңел, “Сәләт”ле булып калу авыр, анда калырга күп тырышырга кирәк”, дип төгәлләде сүзен яшьләр “дәүләт”е белән таныштыручы юлдашчыбыз Нурбәк.
“Сәләт” дип аталган әлеге яшьләр җәмгыяте, үзләренең җитәкчесе академик Җәүдәт Сөләйман ярдәмендә,
җыелып, тусланып кына гомер кичерми. Бу "дәүләт" агачы инде яхшы гына нәтиҗәләр дә бирә: алар арасыннан “Сәләт” гражданнары гына түгел, ә тулы канлы Татарстан гражданнары чыга. Алардан танылган шагыйрь-шагыйрәләр, җырчылар, артистлар, тел белгечләре туплана. Кечкенә генә “Сәләт” дәүләте зур дәүләт – Татарстанга, зур милләт – татарларга "сәлкеш"ләр – сәләтле кешеләр әзерли.
Әлеге тапшыруның телевизион вариантын 15 августа 13 сәгатьтә “Русия-Татарстан” каналында карый аласыз.
XS
SM
MD
LG