Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:34

15 май Казанда Салих Сәйдәшев залында 2017 елның Ваһапов фестивален йомгаклау чарасы узды. Сәхнәгә чыккан җырчылар арасында Рәшит Ваһапов турында белмәүчеләр дә бар. Тамашачы нигә башка фестивальләрдә җиңүчеләрне бүләкләргә иде дип аптырый.

15 май Казанның Салих Сәйдәшев залында 2017 елның Ваһапов фестивален йомгаклау чарасында сәхнәгә чыккан җырчылар арасында Рәшит Ваһаповның кайсы авылда тууын, әлеге чараның беренчесе кайчан узуын белмәүчеләр дә бар. Унлап яшь җырчы арасында Рәшит Ваһаповның җыр сәхнәсенә күтәрелгәнче кемнәр булып эшләвен икәү генә әйтә алды. Азатлык Сәйдәш залында үткән концерт вакытында сораштыру үткәрде.

​Быелгы Ваһапов фестивале, тамашачы фикеренчә, көтелгән чишелеш һәм көтелмәгән күренешләр белән истә кала. Көтелгәне – Ваһапов фестивале аша танылган Ранис Габбасовның гран-прилы булуы, көтелмәгәне – җырчы Ришат Төхвәтуллинның "визит картасы" булган, низагка әверелгән "Тыңлачы, сандугач" җырының яңача яңгыраш алуы һәм профессиональ җырчыларның да фестивальдә катнашуы булды.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

Ваһапов вакыфы җитәкчесе Рифат Фәттахов фикеренчә, фестиваль үсештә.

"Беренче елны көч-хәл белән егерме тирәсе җырчы җыелды. Аннан 33, узган ел 97, быел катнашырга теләк белдерүчеләр саны 122гә җитте. Җырчылар күп булу сәбәпле, сайлап алу турлары Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да үтте", ди ул.

Гала-концертта җиңү яулаучылар саны да шактый иде. Әмма Ярамир Низаметдинов, Айсылу Габдинова, Марат Фәйрушин, Лилиана Ирназарова кебек танылган җырчыларның да җиңүче дип игълан ителүе тамашачыны гаҗәпкә калдырды. Рифат Фәттахов фикеренчә, бу – табигый күренеш.

"Катнашасылары килә һәм бәйге кагыйдәләрен бозмый икән, без беркемнең дә гаризасын кире кага алмыйбыз. Чыннан да быел күп фестивальләрдә катнашкан, җиңү яулаган, үз концертларын оештыра алган җырчылар шактый килде. Дөрес, бу күренеш башта жюрига ошап бетмәде. Әмма алар ахыр чиктә моны фестивальнең профессиональ җырчылар арасында абруе арту дип кабул иттеләр. Быел монда Рәшит Ваһаповның якташы Марат Яруллин да катнаша. Без аның белән туганнар да. Ул "Урмай моңы", "Татар моңы" кебек фестивальләрдә катнашып беренче урыннарны алган иде", ди Фәттахов.

Илгиз Мөхетдинов
Илгиз Мөхетдинов

Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин Ваһапов вакыфы оештырган концертлар аша танылды. Ләкин вакыф белән җырчыларның арасы бозылды һәм матур башланган эш ике очракта да күңелсез тәмамланды. Ришат Төхвәтуллинга хәтта мәхкәмәләшергә, "Тыңлачы, сандугач" җырын башкарган өчен штраф түләргә дә туры килде.

Бу гала-концерттa әлеге җырны консерватория студенты Илгиз Мөхетдинов хорга кушылып башкарды. Академик башкаруда җыр башка яңгыраш алды. Элегрәк белгечләр Ришат Төхвәтуллин дөрес башкармый, мәгънәви басым дөрес куелмый дип бәяләгән иде.

Флера Сөләйманова
Флера Сөләйманова

Фестивальдә "татар җыры әнисен" дә билгеләделәр. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы әнә шулай зурладылар һәм Ваһапов бүләген аңа да тапшырдылар. Ул үз чоры җырчылары арасыннан ялгызы гына калып баруы турында әйтте.

Фондның багучылар шурасы рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев Рәшит Ваһапов репертуарын өйрәнергә теләүчеләрнең күбәйгәннән-күбәюен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, профессиональ җырчыларга да "Сакмар су", "Нурия", "Әлфия", "Фирдәвескәй", "Тәскирә"ләрне белү кирәк. "Бу җырлар тавышны да ныгыта, абруйны да күтәрә", ди ул.

Рәшит Ваһапов 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук (халык телендә – Яңапар) авылында имам Ваһап мулла Хәйретдинов гаиләсендә туган. Сталин репрессияләре барышында Хәйретдинов кулга алына һәм "халык дошманы" дип 1937 елның июлендә атып үтерелә. Ваһапов башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала.

Рәшит 1920-1926 елларда Түбән Новгород татар педагогика техникумында читтән торып укый. 1926-1928 елларда Петрякс, аннан соң Пецә, Рбишча, Актук, Кызылъяр авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, соңгысында мөдир дә була.

1936-1939 елларда Мәскәүдә татар опера студиясендә укый. 1938-1940 елларда Мәскәүнең Татар мәдәнияте йортында (элекке Әсәдуллаев йорты) актер булып эшли. 1941 елның көзендә Мәскәүдә узасы Татарстан АССР әдәбияты һәм сәнгате ункөнлегенә әзерләнү максатында композитор Александр Ключарев башлангычы белән ул Казанга чакыртыла.

1941 елның 27 маеннан Ваһапов - Татар дәүләт филармониясе солисты. Сугыш башланган көннәрдә Ваһапов музыкант Гани Вәлиев, җырчы Җәваһирә Сәлахова белән бергәләп Татарстан буйлап гастрольләргә чыга.

Ваһапов лирик әсәрләр җырлый, ул башкарган татар җырлары – "Уел", "Кара урман", "Галиябану", "Зөләйха", "Нурия", "Рәйхан", "Эскадрон", "Гөлҗамал", татар композиторлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи язган җырлар белән популярлык казана. Ул – милли вокал-концерт сәнгатенә нигез салучыларның берсе.

1950 елда аңа "Татарстанның атказанган артисты", 1957 елда "Татарстанның халык артисты" исемнәре бирелә.

Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә вафат була, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында җирләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG