Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифат Фәттахов: "Һәйкәлсезлек – Казан өчен зур проблем"


Рифат Фәттәхов: "Һәйкәлсезлек – Казан өчен зур проблем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Рифат Фәттахов: "Һәйкәлсезлек – Казан өчен зур проблем"

Ваһапов вакыфы башлыгы Рифат Фәттахов Түбән Новгород өлкәсендә Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачагын әйтте. Ул моны 12 февраль Казанның “Волга” кунакханәсендә үткән матбугат очрашуында белдерде. Казанда Ваһаповка һәйкәл ачу карары 2007 елда кабул ителгән, ләкин карар үтәлмәгән.

2016 елда федераль Сабантуе Түбән Новгород өлкәсендә уздырылачак. Милли бәйрәм кысаларында татарның мәшһүр сәнгать әһелләре Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһаповка туган якларында һәйкәл ачылачагы билгеле булды. Ваһапов вакыфы башлыгы Рифат Фәттахов фикеренчә, Сабантуй вакытында һәйкәл ачу юктан түгел.

“Әлбәттә, бәйрәмнәребез матур, җыр-бию белән үтә, тик аларның эзе калмый. Милли Сабантуйлар вакытында бөекләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү эшен алып барсак, күпкә нәтиҗәле булыр иде”, ди ул.

Һәйкәл ачу идеясе узган ел Түбән Новгород татарлары белән берлектә барлыкка килгән, киң җәмәгатьчелек аны күтәреп алган. “Һәйкәл идеясе тирәсендә халыкның туплануы бара, милли күтәрелеш сизелә. Барсы да кызыксына, җыелышларга килә, конкурста катнашырга теләк белдерә, матбугатка яздылар. Бу халыкта бөек шәхесләренә карата горурлык хисе уята. Ә горурлык хисе – милләтне саклауның төп принцибы”, ди Фәттахов.

Һәйкәл конкурсында Мәскәүдә яшәүче татар егете, сынчы Фәнис Миннебаев җиңгән. Аның хезмәте һәйкәл булдыруда нигез итеп алынган. Проект бүгенге көндә камилләшә, аңа үзгәрешләр кертелә. Һәйкәл бронзадан булачак дип көтелә. Шунысы да билгеле: Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһапов истәлегенә куелган һәйкәл Түбән Новгород өлкәсенә Татарстан бүләге булачак.

Татарстанның үзендә исә әлеге шәхесләргә һәйкәл юк. Казанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу карары 2007 елда кабул ителгән. Ләкин бу карар чынга ашмаган. “Республикада, ни кызганыч, карарлар кабул ителә, тик үтәлми. Һәйкәлсезлек – республиканың, аерып алганда Казанның иң зур проблемы. Казанда гомумән һәйкәлләр бик аз. Петербурда, Мәскәүдә мәсәлән, адым саен мемориал такта, һәйкәл, бюст тора”, ди Ваһапов вакыфы продюсеры. Фәттахов сүзләренчә, Казанда да мөмкинлекләр бар. “Ваһапов белән Бигичев урамнары кисешкән урында, мәйданчык бар, шуны һәйкәл өчен файдаланырга була”, ди Фәттахов.

Бигичев һәм Ваһаповка бастырылачак һәйкәл – дөньяда татар җырчыларына ачылачак беренче истәлек булыр дип көтелә. Моңа кадәр зур композицияле һәйкәл татар җырчыларына куелмаган.

XS
SM
MD
LG