Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөһрә Сәхәбиева: “Хәйдәр китабына гомеремне багышладым”


Танылган опера җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган китап-альбом дөнья күрде. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Татарстан китап нәшрияты” чыгарган бу китапны бастыру өчен Хәйдәр Бигичевнең тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева күп эш башкарган.


Танылган опера җырчысы, Русия атказанган артисты, Татарстан халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган китапны тәкъдим итү чарасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә үтте. Монда Хәйдәр Бигичевнең иҗатын яратучы тамашачы, дуслары, танылган җәмәгать эшлеклеләре, хезмәттәшләре җыелды.

Хәйдәр Бигичев 1949 елда Түбән Новгород өлкәсендә туа. Ул Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, 1977 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә чакырыла. Озак еллар Хәйдәр Бигичев Казанның опера һәм балет театрында эшли. Күп кенә чит ил, рус һәм татар композиторларының опера әсәрләрендә төп тенор партияләрен башкара. Халык мәхәббәтен яулаган җырчының гомере 49 яшендә өзелде.

“Хәйдәр Бигичевкә багышланган китапның дөнья күрүе – бик күптәннән көтелгән вакыйга. Минемчә, бу китап Хәйдәрне бөтен тулылыгы белән күрсәтә. Аның бөеклеген тирәннән ача торган басма”, диде әлеге китап турында җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров.

Хәйдәр Бигичев иҗаты күпкырлы: татар, рус, дөнья классикасыннан опера партияләрен дә, халык җырларын да бер югарылыкта башкара иде ул. Шагыйрә Флера Тарханова да Бигичев тавышының үзенчәлеге турында болай диде:

“Хәйдәр Бигичев – бөек җырчы. Опера җырчыларының кайберләре халык җырларын опера арияләрен башкарган кебек җырлый. Ә менә Хәйдәр һәрвакытта халык җырларында халыкның моңын, аның үзәгенә үтеп керерлек итеп җырлый иде”, диде ул.

Хезмәттәшләре, Хәйдәр бик йомшак күңелле кеше иде, ди. Гәрчә, сәхнәдән горур, баһадирдай, мәһабәт гәүдәле кеше булып күренсә дә. Күп кенә партияләрне бергә башкарган Татарстанның халык артисты Венера Ганиева да Хәйдәр Бигичевне искә алып, болай диде:



“Хәйдәр безнең арада булмаса да, ул безнең йөрәкләрдә, хәтердә. Ул безнең арадан киткәч, без аның никадәр бөек җырчы булганын аңладык. Безнең театрыбыз да ятим калды. Хәйдәр арабыздан китте, ә андый җырчы бүтән килмәде театрга.

Аның күзләренә карасаң, анда моң да, сагыш та бар иде. Ул бик йомшак күңелле кеше иде. Аның күзенә карасаң, эрисең дә китәсең. Ачулана белми иде. Бик уңайлы партнер иде”, ди Венера Ганиева.

Мәдәният министрлыгының матди ярдәме белән “Татарстан китап нәшрияты” чыгарган бу китапны бастыру өчен Хәйдәр Бигичевнең тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева күп эш башкарган. "Бу минем иң зур хыялым иде", ди ул.

"Хыялландым гына түгел – яндым мин бу китап дөнья күрүе өчен. Бу китапка минем гомерем багышланган дип тә әйтергә мөмкин. Гәрчә, ул Хәйдәр Бигичев турында булса да.

Бу китапта Хәйдәр турында бөтен мәгълүмат бар. Монда академиклар, галимнәр, язучылар һәм бөтен хезмәттәшләре Хәйдәр турында истәлекләре белән уртаклаша. Китап артында конверт эченә тыгылган Хәйдәрнең 100 әсәре кергән аудио-диск та бар. Китап 3000 тираж белән дөнья күрде", диде ул.

Хәйдәр Бигичевнең иҗатын яратучыларга бу китап һәм диск зур бүләк булды. Зөһрә Сәхәбиева киләчәктә бу китапны өч телдә (татар, рус, инглиз) бастырырга хыяллана. Бу исә татар моңын, шәхесен дөнья күләмендә танытуның тагын бер мисалы булыр, ди татар җәмәгатьчелеге.
XS
SM
MD
LG