Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әллүки" җансыз халыкка әйләнә баруыбызны күрсәтә"


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

18 декабрь Казанда "Смена" заманча сәнгать үзәгендә "Әллүки" спектакле премьерасы узды. Режиссер Туфан Имаметдинов мәктәпләрдә татар телен кысрыклау башлангач, Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән.

Тамашада "Милли моңнар" - челкан, "Кыйтга" - шор, "И, каләм" - тува теленең юкка чыккан тоджин диалектында, "Сәрләүхәсез" - долган телендә яңгырады. Композитор Эльмир Низамов аларга музыка язган, спектакльдә аны Динә Венедиктова җитәкчелегендәге яшьләр хоры һәм ишетү сәләтеннән мәхрүм яшьләр башкарды.

"Әллүки" – үлә баручы телләр турында тамаша
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:16 0:00

Режиссер сәхнә түренә төп персонажлар итеп телсез-чукрак яшьләрне чыгара. Чөнки алар да "үле" телдә аралаша. Мәдәниятне, телне югалтып, без үзебез дә мөмкинлекләре чикле кешеләргә әйләнеп барабыз, ди Туфан Имаметдинов.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

– Бу спектакль телләр турындагы яңа канунга җавап булыр дип уйланды. Без аны Тукайның биш шигырен үлгән яисә юкка чыгу куркынычы янаган телләргә тәрҗемә итеп ясадык. Биредә катнашкан төп геройлар – Ольга Фәләхова, Алинә Исмәгыйлова, Алена Цой һәм Руслан Петров – ишетү сәләтеннән мәхрүм кешеләр. Тагын өчесе – Камил Гатауллин, Егор Белов, Илнур Гарифуллин – драма театры артистлары. Спектакльдә шулай ук яшьләр хоры да катнашты.

Төп рольләргә ишетү сәләтеннән мәхрүм кешеләрне алуымның сәбәбе бар: үз телебезне сакламасак, без дә зәгыйфь кешеләргә әйләнәбез дип әйтәсем килде. Бу эшемдә без әле кая барабыз дигән сорауны куйдым. Ләкин бу әсәр нәрсә эшләргә кирәк дигән сорауга җавап бирми. Чөнки ул инде минем вазифам түгел. Минем бурычым – кисәтү. Бер караганда, тел проблемын бөтен кеше аңлый, ләкин телне саклардай гамәл юк, һава тетрәтеп сөйләшүләр генә ишетелә. Татар телен саклауда төрки дөньяга таянырга кирәк. Чөнки без төрки дөнья вәкилләре булуыбызны оныттык кебек. Бу дөньяга якынайсак, мәдәниятебез дә, гомумән, төрле яктан баер идек.

Шигырьләрне сайлап алынган телләргә тәрҗемә итү җиңел булмады. Бу телләрне белгән кешеләрне эзләп табу гына да бер еллап вакытны алды. Болар барысы да төрки халыклар, телләре татар теленә бик охшаган. Шор теле бигрәк тә безгә якын. Минемчә, спектакль музейларда уйналырга тиеш. Чөнки ул үлгән яки үлә барган телләр турында. Бу тема музей мохитенә туры килә.

Композитор Эльмир Низамов музыка язганда борчулы фактлар ачуы турында сөйләде:

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

– Туфан бу идеясе белән бер ел ярым элек бүлешкән иде инде. Үлеп баручы телләр турында музыка язасың килмиме, диде ул вакытта. Бу идея мине кызыксындырды. Русиядә милләтләр күп, ләкин алар үсештә түгел. Бу тема белән танышкан саен куркынычрак була барды. Кайбер милләтләрдә ана телен белгән дистәгә якын гына кеше калган. Күпләр урыслашкан, кайсылары бөтенләй юкка чыккан. Безнең илдә бик күп телләр югалып бара. Бу факт белән татар теле арасында да параллель китердек. Без бу хәлгә җитмәдек әле, ләкин юкка чыгарга мөмкинбез дип кисәтергә тырыштык.

Музыка язганда кайбер телләрнең татарчага охшаш булуын сиздем. Күп сүзләрнең яңгырашы безнекенә якын. Спектакльдә файдаланылган бер телне дә мин аңламыйм. Ләкин бит бу телләрдә Тукай шигырьләре яңгырый. Тукайның да кайбер шигырьләрен аңлавы кыен, анда гарәп, фарсы сүзләре күп. Ә инде тормыш менә шушы юнәлештә барса, безгә хәзерге татар телен аңлавы да авыр булыр. Музыканы шушы телләрнең яңгырашын сизеп, Тукай шигырьләрен истә тотып яздым.

Спектакльдә иң үтемле чара – начар ишетүче кешеләрнең катнашуы. Начар ишетүче кешеләр барысы да, кайда гына яшәсәләр дә бер телдә – ишарәләр ярдәмендә сөйләшәләр. Без исә барыбыз да бөтен дөньяда инглиз телендә сөйләшә алабыз. Бер яктан бөтен дөньяда билгеле бер телнең булуы бик яхшы. Икенче яктан, бер универсаль тел белән мавыгып, еш кына үз телебезне онытабыз бит. Менә әле ишетмәүче яшьләрне күзәтеп утырдым. Бер караганда бар да яхшы, үз телләрендә аралашалар, икенче яктан бу бит ишарә генә, аларның үз телләре юк. Һәм без бер тел белән мавыгып үз телебезне, тамырыбызны онытсак, шулай ук ишетмәүчеләр хәлендә калачакбыз. Алар тумыштан шундый хәлгә дучар булган, ә без үз-үзебезне шул хәлгә җиткерәбез. Менә бит фаҗига кайда.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

​Спектакльне мөмкинлекләре чикле яшьләр, журналистлар, язучылардан Рабит Батулла, Вахит Имамов, сынлы cәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева, заманча сәнгать галереясе мөдире Эльвира Камалова, филология фәннәре белгече Миләүшә Хәбетдинова, татар яшьләре активистлары Тәбрис Яруллин, Айрат Фәйзрахманов, Рәдиф Кашаповлар карады. Оештыручылар әйтүенчә, сатарга куелган 50 билетның 40ы сатылган. “Смена”ның зур булмаган залы тулы иде. Дөрес, тамашаны бөтен кеше дә хупламады. Хәер, “Әлиф”, “Шәҗәрә” спектакльләре дә башта ниндидер сәерсенү тудырган иде. “Әлиф” спектакле “Алтын битлек”ле булгач кына, без аны алкышларга күмдек түгелме? Туфан Имаметдинов яшьләргә үзенә генә хас алымнар белән телне саклау фикерен тарата. “Әлиф” быел төрле мәйданнарда, “Сәләт” аланының барлык сменаларында күрсәтелеп, шул миссияне үтәде. “Әллүки” бу эшен музейларда алып барачак. Һәрхәлдә режиссер шул максатны күздә тотып эшләгән.

Язучы Вахит Имамов спектакльне уйландыра дип бәяләде:

Вахит Имамов
Вахит Имамов

– Спектакльнең идеясе – телне саклап калуга юнәлтелгән милли көрәш икән, ул барыбер безгә файдалы. Болар яшьләр бит, аларга үзләренчә кирәк. Бу буын проблемга икенче төрле карый, икенче төрле көрәшә. Монда мәйдан, митинг алымы түгел, үзгә алым, сәнгать юлы сайланган.

Юкка чыгу котчыкмалы тизлек белән бара. Әйтик, 1926 елгы җанисәптә совет илендә 260 халык яшәгән дип теркәлгән булган. Әлбәттә, советлар таркалгач, күп илләр аерылып чыкты. Бүген Русиядә 193 милләт исәпләнә. Ләкин аерым кешенең шул телдә сөйләшүе ул әле халык исән дигән сүз түгел. Халык милли мәктәбе булса гына яши. Русиядә яшәүче 14 халыкның гына үз милли мәктәбе бар. Мәсәлән, удмуртларның бөтен республикасына бер удмурт гимназиясе дә юк. Шул ук вакытта марилардан көнләшәм. Аларның кайбер дәреслекләре 13 мең тираж белән чыга. Безнең Татарстанда андый тираж белән чыккан дәреслекләр юк. Бөтен әйбер чагыштыруда беленә. Мин спектакльдән шушы уйлар белән чыктым.

Язучы Рабит Батулла режиссер милләткә сәнгать теле белән бәя бирә дигән фикердә:

Рабит Батулла
Рабит Батулла

– Аның “Әлиф”е дә шулай иде, “Әллүки”е дә җансыз халыкка әйләнеп баруыбызны күрсәтә. Бу режиссерның алымнары бөтенләй башка. Ул драма, комедия куймый, ул фәлсәфә, борынгы тамырларны эзли һәм шушы тамаша белән ана телен якларга тырыша. Бу спектакль вакытында эшләнде, әле ул шау-шу уятыр. Туфанның алга таба планнары зур, беркемнең дә башына килмәгән темаларга алына ул. Хәрефләрне биетүне генә алыйк. Монда да гаҗәеп нәрсә: безнең алдыбызга телсез-чукракларны китереп бастыра. Алар хәрәкәтләр белән генә аралаша ала. Кем белә, бәлки киләчәгебездер ул безнең.

Үзен татар активисты дип таныштырган Рәдиф Кашапов татар теленең корал булудан туктап, объектка әйләнүе өчен борчыла:

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

– Туфан чын рәссам буларак куркыныч якка таба бара. Хәзер сәнгатьнең символы – үлеп барган тел. Татар теле аралашу коралы түгел, объектка әйләнде. Без аның үлгәнен карыйбыз. Миңа бу бик куркыныч тоела. Исхакый да татар сәнгате белән ул юкка чыккач соклана, кызыксына башлаячакбыз, дигән бит. Миңа калса, тагын 100 елдан шундый ук спекталь чыгып, анда үле тел булып татар теле күрсәтелергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG