Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай бүләгенә дәгъва итүче язучылар нинди әсәрләре өчен тәкъдим ителде


Рәфис Корбан совет чоры шәхесләре — Муса Җәлил һәм шымчы Исхак Әхмәровка багышланган романнары өчен дәүләт бүләге алмакчы. Ләис Зөлкарнәй — Алтын Урданы данлый, Борис Вайнер — татар әдәбияты һәм фольклоры белән Русия укучыларын таныштырган өчен Тукай бүләгенә дәгъва итә.

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 10 кеше һәм бер театр коллективы дәгъва итә. Шуларның өчесе — язучылар. Бу — Рәфис Корбан, Ләис Зөлкарнәй һәм Борис Вайнер. 3 апрельдә Тукай музеенда әлеге язучылар белән очрашу узды. Фикер алышуда һәр намзәт турында фикердәшләре аларга бәя бирде. Зөлкарнәй һәм Корбан үз иҗаты белән шәхсән таныштырса, Борис Вайнер авырып китү сәбәпле очрашуга килмәгән иде.

Тукай музее залы халык белән тулы иде. Беренче рәттә каләм әһелләре, әдәбият белгечләре, зыялылар утырса, арткы рәтләрдә чакырып китерелгән студентларга урын бирелде. Очрашуда Вайнер турында урысча чыгышлар башлангач залдан халыкның бер өлеше чыгып китте.

Тукай бүләге намзәтләре белән очрашулар дәвам итәчәк. Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, 11 апрельдә Салих Сәйдәшев музеенда музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар белән очрашу узачак. Анда композиторлар Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова һәм "Әкият" курчак театрының "Әлфия" спектаклендә уйнаучылар катнашачак.
12 апрельдә исә "Хәзинә" сәнгать галереясендә рәссамнар Кадыйм Җәмитов, Рабис Сәлахов, фоторәссамнар Рамил Галиев һәм Евгений Канаев катнашуы көтелә.

Рәфис Корбан: Муса Җәлилне һәм совет разведчигы Әхмәровны данлый

Язучы Рәфис Корбан соңгы елларда дөнья күргән "Әхмәров", "Ватан", "Ике роман", "Алиш" китаплары өчен Тукай бүләгенә дәгъва итә. Әлеге әсәрләрнең барысы да совет чорында яшәгән шәхесләргә багышланган.

Аның беренче һәм икенче хатыны булган. Беренче хатыныннан Альберт абыйны мин танып белә идем.

"Әхмәров" — совет разведчигы Исхак Әхмәров тормышына багышланган әсәр. "Ватан" романы Муса Җәлилне данлый. "Ике роман"да татар композиторы Салих Сәйдәшев һәм язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт турында әсәрләр урын алган. "Алиш" исә балалар язучысы Абдулла Алишка багышланган.

Корбанны якларга килгән әдәбият галиме Равил Рахмани аның "Алиш" китабын мактады.

— Абдулла Алиш кебек яза башлаган икән, монда да Рәфис Корбан яхшы роман язган дип түгел, дөреслеккә омтылу, милләтнең чын тарихи вакыйга-миссиягә әйләнәсе юлын капшау һәм күрсәтү карарга кирәк. Менә шушы ноктага караганда Рәфиснең ролен тагы да зуррак дип карыйм, — диде ул.

Залда җыелган халыкка "Ватан" әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Анда сүз Муса Җәлилнең Германиядә әсирлектәге тормышы турында бара.

Ахырдан Рәфис Корбан чыгыш ясап, үз әсәрләренә бераз ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, Муса Җәлил турында романнар язылса да, совет шагыйре әле тулысынча ачып бетерелмәгән.

Рәфис Корбанны Тукай бүләгенә Татарстан китап нәшрияты тәкъдим иткән

— Без Муса Җәлилне совет чоры күзлегеннән бер яклы гына карыйбыз. Ул чагында бит "ак" һәм "кара", "кызыл" һәм "кара" гына бар иде. Муса Җәлилне идеаллаштырып күрсәтү булды, ләкин һәрберебез — кеше, һәрберебезнең тормыш юлы бар. "Безнең заман герое" дигән нәрсә бар бит. Муса Җәлил үз заманының герое итеп күрсәтелде, ләкин татарның милли каһарманы итеп, кеше буларак аның шәхесе киң күрсәтелмәгән иде. Монда Әминә (хатыны) һәм Чулпан (кызы) исемнәре яңгырады. Ул гына түгел, аның беренче һәм икенче хатыны булган. Беренче хатыныннан Альберт абыйны мин танып белә идем. Ул университетта хәрби кафедрада эшләде. Аның уллары Камил һәм Алик — исән-саулар, — диде ул.

Рәфис Корбан "Әхмәров" әсәренә дә тукталды. Ул Исхак Әхмәровның Кытайда, Төркиядә, соңрак Америкада шымчы булып эшләвен сөйләде. 1940 елда нарком Лаврентий Берия тарафыннан Мәскәүгә кайтарылырга һәм атып үтерелергә тиеш була, ди ул, ләкин Әхмәров хәйләлек итә.

— Исхак яшь кызга өйләнә, — дип сөйләде Корбан. — Ул АКШ коммунистлар фиркасеннән Эрл Браудерның сеңлесе кызы. Аңа махсус өйләнә. СССРга кайтканнан соң Браудерны Сталин белгән була, шуңа Сталин Әхмәровны атып үтерергә рөхсәт итми.

Рәфис Корбан Әхмәровның төп казанышы дип "Кар" операциясен атады. Сүз Япония белән СССР арасында низагъ һәм сугыш булдырмау турында бара. Бу үз чиратында Ерак Көнчыгышта тупланган 40 совет дивизиясенең 28ен Мәскәүне алманнардан сакларга ярдәм иткән, дип сөйләде ул.

Ахырдан Рәфис Корбан Тукай бүләге турында бер генә җөмлә әйтте:

— Алырга язсын дип хыялланам, — дип чыгышын тәмамлады ул.

"Реальное время" язуынча, Корбанны Тукай бүләгенә Татарстан китап нәшрияты тәкъдим иткән. Иң элек ул Татарстан язучылары берлеге аша узарга теләгән. Моның өчен хәтта оешманың идарә әгъзасы булудан баш тарткан, ләкин ул җитәрлек тавыш җыя алмаган. Язучылар берлеге шагыйрь Ләис Зөлкарнәйне тәкъдим иткән.

Әйтергә кирәк, Рәфис Корбан инде Тукай бүләгенә берничә тапкыр дәгъва итә.

Ләис Зөлкарнәй: Алтын Урданы күтәрә

Безнең халык бирергә, югалтырга ярата. Башка халыкларга булган әйберебезне бирәбез. Без шәхесләребезне, Мәҗит Гафуриларны бирдек.

Шагыйрь Ләис Зөлкарнәй (Ләис Харрасов) Тукай бүләгенә "Узганны кабатлау" китабы өчен тәкъдим ителде. Аның намзәтен якларга дип шагыйрь Ләбиб Лерон килгән иде. Аның сүзләренчә, Зөлкарнәйнең китапта иң төп әсәрләренең берсе — "Алтын Урда" дастаны.

Лерон Ләис Зөлкарнәйне татар мирасының башка халыклар тарафыннан үзләштерелүе борчый диде. Бүгенге сәяси вазгыятьтә шәхесләрне оныттыру эше бара ди ул.

— Мин Ләиснең әйткән сүзе белән нәрсә әйтергә телим, — дип дәвам итте Ләбиб Лерон. — Безнең халык бирергә, югалтырга ярата. Башка халыкларга булган әйберебезне бирәбез. Без шәхесләребезне, Мәҗит Гафуриларны бирдек. Соңгы вакытта Әнгам Атнабаевны бирәбез. Без Дәрдмәндне, Шәехзадә Бабичны бирдек, озакламый Сәгыйть Рәмиевне бирергә торабыз. Күпләр: мин Ләисне белмим, иҗатын белеп бетермим, дияр. Ә менә Сәгыйть Рәмиевне туган авылында да белмиләр. Бүгенге сәясәт, электән килгән сәясәт шулай иттереп алып барыла ки, шәхесләр оныттырыла, аларны актив пропагандалу юк. Кемдер пропаганда белән бара, кемдер диңгез, елга өстендә йомычка кебек һәрвакыт күзгә күренеп тора, ә кемнәрдер энҗе бөртекләре кебек су астында кала. Шуны аңларга кирәк, Тукайның "Шүрәле"сен безнеке дип йөрибез, ярышлар-бәйгеләр үткәрәбез. "Шүрәле" безнеке түгел инде хәзер. Ул — казакъныкы. Казакълар аны акчага суктылар. Сөембикәне безнеке дип йөрибез, аны да акчага суктылар. Акчага сугу нәрсә дигән сүз? Ул безнеке дигән сүз. Безнең акчабыз юк, без суга алмадык. Безнең бренд булырга тиешле "Шүрәле" казакъларга китте. Шуңа күрә Ләис бу дастаннары белән нәрсә әйтергә тели? Безнең шанлы-шаулы тарихыбыз бар, без аны күз карасыдай сакларга тиеш, ятларга бирергә тиеш түгел ди. Беркөнне ул ТВдә дә әйтте: кулымнан килсә, мин бу поэманы казакъчага, үзбәкчәгә тәрҗемә иттерер идем. Күрегез, бу — татарлар эзе, татарлар калдырган җирләр дип әйтергә телим ди.

"Шүрәле" безнеке түгел инде хәзер. Ул — казакъныкы. Казакълар аны акчага суктылар. Сөембикәне безнеке дип йөрибез, аны да акчага суктылар. Акчага сугу нәрсә дигән сүз? Ул безнеке дигән сүз. Безнең акчабыз юк, без суга алмадык.

Әдәбият галиме Ләйсән Надершина исә, Ләис Зөлкарнәйне интеллектуаль поэзиянең күренекле бер вәкиле дип атады. Аның әсәрләрендә психологизм, сөйләм шигыре, тарихи хәтер ята диде.

Ләис Зөлкарнәй үзен тыйнак тотты. Ул китабындагы тарихи тамырлар, бүгенге торыш турында берничә шигырен укып узды. Тукай бүләге турында фикерләрен җиткермәде.

Борис Вайнер: Татар әдәбият һәм фольклорын популярлаштыру

Урыс язучысы Борис Вайнер Тукай бүләгенә балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше өчен дәгъва итә. Аның намзәтен Татарстан язучылар берлегенең урыс бүлеге тәкъдим иткән. Ул үзе авыру сәбәпле очрашуга килә алмаган.

Аның исеменнән хатыны, шагыйрә Наилә Ахунова чыгыш ясады. Тукай бүләгенә Вайнер татар әдәбияты һәм татар фольклоры популярлаштыруга өлеш керткәне өчен тәкъдим ителде дип сөйләде.

— Үз көченнән килгәнчә, ул балалар өчен язылган татар поэзиясенең иң яхшы үрнәкләрен Русия укучыларына тәкъдим итәргә тырыша, — диде Ахунова.

Мисал итеп ул татар фольклорына нигезләнгән "Алмазная гора", "Камыр Батыр" әкиятенә нигезләнеп язылган "Богатырь из теста" әсәрләрен атады. Алар Русиянең төрле шәһәрләрендә балалар спектакле итеп күрсәтелә диде ул.

Шулай ук Вайнерның "Ералаш" өчен язган сценарийлары да телгә алынды.

Шагыйрә һәм журналист Альбина Әпсәләмова Вайнер иҗаты — "җирле масштабта гына түгел, Русия, ә бәлки халыкара дәрәҗәдәге иҗат" дип атады.

  • Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган.
  • 2015 елдан Тукай бүләге шагыйрь туган көнне — 26 апрельдә тантаналы шартларда тапшырыла башлады. Аңа кадәр лаеклар Шигърият бәйрәмендә игълан ителеп, бүләк үзе 30 август — Татарстан Республикасы көнендә бирелә иде.
  • 2022 елның октябрендә Татарстанда "ят агент"ларны Тукай бүләгенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр премиягә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
  • 2023 елдан һәр җиңүчегә 1 млн сум күләмендә премия бирелә.
  • Тукай бүләге еш кына бәхәсләр уята. Мәсәлән, 2017 елда әлеге премия Татарстан эчке эшләр министрлыгы тәкъдиме белән милиция полковнигы, дин әһеле һәм язучы Харис Салиховка бирелде. Язучы Фәүзия Бәйрәмова моны "милләтне мыскыл итү" дип атады.
  • Элегрәк Тукай бүләге комиссиясе әгъзалары арасында премиянең кемнәргә биреләчәген алдан белеп торучылар да булуы ачыклаган иде. Быел премиягә дәгъва кылучы Рәфис Корбан да бүләк бирү гадел түгел дип сөйләгән иде. 2022 елда ул Ркаил Зәйдулладан Тукай бүләгенә дәгъва кылучы татар язучыларын яклауны сорады.
  • Узган ел Тукай бүләгенә Себердән шагыйрь Шәфкать Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), күн мозаикасы техникасында эшләнгән паннолар сериясе өчен Наилә Кумысникова, архитектура өлкәсендә татар милли мәдәниятен үстерү өчен (Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчете һәм парклары) Фирдәвес Ханов лаек дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG