Accessibility links

Тукай бүләген бирү милләтне мыскыл итү булды


Быелгы Тукай бүләге ияләре Розалина Шаһиева (с), Мәдинә Маликова һәм Харис Салихов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

90 яшьлек Харис Салиховны үзе кайчандыр милиционер булып эшләгән полицайтлар министрлыгы Тукай бүләгенә тәкъдим иткән. Быел Тукай бүләген алучыларны әдәбиятта да, мәдәнияттә дә очраклы кешеләр дип уйлыйм.

Быелгы Тукай бүләген очраклы кешеләргә тапшыруны мин "милләтне мыскыл итү" дип кабул иттем. Әйе, быел Тукай бүләген алучыларны мин әдәбиятта да, мәдәнияттә дә, нигездә, очраклы кешеләр дип уйлыйм, аларның үзләре дә, әсәрләре дә милләт тарихында калулары икеле.

Бу олугъ бүләкне нигә нәкъ менә алар алды соң, әллә намзәтләр арасында тагы да лаеклыраклары юк идеме? Юк, алай да түгел, нәмзәтләр арасында хезмәтләре белән күпкә югары куярлык шәхесләр бар иде, әмма бу бүләк аларга бирелмәде.

Бирүчеләре нинди – алучылары да шундый

Бәлки милләт шулай ваклангандыр, теләсә кемне кабатланмас талант иясе, үзенең милли каһарманы итеп кабул итә башлагандыр? Юк, монда милләтнең дә әллә ни катнашы юк, чөнки Тукай бүләгенең язмышын халык түгел, түрәләр хәл итә, төп сүзне дә Казан Кирмәнендә утыручылар әйтә. Димәк, шулай булгач, бирүчеләре нинди – алучылары да шундый булып чыга инде.

Әйе, нәкъ шулай – Тукай бүләге язмышын да, шәхесләргә төрле дәрәҗәдәге исемнәр бирүне дә әдәбияттан-сәнгатьтән бик ерак торган, нигездә, китап укымаган, укыса да, аның тарихи кыйммәтен аңламаган татар түрәләре хәл итә. Элек, язучылар берлегенең абруе зур вакытта әдәбият мәйданында Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗевләр ат уйнатканда түрәләр аларның фикерләре белән санлашырга мәҗбүр булалар иде.

Ментлар ментларга бүләк өләшә

Ә хәзер инде менә ничә тапкыр хәтта Татарстан язучылар берлеге тәкъдим иткән әдипләрне дә күрмәмешкә салышалар, аларның өсләреннән атлап чыгып китәләр. Ә язучылар берлеге идарәсе быел Тукай бүләгенә прозаик-галим Тәлгать Галиуллин һәм прозаик-шагыйрь Факил Сафинның әсәрләрен тәкъдим иткән иде. Кат-кат укып һәм өйрәнеп, әдәбият галимнәреннән һәм укучылардан фикер-бәяләмәләр туплап, бу язучыларның үзләре һәм әсәрләре милләт тормышында тоткан урынны төгәл бәяләп, аларның тарихи әһәмиятләрен аңлап, татар әдипләре менә шушы каләмдәшләрен Тукай бүләгенә тәкъдим итте.

Харис Салихов һәм Рөстәм Миңнеханов
Харис Салихов һәм Рөстәм Миңнеханов

Баксаң, Тукай бүләген алу өчен боларның берсе дә кирәк түгел икән, әнә 90 яшьлек Харис Салиховны, үзе кайчандыр милиционер булып эшләгән полицайтлар министрлыгы - МВД Тукай бүләгенә тәкъдим иткән! Имеш, фән һәм дин, Тукай һәм Пушкин буенча хезмәтләре өчен. Гафу итегез, әмма бу хезмәтләрдә фән дә, дин дә юк, шулар турында сүз уйнату гына бар. Инде Тукай һәм Пушкинга бәясе турында әйтеп тә тормыйм, бу турыда зур, яңа сүз әйтү өчен гомер буе шушы юнәлештә эзләнүләр алып барырга, фәнни ачышлар ясарга кирәк! Ә бабакайда ул юк! Мин инде ул язганнарның әдәби кыйммәте турында әйтеп тә тормыйм, алар үзешчәнлек дәрәҗәсендә, мондый такмаклар хәзер күпчелек карт-карчыкларда бар.

Бар гомерләрен әдәбиятка багышлаган язучылар читтә калды

Бәлки Харис Салиховны Тукай бүләгенә тәкъдим иткән мент-полицайтлар аның китапларын укып та тормаганнардыр, бәлки укысалар да, мылтык белгечләренә алар шәп булып тоелгандыр, әмма әдәбиятта бәя алай бирелми, аның үз белгечләре бар. Хәер, Харис бабай әле язучылар берлеге әгъзасы да түгел икән, ә Тукай бүләген китап язучы буларак алды, димәк ки, кеше өлешенә керде, ә бар гомерләрен әдәбиятка багышлаган язучылар читтә калды.

Гомер буе романнар язган Мәдинә Маликова бар бит әле, ул алды, диярсез. Әйе, Тукай амбразурасына инде дүртенче тапкыр ташлана торгач, ниһаять, 80 яшьлек Мәдинә Маликова да бу бүләкне алды. Югыйсә, ул бит Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллиннар замандашы, Әмирхан ага Еникиләр чорында иҗат иткән язучы. Нигә бу бөек шәхесләр, талант ияләре үз вакытында Мәдинә Маликовага Тукай бүләген алырга ярдәм итмәгәннәр соң?

Мәдинә Маликова һәм Рөстәм Миңнеханов
Мәдинә Маликова һәм Рөстәм Миңнеханов

Тиңсенмәгәннәрме, аның иҗатын үзләренеке белән янәшә куярга теләмәгәннәрме, анда талант чаткылары күрмәгәннәрме, язганнарына гадәти, урта кул әсәрләр дип кенә караганнармы? Ни булса да булган, Мәдинә Маликова алар заманында Тукай бүләген ала алмаган. Хәзер дә аны бу бүләккә язучылар берлеге тәкъдим итмәде, ул журналистлар берлеге аша узды.

Тукай комиссиясе югары профессиональ дәрәҗәдәге әсәрләр урынына дәүләт бүләген шабашка-такмакларга бирүне кирәк тапкан

Минем үзем өчен дә Мәдинә Маликова – журналистикадан әдәбиятка килгән, әмма барыбер шул мәктәптән аерыла алмаган, иҗатында да шул алымнар чагылыш тапкан уртакул язучы һәм хәзер аның кебекләр шактый. Мәдинә Маликованың татар әдәбияты тарихында зур вакыйга булырлык һәм мәдәни хәзинә булып киләчәккә барырлык әсәрләрен күрсәтә алмыйм. Тырышканда, мондый уртакул әсәрләрне елына әллә ничәне язып та, үз хисабыңа чыгарып та була, әмма югары әдәбиятка мондый "шабашка" хас түгел.

Әлбәттә, Маликованың 80 яшендә дә бөкресен чыгарып, һаман компьютер каршында язып утыруы мактауга лаектыр, әмма яшьлектә булмаган очышлар һәм әдәби ачышлар картайгач кына килмәс инде ул. Киресенчә, кабатланулар башланырга, күңел дә, каләм дә тутыгырга мөмкин. Һәрнәрсәнең үз вакыты, иҗатка бу бигрәк тә нык кагыла.

Ә Розалина Шаһиевага Тукай бүләген ни өчен бирүләрен мин, гомүмән, аңламадым. Кем ул – сәнгать белгечеме, алай булса, нигә аның бу өлкәдә зур фәнни хезмәтләре-ачышлары юк соң? Розалина Шаһиевага милләтнең иң зур бүләге мәкаләләр җыентыгы өчен бирелде, мондый хәлнең әле тарихта булганы юк иде.

Розалина Шаһиева һәм Рөстәм Миңнеханов
Розалина Шаһиева һәм Рөстәм Миңнеханов

Хәзер мәкаләләр җыентыгы һәр ике журналистның берсендә бар. Димәк, Тукай бүләгенә чиратка алар да баса ала? Ә гомерләрен милли сәнгатебезне өйрәнүгә багышлаган, бу хакта зур-зур фәнни хезмәтләр язган, китаплар чыгарган белгечләребез мондый гаделсезлекне күреп, нишләргә тиешләр? Мин үзем, мәсәлән, бу өлкәдә Нияз Халитовны бик югары бәялим, ул да Тукай бүләгенә кандидатлар арасында бар иде бит! Нияз Халитов – гомер буе татар мәчетләре тарихын, аларның кабатланмас архитектура төзелешләрен өйрәнеп, дистәләгән фәнни хезмәтләр, уникаль китаплар язган сирәк белгечләрнең берсе.

Быел сәнгать өлкәсендә Тукай бүләген Нияз Халитов алырга тиеш иде

Халитовта югары профессиональлек, якты аң-интеллект, милли рух бергә тупланган, ул ташлар тарихы аша милләтебезнең бөек һәм фаҗигале язмышын тасвирлый. Һәм киләчәктә татар сәнгатенә Нияз Халитов китапларын укып бәя бирәчәкләр. Һәм, һичшиксез, быел сәнгать өлкәсендә Тукай бүләген Нияз Халитов алырга тиеш иде!

Инде тагын Татарстан язучылар берлеге күрсәткән нәмзәтләргә әйләнеп кайтыйк. Тукай бүләге комиссиясе, имеш, аларның икесен дә уздырмаган, югары профессиональ дәрәҗәдәге әсәрләр урынына дәүләт бүләген шабашка-такмакларга бирүне кирәк тапкан. Моңа ышанасы килми, чөнки иҗат оешмалары бу бүләккә очраклы кешеләрне тәкъдим итми. Димәк, эш башкада.

Исегездә булса, узган ел җәй, язучылар корылтаенда яңа рәис Татарстан җитәкчеләре фатихасыннан башка, халык ихтыяры белән сайланды. Бәлки Казан кирмәнендә утыручылар һәм Тукай бүләге язмышын хәл итүчеләр яңа рәистән һәм идарәдән ул эшләре өчен шушы рәвешле үч алырга уйлаганнардыр? Ягъни, кемнең бу өйдә хуҗа булуын язучыларның исләренә төшерергә исәп иткәннәрдер? "Сез теләсә кемне рәис итеп сайлый аласыз, теләсә кемне Тукай бүләгенә тәкъдим итә аласыз, әмма соңгы сүзне барыбер без әйтәчәкбез, Тукай бүләген дә кемгә теләсәк, шуңа бирәчәкбез", дип әйтергә теләгәннәрдер?

Бер китап укымаган кешеләр безнең язмышыбызны, Тукай бүләге язмышын хәл итә

Узган ел үзем белән булган хәлләр дә исемә төште, мин дә шулай Тукай бүләгенә тәкъдим ителеп тә, комиссия тарафыннан уздырылмаган идем. Соңыннан Казан кирмәнендәге иң зур абзыйларның берсеннән сорадым, "Миңа Тукай бүләген Мәскәү бирдермәдеме?" дидем. Ул: "Юк, без бирмәдек", диде. "Ә сез минем Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән берәр китабымны укыдыгызмы соң?" дидем. Ул: "Юк, без сезнең бер китабыгызны да укымадык”, диде. Менә шулай, бер китап укымаган кешеләр безнең язмышыбызны, Тукай бүләге язмышын хәл итә.

Ментлар ментларга бүләк өләшә. Боларга җиде буыннарына җитәрлек байлык туплау гына җитми, боларга милләтнең рухи дөньясына, аның Тукайларына да хуҗа булу кирәк. Бу дөньяга кемнең хуҗа булуын күрсәтергә, Тукай бүләгенә чыккан татар зыялыларының үз алларында шуышып йөрүләрен күрергә, аларны тезләндерергә дә кирәк. Әмма бу була торган хәл түгел, чын татар язучылары, талант ияләре беркайчан да бүләк дип хакимият каршында тез чүкмәячәк. Тукайның үзе кебек, горур һәм бәйсез булып калачак, аларга Тукай сүзләре белән җавап бирәчәк:

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.
Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер -
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Фәүзия Бәйрәмова
Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG