Accessibility links

пәнҗешәмбе, 29 июнь 2017, Казан вакыты 15:53

Ел саен апрель аенда бирелә торган Тукай бүләген сирәгрәк бирергә һәм аның өчен акча түләмәскә кирәк.

Соңгы елларда Тукай бүләге үзара чират белән акча алышу чарасына әйләнде. Аның дәрәҗәсе бик түбән тәгәрәде. Нобель яки Пулитцер кебек премияләр югарылыгына күтәрү турында хыялланып та булмый.

Еллар дәвамында олы бүләккә лаеклы Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт кебек олпат шәхесләр исемлектә күренми яки күренсә дә ул аннан сызылып атыла. Тукай премиясенең көлкеле әйбергә әйләнүе быелгы сөлге кадәр исемлектә аеруча яхшы күренде.

Аны бирмичә торырга кирәк! Әйе, әйе, бирмичә торсаң, дәрәҗәсе артыр иде. Икенчедән, аңа акча бирмәскә кирәк. Бүләккә өстәп берничә йөз мең сум акча да өстәп бирелгәч, эшләмичә генә ашарга, системага ләббәйкә җырлап яки эндәшмичә генә каләм тибрәтеп фатирлар алырга, халык хисабыннан өстәмә пенсия сорарга күнеккән ясалма зыялылар, бушбугаз иҗатчылар, тасма телле мәдәният тәмам акылдан яза башлады. Барысы бер булып Тукай премиясе акчасына кызыгып документ тутыра хәзер. Тукай бүләге исә акчасыз булса, бу кадәр санда аны алырга тырышучы да, үзара үпкәләшүче дә булмас иде. Акча котырта аларны.

Шулай да бу "суган бәйләүче" исемлекләр, чиратлашып әдипләрнең ярышуыннан бер пиар-файда бар: матбугат аз булса да татар теленә яки әдәбиятына игътибар итеп ала. Намзәтләр авызыннан булса да телне, мәдәниятне яклап пафослы сүзләр әйттертелә. Тик мондый ачык мөнәсәбәт елдан-ел һаман да шул апрель аенда, Тукай туган көннәре алдыннан гына кабатлана шул. Утыз-кырык ел элек тә шул иде, хәзер дә шулай: язгы сүз боткасыннан арына алганнары юк.

Гамил Нур
Казан

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG