Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ркаил Зәйдулладан Тукай бүләгенә дәгъва кылучы татар язучыларын яклауны сорадылар 


Ркаил Зәйдулла
Ркаил Зәйдулла

Язучы Рафис Корбан фикеренчә, бүләкне татар язучыларына түгел, ә Николай Алешковка бирергә мөмкиннәр. 

Тукай бүләгенә дәгъва кылучы намзәтләр исемлеге тулысынча билгеле булмаса да, премия тирәсендә көрәш һәм бәхәсләр куера башлады. Бүген, 7 февральдә, "Татмедиа"да узган язучылар очрашуында татар каләм әһелләре Тукай бүләге эләкмәве ихтимал диелде. Утырышны Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.

Татарстан язучылар берлегеннән Тукай бүләгенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Лерон тәкъдим ителде. Шул ук вакытта башка иҗади һәм иҗтимагый оешмалар да үз намзәтләрен комиссия хозурына җибәрә ала.

Язучылар берлегенең элекке рәисе Рафис Корбан сүзләренчә, Тукай бүләгеннән татар язучылары колак кагарга, ә бүләк Татарстанда иҗат итүче урыс язучысы Николай Алешковка бирелү ихтималы зур.

"Николай Алешков бу ике намзәтне төшереп калдырып, урыс буларак үтәчәк һәм быел безнең бер урыс язучыбыз премия алачак", диде ул.

Ркаил Зәйдулла "фаразларга күчмик" дип аны туктатырга тырышты.

"Бу фараз түгел, бу чыннан шулай. Мин анда үзем дүрт тапкыр утырдым. Урыс кешесенә барыбер бирәчәкләр. Рәссамнар, җырчылар арасында алып бетерделәр инде. Бу кызганыч. Ркаил, монда сиңа зур вазифа. Безнең намзәтләрне ныклап якларга кирәк!" диде ул.

Ркаил Зәйдулла Николай Алешков намзәте булуын раслады. Аны Светлана Васильенко җитәкчелегендә Русия язучылары берлеге тәкъдим иткән.

Былтыр Тукай бүләге "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен – Факил Сафинга; "Гөргери кияүләре"ндә – Гөрпинә, "Миркәй һәм Айсылу"да – Айсылу, "Зәңгәр шәл"дә Мәрфуга һәм башка хатын-кыз образлары тудырган өчен актриса Дания Нуруллинага; "Нефть һәм заман", "Казан альбомы", "Татар әкиятләре дөньясы", "Казан серләре" графикасы һәм "Татар дөньясы" китабын бизәгән өчен Григорий Эйдиновка тапшырылган иде.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. 2014 елдан акчалата күләме 500 мең сум.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG