Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырлай белән Казан арасында бүленгән Шигърият бәйрәме


Быел Шигърият бәйрәмендә катнашучылар азрак булды
Быел Шигърият бәйрәмендә катнашучылар азрак булды

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Шигърият бәйрәме быел Кырлайда гына узачак диелгән иде. Җәмәгатьчелек таләбе белән аны Казанда да оештырдылар. Шулай итеп, бәйрәмнең бер өлеше Кырлайда, икенчесе, гадәттәгечә Казанда, Тукай һәйкәле янында узды.

Кырлайдагы чарага Татарстан президенты да баруга карамастан, анда күп кеше туплый алмаганнар. "Яңа гасыр" каналы шул чарадан гына җанлы эфир ясады. Рөстәм Миңнеханов анда иҗат әһелләре белән очрашты. Сүз уңаеннан, Кырлайга барган зыялыларның бер өлеше Казандагы бәйрәмгә кайтып өлгермәгән булып чыкты.

Кырлай белән Казан арасында бүленгән Шигърият бәйрәме
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Казанда Туган тел көне Габдулла Тукай музеендагы "Ядкәрләрдә – Тукай рухы" дип аталган шигырь һәм җыр бәйрәменнән башланды. Чара урамда, музей бакчасында узарга тиеш иде, әмма урамда җил булганга аны бина эченә күчерделәр. Тик музей эчендәге зал бик кечкенә булу сәбәпле, мәктәпләрдән килгән укучылар анда сыймады. Берничә төркемгә экскурсия үткәрелде, кемнәрдер борылып кайтып китте.

Музейдагы чарада "Ядкәрләрдә – Тукай рухы" бәйгесендә җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләү булды. Балалар Тукай музеенда саклана торган ядкярләр турында проза яисә поэзия жанрында яңа әсәрләр язган, шуларның иң яхшылары сайлап алынган. Музейдагы бәйрәмдә Казан филармониясе базасында оештырылган балалар вокаль-инструменталь ансамбле, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Маликов, Кирам Сатиев чыгыш ясадылар, Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Алмаз Борһанов Тукай шигырьләрен укыды.

Казандагы Шигърият бәйрәме балаларның "Пар ат" җырын башкаруыннан, "Бәйрәм бүген", "Ай һәм Кояш", "Карлыгач" шигырьләреннән башланды. Алардан соң, язучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бик җитез булып чыкты, Кырлайдан вакытында кайтып җитә алды. Ул чыгыш ясады. Аның артыннан ук Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Васил Шәйхразиев чыгышын тыңладык. Ул Шигърият бәйрәменең 8 миллионлы татар халкы өчен иң кирәк бәйрәмнәрдән булуын искәртте. Бәйрәмдә башка түрәләр күренмәде, шул исәптән Татарстан президенты да, мәдәният министры да.

Васил Шәйхразиев чыгышыннан соң Тукай премиясе лауреатларын игълан иттеләр. Аларны Кырлайда бер кат игълан итеп котлаган булганнар инде, Ирек мәйданында халык каршына тагын бер чыгарып тәбрикләделәр. Өченче хөрмәтне алар кичен Опера һәм балет театры сәхнәсендә күрде – анда бүләк ияләре тагын бер кат игълан ителде. Шул рәвешле быелгы лауреатлар халык хәтеренә мәңгегә уелып калырлык булды. Шулай да аларны тагын бер атыйбыз.

Сулдан: Григорий Эйдинов, Дания Нуруллина, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Васил Шәйхразиев
Сулдан: Григорий Эйдинов, Дания Нуруллина, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Васил Шәйхразиев

Быелгы Тукай бүләге "Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен – Факил Сафинга; "Гөргери кияүләре"ндә – Гөрпинә, "Миркәй һәм Айсылу"да – Айсылу, "Зәңгәр шәл"дә Мәрфуга һәм башка хатын-кыз образлары тудырган өчен актриса Дания Нуруллинага; "Нефть һәм заман", "Казан альбомы", "Татар әкиятләре дөньясы", "Казан серләре" графикасы һәм "Татар дөньясы" китабын бизәгән өчен Григорий Эйдиновка тапшырылды.

Шигърият бәйрәмен шагыйрьләр Резеда Гобәева һәм Рифат Сәлах алып барды. Сәхнәдә Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина, Нәҗибә Сафина чыгыш ясап шигырь укыдылар.

Фәүзия Бәйрәмова чыгышында чарага килүчеләргә рәхмәтен әйтеп, бу көнне бетерергә теләүләрен искә төшерде, 26 апрельне Шигърият бәйрәменең исән калган көне дип атады.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

— Нинди генә каршылыклар булуга карамастан, сез бүген монда килеп бастыгыз. Бер кешегә булса да күбрәк булсын, дип, мин дә монда Чаллыдан ук килеп бастым. Татар беткән икән, дип әйтмәсеннәр, милләт исән икән, дисеннәр, дип сезнең каршыга килдем. Сезгә Аллаһының рәхмәтләре булсын! Бүген Тукайның гына туган көне түгел, бүген милләт теленең, Казанда Шигърият бәйрәменең исән калган көне дә! Без бу көнне көрәшеп яулап алдык, аны юкка чыгарырга тырышучылар булды. Әмма җитәкчеләр дә вакытында аңлады: Казанга Шигърият бәйрәме кирәк! Татарга Тукай кирәк! Милләткә без һәм сез кирәк! Татар халкы көрәшсә, җиңә, җәмәгать, бу да безнең җиңүне күрсәтә! - диде Фәүзия Бәйрәмова.

Җырчылар Рөстәм Насыйбуллин, Айгөл Хәйри, Энҗе Шәймурзина, Рәсим Низамов башкаруында җырлар яңгырады. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы чарада ансамбльләр чыгышлары булмады. Халык арасында бәйрәм кәефе тудырып милли киемнән йөрүче кызлар-егетләр, баянчылар да күренмәде. Мәйданда районнардан килгән үзешчәннәрнең гармун тартып җырлавы да ишетелмәде. Административ ресурс җитмәве чын-чынлап сизелде.

Айгөл Хәйри җырлый
Айгөл Хәйри җырлый

Кешенең аз булуын чарага килүчеләр бәйрәмнең икегә бүлеп уздырылуында, җитмәсә, аның эш көнендә узуында күрде. Азатлык аралашкан кешеләр арасында, Татарстан Мәдәният министры уйлаганча, эштән куып китерелүчеләр очрамады.

Мәсәлән, Казаннан Рәфыйк Кәримуллин йөрәк кушуы буенча килгән һәм бу бәйрәмдә куып китерелүчеләр бөтенләй булмаска тиеш дип исәпли.

— Йөрәк кушуы буенча килдем, монда йөрергә кем кушсын инде безгә? Бу чарада өстән кушылган кешеләр булырга тиеш түгел, ул халык бәйрәме булырга тиеш. Бәйрәмне Кырлайга-Казанга бүлүчеләр – Тукай белән уйнаучылар, минемчә. Черек систем шулай көйләнгән, хәзер Тукай исеме белән уйный башладылар. Кырлайда үткәрмәгән булсалар, монда халык күбрәк булыр иде. Халык башын бутау дип атала бу. Буталган башлы кешеләр белән идарә итүе бик җиңел, - диде Рәфыйк Кәримуллин.

Гарифулла Ялаев та бу чараны көтеп алуын, ел да үз теләге белән килүен әйтте.

Гарифулла Ялаев
Гарифулла Ялаев

— Инде бик күп еллар, һәр елны үз теләгем белән киләм. Ничек итеп татарлар Сабантуйны күрергә, анда кайтырга атлыгып тора, мин дә Шигърият бәйрәменә килергә ел саен атлыгып торам. Бармый калсам, нәрсәдер җитмәгән шикелле. Халык бүген әзрәк шикелле. Бәлки, бу бәйрәмне кичә уздырырга кирәк булгандыр? Бүген эш көне, кеше эштәдер, ә кичә ял көне иде бит. Аннары бәйрәмне Кырлайга да бүлделәр, халык шунда да киткәндер. Быел рекламасы да әз булды, Кырлайда булачагын әйтеп көн дә кабатладылар, Опера һәм балет театрында премияне тапшыру турында да күп сөйләделәр, ә монда буласын әллә нигә бер генә ишеттем. Халык күбрәк катнашсын өчен, күбрәк агитация кирәк, студентларны укучыларны күбрәк тартырга кирәк, - диде Гарифулла Ялаев.

Аңлашылганча, административ ресурсларның Кырлайга юнәлүе мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә дә чагылган. Шуңа карамастан, анда 150 кешедән артыгын туплый алмаганнар. Анысы да Арча районындагы ике мәктәп укучыларын китерү аркасында гына җыелган. Бу хакта Азатлыкка Кырлайдагы чарада катнашкан язучыларның берсе хәбәр итте, әмма исемен күрсәтмәүне үтенде.

Чарага килгән галим Хатыйп Миңнегулов халыкның нәкъ менә Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янына җыелуы аның миллилеген күрсәтүче барометр дип бәяләде.

Хатыйп Миңнегулов
Хатыйп Миңнегулов

— Бәйрәмне пандемия сәбәпле Кырлайда гына уздырырга уйлаганнар иде, монда уздыру рәсми рәвештә планлаштырылмаган иде. Ләкин халык, бигрәк тә яшьләр, монда уздыруны да таләп итте. Кырлайдагысын телевизордан карап чыктым, анда яхшы оештырылган кебек иде. Ни өчен Тукай бәйрәме Казанда булмаска тиеш? Тукай ул кумир булсын өчен ясалма рәвештә күтәрелгән шәхес түгел. Ул дөньякүләм кабатланмас шәхес, дөньяның классик шагыйрьләрен көнләштерерлек шагыйрь. Еллар узган саен Тукайның әһәмияте үсә генә бара. Монда халыкның җыелуы ул аның милли рухын билгели торган бер барометр сыман күрсәткече, - диде Хатыйп Миңнегулов. Аны да куып китермәгәннәр, үз теләге белән килгән. Үзе шулай диде.

Инсаф Абдулла бәйрәмгә һәр татар кешесе килергә тиеш, килмәгәннәрне куып китерүнең дә зыяны юк дип исәпли. Аның фикеренчә, Тукай нәкъ менә Казанда шәхес булып җитлегүе, башкалада танылуы сәбәпле, бу бәйрәмнең Казан үзәгендә узуы дөрес булачак.

Инсаф Абдулла
Инсаф Абдулла

— Тукайны Казан дөньяга таныта, шуңа иң зур бәйрәм Казанда булырга тиеш иде. Монда үзен татар дип исәпләгән һәркем килергә тиеш. Һәр татар укытучысы, һәр татар мөдире балаларын шушында куып китерергә тиеш иде. Шул очракта гына бүген милләт үзен саклап кала алырга мөмкин. Бүген балалар бигрәк тә әз. Күрәсең, җитәкчеләр Кырлайда узды да шуның белән булды дип уйлый торганнардыр. Юк, без балаларны елына 365 көн, һәрзаман Тукай рухында тәрбияләгәндә генә алар татар булачак, урамнарыбыз татарлар белән тулып торачак. Бүген милләткә шундый басым барганда, без бердәм булып, бирегә әбиләр оныкларын күтәреп, укытучылар укучыларын ияртеп килергә тиеш иде. Беркем дә ике сәгать дәрес калдырганнан надан калмый, милли тәрбия аларга шушында бирелә. Астан халык кузгалмаса, өстән ул булмый. Астан халык күтәрелгәндә генә, халык үзен милләт дип таныганда гына өстәгеләр милләт өчен нәрсәдер эшли. Тукай дип авыз чайкарга яратабыз, әмма эшкә килгәндә, кызганычка каршы без бөтенесен дә эшләп бетерә алмыйбыз, - диде Инсаф Абдулла.

Мари Иленнән Рамай Юлдаш бу чарага 15 кешелек төркем белән килгән. Ул да Шигърият бәйрәмен Кырлайга күчерүләренә каршы фикерен әйтте.

Рамай Юлдаш
Рамай Юлдаш

— Шигърият бәйрәмен монда уздыру инде 50-60нчы елларда ук барлыкка килгән. Ул чынлап та милләтнең бер тоткасы кебек чара, безнең традиция. Милли интеллигенцияне, милләттәшләреңне күрү урыны. Аларны тагын кайда очратасың? Сабантуйда очратып булмый. Шул Хәтер көнендә һәм иң зур чара шушы Тукай көне, Шигърият бәйрәмендә күрешсәң генә. Шуңа Казандагы бу чара һичшиксез булырга тиеш. Кырлайда уздыру да кирәктер, ләкин башка көнне. Монда бүген укучылар да, студентлар да күренми, барысы 250ләп кеше бардыр. Әкренләп татарның икътисади бәйсезлеге дә, рухи бәйсезлеге дә бетерелә.

Дөресен генә әйткәндә, болар бар да Казан кирмәнендә утыручылардан килә инде. Киләчәктә татарның үсеше буенча аларда нигез, план да юк. Бу Мәскәүнең басымы һәм шул акча мәсьәләсе белән дә бәйле. Шул ук ФСБ, МВД, Тикшерү комитетлары аша аларга да басым бара, чөнки өстә һәркайсына каршы компромат җыелган. Шуннан куркып ТАИФны да бирделәр бит инде. Хәзер татарның шушы Шигърият бәйрәме генә калды. Бу да шушы ук чылбырда тора һәм безнең халык өчен шулай ук мөһим чара. Хәтер көнен Ирек мәйданыннан Иске татар бистәсенә куып җибәрделәр, хәзер Шигърият бәйрәмен дә Кырлайга куарга телиләр. Бу бары тик шуны гына аңлата торган күренеш, - диде ул.

Мари университетыннан килгән студентлар
Мари университетыннан килгән студентлар

Рамай Юлдаш белән Казанга килгән Мари дәүләт университеты студентлары да бу чарага быел беренче мәртәбә һәм үз теләкләре белән килүен, киләсе елларда да киләчәкләрен әйтте.

Ул арада Тукай һәйкәле янындагы сәхнәдә бәйрәмгә дип Американың Нью-Йорк шәһәреннән кайткан тәрҗемәче, татар әсәрләрен урысчага тәрҗемә иткән Сүрәя Гайнуллина чыгыш ясады. Язучыларның Кырлайдан кайтып җитә алмаган өлеше аның чыгышын ишетми калды. Нью-Йорк бит ул монда гына, ә Кырлай әнә кайда! Шуңа язучылар бәйрәм бетәр алдыннан гына кайтып җитте. Үкенечкә калмады, соңгы җырны – Филүс Каһиров башкаруында "Туган тел"не тыңларга җитештеләр. Аңарчы халыкның яртысыннан күбрәк өлеше таралган иде инде.

Филүс Каһиров җырлый
Филүс Каһиров җырлый

Кырлайда Язучылар берлеге рәисе белән бер автобуска утыручылар бәйрәмгә кайтып җитешкән, ә бер өлеше өлгермәгән булып чыкты. Бу өлгермәгән төркемдә язучы Вахит Имамов та бар иде. Бәйрәмне Кырлайда һәм Казанда икегә бүлеп үткәрүгә карата фикерен сорагач, ул да аларны төрле көннәрдә үткәрү дөресрәк булыр иде дип белдерде.

— Аны бер үк көнне үткәрү кирәк түгел иде. Алдан уйлап, 25 апрельдә уздырырга яки 27 апрельгә дә куярга мөмкин. Татар теле айлыгы бер көн белән генә исәпләнми, бәйрәм чараларын арттырып, аны вакыт белән сузып та була. Мәсәлән, язучыларны җыеп Кырлайга 30 апрельдә дә барып була иде. Бу чаралар бер көнне узу дөрес түгел, чөнки бу халыкны бүлгәләү дип атала. Фронтта бит һөҗүм булганда көчләрне бүлгәләмиләр, бердәм, бергә көрәшәләр. Бүген татар теленә һөҗүм барганда болай бүлгәләү кирәк түгел иде, - диде Вахит Имамов.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗевка Кырлайда узган чара бик ошаган, бик күңеле булып кайткан, әмма ул барыбер бәйрәмнәрнең икесен бер вакытта уздыруга каршы.

Кырлайдагы чарада катнашучылар
Кырлайдагы чарада катнашучылар

— Казанда ничә ел чыгыш ясап туры эфирга эләгә алган юк иде әле, быел Кырлайга беренче тапкыр барып шигырь укыдым – телевизордан күрсәттеләр, "Яңа гасыр" каналы төшерде. Анда чарадан туры трансляция булды, ә монда андый әйбер юк. Аңлавымча, быел Казанда "Яңа гасыр" каналы туры эфирны бөтенләй оештырмаган. Аның каруы, без Арчадан кайтканда, монда ниләр баруын "Татар-информ" аша укып белеп тордык. Арчадамы, башка төбәкләрдәме, Тукай бәйрәме булсын, оешсын, әмма бүтән сәгатьтә, бүтән көнне булдырсыннар. Бу бәйрәм башланырга бер ай кала әзерлек булырга һәм халыкка да алдан ук хәбәр итә башларга кирәк. Быел мәгълүмат җитеп тә бетмәгәндер, ул ничектер соңгы мизгелдә генә таралды, - диде Гыйләҗев.

Опера һәм балет театры янәшәсендәге чара сәгать ярым эчендә йомгакланды да. Узган еллардан аермалы буларак, чыгыш ясаучылар да Кырлай һәм Казан фронтына бүленгәч, сәхнәләр тиз бушады. Бәйрәм бетүгә халыкның бер өлеше үзәккә таба атлады – кичке сәгать дүрттә Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!" чарасы башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG