Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тяжело с татарским-2021": татар теле кайсы оешмаларда кыенлык тудыра


Азатлык быел Дөнья татар яшьләре форумының "Мин татарча сөйләшәм" ациясендә ел саен игълан ителгән антипремиягә һәм рәхмәт хатларына лаек дип тапкан оешмаларны барлый.

Ел саен Дөнья татар яшьләре форумы "Мин татарча сөйләшәм" чарасында "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыра. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар. Моның максаты – дәүләт һәм табышлы оешмаларны татар телен кулланырга өндәү.

"Дәүләт оешмалары халыкка хезмәт күрсәтүдә, элмә такталар һәм язмалар әзерләгәндә, сайтларын алып баруда ике дәүләт телен дә бертигез кулланырга тиеш. Ләкин, кызганычка, күп кенә дәүләт һәм бюджет акчаларын кулланган оешмалар татар теленә җитәрлек игътибар бирми" дип антипремиянең максатын Азатлыкка форумның элекке рәисе Тәбрис Яруллин аңлаткан иде.​

Бүген, 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көнендә, рәсми булмаган Татар теле көнендә Казанда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе вакытында татар телен яратучылар һәм дәүләт телен санга сукмаучылар игълан ителде.

2021 елда нинди дәүләт оешмаларына татар телендә хезмәт күрсәтү авыр булып чыкты?

Интернетта татар телен кулланмаган оешмалар

"Тяжело с татарским" антипремиясе өч оешмага тапшырылды:

Антипремия әлеге оешмаларга сайтларда һәм социаль челтәрләрдә "татар дәүләт телен кулланмау, санга сукмау өчен" бирелә дип аңлатты оештыручылар.

"Иске шәһәр" префектурасы Казан муниципаль берәмлегенең Башкарма комитетына карый. Оешманың максаты: "Иске татар бистәсендә тарихи архитектура һәйкәлләрен торгызу һәм саклау, территорияне тезекләндерү" дип язылган. Азатлык префектураның интернеттагы сәхифәләре буйлап күз йөртеп чыкты. Беренче чиратта татар мәдәниятен, тарихын үстерү вазифасы булган оешманың рәсми сайтында да, Instagram һәм Вконтакте сәхифәләрендә дә татар теленә урын табылмаган булып чыкты. Хәбәрләр рус телендә генә чыгуы ачыкланды.

Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең рәсми сайты юк, ә социаль челтәрләрдә шул ук хәл күзәтелә. Оешманың Instagram аккаунты барлык хәбәрләрне бары тик рус телендә генә тәкъдим итә. Шул ук вакытта, "Мин татарча сөйләшәм" оештыручылары паркларның үзләрендә татарча язулар булуын, антипремия фәкать социаль челтәрләрдә татар телен санга сукмау өчен бирелгәнен искәртте.

"Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы исә антипремияне икенче тапкыр алды. Моңарчы "Тяжело с татарским" бүләге аңа 2014 елда бирелгән иде. Ул вакытта да ул сайтны татарча алып бармавы өчен тәнкыйтьләнгән иде. Шуннан соң сайтта күпмедер татарча мәгълүмат барлыкка килсә дә, хәзерге сайт яңартылган булып чыкты, яңа сайтта татар теленә урын янә табылмаган. Социаль челтәрләрдә дә шул ук хәл.

Азатлык якын арада антипремия алган оешмаларга мөрәҗәгатьләр юллап, аларның интернетта татар телен нигә кулланмавы турында белешергә тырышачак.

Аларның берсе дә чарада булмады.

Татар теленә игътибар итүчеләргә – рәхмәт!

Дөнья татар яшьләре форумы камчылаудан тыш, татар теленә игътибар иткән, тел үсешенә өлеш керткән оешмаларга, аерым шәхесләргә рәхмәт әйтергә онытмый.

Беренче рәхмәт хаты "Такси Татарстан" оешмасына бирелде. Рәхмәт аерым алганда татар телендә хезмәт күрсәткән колл-үзәк оештыру өчен дип әйтелде. Татар телендә такси чакыртам дигән кешеләр өчен аерым берничә татар телле оператор эшли. Сүз уңаеннан, бу такси хезмәтенең мобил кушымтасы да татарча эшли.

"Такси Татарстан" оешмасы генераль мөдире урынбасары Эдуард Сибгатуллин Азатлыкка колл-үзәгенең ярты еллап эшләгәннен, алга таба киңәячәкләре турында да әйтте.

Эдуард Сибгәтуллин
Эдуард Сибгәтуллин

"Безнең татарча колл-үзәк ярты ел эшли, биредә эшләүчеләрне бәйге нигезендә сайлап алдык. Иң мөһиме: аларның әдәби татар телендә сөйләшә белүе иде. Әлегә бу проектны зурлап әйткәнебез юк иде, ләкин аңа ихтыяҗ барлыгын күрәбез. Татар телле операторларга шалтыратучылар күп. Гомумән, без бу үзәкне татарча ни өчен ачтык? Безгә шалтыратып мөрәҗәгать итүчеләр булды, безгә шелтә белдерәләр иде, татарча хезмәт күрсәтүне сорадылар. Кулланучылар арткан саен безгә күңелле", дип сөйләде Сибгатуллин.

Аерым рәхмәт сүзенә "Казан-Экспо" күргәзмәләр үзәге дә иреште. 2019 елда үзәккә "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелгән иде, үзәк төзелгәч үк, андагы барлык элмә такталар, зал исемнәре һәм күрсәткеч такталар рус һәм инглиз телендә генә башкарылган иде. Антипремиядән соң "Казан-Экспо" хатасын төзәтте, хәзер андагы навигациягә татар теле дә өстәлгән, моның өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт әйтелде.

"Казан-Экспо"ның чараларны оештыру бүлеге мөдире Ирина Барова сүзләренчә, татар телле навигация берничә ай элек барлыкка килгән.

Ирина Барова
Ирина Барова

"Берничә ел элек безгә антипремия тапшырылды, шуңа да без татар телле навигацияне башкару эшен тизләттек. Аңа игътибар итүче күп булды, бездә берничә милли чара узды, анда катнашучылар безгә килеп рәхмәтләрен белдерде. Хәзер өч телдә бертигез кулланыш тәэмин ителгән. Гомумән, татар телле язмаларга игътибар итүчеләр, аны кулланучылар булуы, яшьләр өчен кызыклы проектлар булуы татар теле үсешенә уңай йогынты ясый", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Тагын ике рәхмәт хаты иҗтимагый активистларга тапшырылды. Аның беренчесе - татар телен онлайн укыткан "Alima Academy" һәм аның җитәкчесе Алимә Сәлахетдинова. Оештыручылар сүзләренчә, әлеге академия татар балаларына онлайн мәктәп оештырып белем бирә, туган телгә мәхәббәт уята. Онлайн мәктәптә 60тан артык бала белем ала. Бу уңышлы эш дип бәяләнде.

Тагын бер рәхмәт сүзенә Чаллыдагы "Urban tatar" берләшмәсе һәм аның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәй лаек дип табылды. Әлеге берләшмә Чаллы шәһәрендә татар теле кулланышын арттырган күпсанлы чаралар оештыра, татар шәһәр мәдәниятен булдыру белән шөгыльләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG