Accessibility links

"Мин татарча сөйләшәм": тимер койма артында концерт һәм Роспотребнадзорга антипремия


"Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 26 апрель 2022
"Мин татарча сөйләшәм" чарасы, 26 апрель 2022

Ел саен Казанның үзәгендә, Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" чарасы уза иде. Ул бары тик бер тапкыр, 2020 елда онлайн форматка күчте, ул вакытта пандемия сәбәпле Татарстанда локдаун булды. Быел чара унҗиденче тапкыр үткәрелә, һәм ул беренче тапкыр Бауман урамында үтми, кеше агымыннан читтәрәк булган Камал театры каршындагы мәйданда оештырылды.

Гадәттә, узып баручылар татарча чараны күреп, татар телендә берничә яңа сүз өйрәнеп узган булса, быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасы тимер койма белән уратып алынган. Кешеләрне чарага тикшертеп кенә кертәләр. Бу чарага оештыручылар салган мәгънәне бетерә кебек, "Мин татарча сөйләшәм" чарасы татар телен халыкка якын китертү, халык янына чыгу белән танылган иде.

Татар телен кемнәр санга сукмый?

Ел саен "Мин татарча сөйләшәм" чарасында "Тяжело с татарским" дип аталган антипремия тапшырыла. Аны Дөнья татар яшьләре форумы татар телен санга сукмаган, эшчәнлегендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирә. Бу "бүләк"не үз эшчәнлегендә татар телен кулланырга тиешле, ләкин аңа игътибар бирмәгән дәүләт оешмалары ала.

Быел татар телен хөрмәт итмәгән дәүләт оешмалары икәү дип табылды. Алар:

  • Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсе (Роспотребнадзор).
  • Казансу елгасы яры территориясе.

Кулланучылар хокукларын яклау оешмасы (Роспотребнадзор) пандемия вакытында алгы планга чыккан оешма. Яшьләр форумы аларның сайты татарча алып барылмавына игътибар итте.

— Оешмага берничә хат яздык, татарча языгыз дип мөрәҗәгать иттек. Ләкин алар "без — федераль оешма" дип әйттеләр, татар теленә чыгымнар каралмаган дип аңлатты. Өстәвенә, без татарча язган мөрәҗәгатькә дә Роспотребнадзор урыс телендә җавап бирә, — дип аңлатты форум җитәкчесе Ленария Мөслим.

Азатлык Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе сайтын карап чыкты, анда чыннан да татар телендә бернинди мәгълүмат булмавын күрде.

Икенче антипремия Казансу яр буена бирелде, ул "ПСО Казан" дәүләт оешмасы карамагында. Бу Казан кирмәне янында урнашкан, туристлар һәм шәһәр халкында бик популяр булган урын.

— Шәһәр үзәгендә урнашкан урын, ләкин анда язулар, күрсәткечләрдә татарча бер сүз дә юк. Казан йөзе булган бу урында дәүләт теленә урын булмавын без дөрес дип санамыйбыз. Безнең хатларга да алардан җавап юк, — диде Ленария Мөслим.

Азатлык моңарчы да Казансу яр буенда барлык язуларның һәм күрсәткечләрнең урысча ясалывына игътибар иткән иде. Берничә ел узуга карамастан, вазгыять үзгәрмәгән.

Татар телен хөрмәт итүчеләр

Дөнья татар яшьләре форумы камчылаудан тыш, татар теленә игътибар иткән, тел үсешенә өлеш керткән оешмаларга, аерым шәхесләргә рәхмәт әйтергә дә онытмый. Быел моңа лаек дип ике оешма табылган:

  • "Унистрой" оешмасы – "Весна" торак комплексында "матур татарча тәрҗемәле, паркларында искиткеч ике телле язулары" өчен.
  • "Пятерочка" һәм "Перекресток" сәүдә челтәренә – "кибетләрдә ике дәүләт телендә матур һәм төгәл тәрҗемәләр" өчен.

"Пятерочка" челтәре вәкиле Тимур Баймуллин Азатлыкка "Без бөтен регионнарда жирле халык телләрен кулланырга тырышабыз. Бу аерым чыгымнар таләп итсә дә, барыбер эшлибез" дип белдерде.

"Унистрой" оешмасының генераль мөдире урынбасары Искәндәр Юсыпов "Без - Татарстан оешмасы, Татарстанда яшибез. Үз торак комплексларыбызда татар телен кулланып, әз булса да татар теленең үсешенә өлеш кертәбез", дип сөйләде.

"Чараны күп кеше йөргән Бауман урамында үткәрү безгә мөһим иде"

Чараны традицион урында үткәрергә рөхсәтне Казан хакимияте бирмәгән. Алар Татарстан хөкүмәтенең 28 февральдән республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтана. Әлеге карар "яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан кабул ителгән" диелә рәсми хатта. Соңгы ике елда Русиядә эпидемиологик сәбәпләргә сылтап, төрле чараларны үткәртмәү яки аларның урынын үзгәртү – хакимиятнең яраткан ысулына әйләнде.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын беренче оештыручыларның берсе булган Илшат Сәетов сүзләренчә, акцияне үткәрү урынын алыштыру аның мәгънәсен үзгәртә ала.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

— Без бу чараны уйлап тапканда төп теләк шул иде: халыкта "татар теле – авыл һәм колхоз теле" дигән стереотип бетсен, татар теленең дә заманча шәһәр теле икәнен күрсәтү. Шуңа чараны күп кеше йөри торган Бауман урамында үткәрү безгә мөһим иде. Гадәттә, татар чараларына болай йөргән кешеләр генә түгел, урамда үз эшләре белән узып барган халык та татар телен ишетсен, аның заманча һәм яшьләр теле булуын күрсен, альтернатив музыка тыңласын – төп идея шунда иде, — диде ул Азатлыкка.

Чараны Камал театры каршында үткәрү, аны узып барышлый күрә алган кешеләр санын киметә ала

Чараны Камал театры каршындагы мәйданда үткәрү аны узып барышлый ялгыш кына күрә алган кешеләр санын киметә ала, дип борчыла Сәетов. Шуңа аны кешеләр күп узган урыннарда үткәрү отышлырак. Иң мөһиме, чара традицион концертлардан аерылып торсын, ди ул.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасын башка урынга күчерүдә иминлек төп фактор түгелдер, дип саный ул. "Чара күпме ел үткәрелде бит, барысы да яхшы узды, берни булмады. Хәзерге вазгыять аркасында ниндидер борчылу, куркулар бар, күрәсең", диде Илшат Сәетов.

Хәтер көнен үткәрү урынын күчерү

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының урынын үзгәртү милли хәрәкәтнең Хәтер көнен үткәрү урынын даими үзгәртеп тору белән охшаш. 1990нчы еллардан бирле зурлап Ирек мәйданында узган хәтер чарасын Казан хакимияте әкренләп кеше әзрәк булган урыннарга күчерде.

2010нчы елларда башта Казан үзәге урамнары буйлап йөреш тыелды, шуннан соң Хәтер көне чарасы Милли-мәдәни үзәк каршындагы мәйданга, аннары Камал театры каршындагы мәйданга күчерелде. Соңгы елларда чараны оештыруга рөхсәт бары тик шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан Тинчурин бакчасына гына бирелә.

Алай гына түгел, соңгы елларда хакимият һәм хокук саклау органнары Хәтер көнен, гомумән, үткәртмәскә тырыша. Аны үткәрә торган Татар иҗтимагый оешмасы экстремистик дип табылды.

***

"Мин татарча сөйләшәм!" яңа формат татар музыкасы башкаручылар концертында быел Gauga, "Оммаж", noor, URTIC, TatCultLab төркемнәре, TatKidLab балалар музыкаль лабораториясе шәкертләре, Shanu, Ике яр, Мингазов төркемнәре чыгыш ясый. Мартта Чаллыда узган "Тантана" бүләген тапшыру чарасында "Оммаж" төркеме сәхнәгә Украинадагы сугышка протест билгесе булган яшел тасма тагып чыккан иде.

Концертның махсус кунаклары — "Показалось" фильмын төшергән режиссер Байбулат Батулла һәм музыкант Ислам Вәлиев (Malsi Music).

Чарада шулай ук "Qazan Quest" (элеккеге "Татар-дозор" квесты) уенының җиңүчеләре бүләкләнде.

***

Тукай көнендә багышланган чара бүген Уфада да узды. Башкортстан татарлары оештырган "Тукай моңнары" бәйге-фестиваленә йомгак ясалды. Быел бәйгедә төрле төбәкләрдән 1500ләп катнашучы булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG