Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тяжело с татарским" антипремиясе "Kazan Expo" үзәгенә бирелде


"Kazan Expo" үзәге
"Kazan Expo" үзәге

Күргәзмәләр үзәге бу "бүләккә" элмә такталарны, зал исемнәрен Һәм навигация күрсәткеч такталарын бары урыс һәм инглиз телендә генә язган өчен лаек булды.

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасын оештыручылар "Тяжело с татарским" еллык антипремиясен быел "Kazan Expo" үзәгенә тапшырды.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

Күргәзмәләр үзәге бу тискәре "бүләккә" элмә такталарны, зал исемнәрен Һәм навигация күрсәткеч такталарын бары урыс телендә генә язган өчен лаек булды. Оештыручылар сүзләренчә, күргәзмә залына антипремия Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы канунын тулысынча гамәлгә ашырмаганы өчен бирелде. Әлеге канун нигезендә элмә такталар һәм күрсәткечләр ике дәүләт телендә эшләнергә тиеш.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

"Бу көннәрдә "Kazan Expo" күргәзмә үзәгендә халыкара чаралар уза, аларда берничә мең кеше катнаша. Бу телебезне күрсәтү өчен бер дигән мөмкинлек булыр иде, әмма бу эшләнмәде”, ди оештыручылар.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

Быел "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының рәхмәт хатлары "Бим Радио", “Эхо Москвы” радиоларына, "СОЛнЦе” мәктәбенә, Сбербанк һәм “Лента” сәүдә челтәренә бирелде. Оештыручылар Азатлыкка әйткәнчә, "Эхо Москвы" һәм "Бим Радио" радиоларына рәхмәт хаты узган елда татар теленә багышланган тапшырулар чыгара башлаганнары өчен, ә "Лента" кибетенә бөтен күрсәткечләре татар телендә язылганы өчен тапшырылган. Сбербанк та быел үзенең электрон хезмәт күрсәтүче җиһазларын татар теленә күчерде.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

Узган еллардан аермалы буларак, быел Дөнья татар яшьләре форумы Татарстан районнарын икетеллелеккә тикшермәде. "Ул эш дәүләт дәрәҗәсенә барып җитте, бу мәсьәләгә бәйле атна саен киңәшмәләр уза, без үз максатыбызга ирештек", дип сөйләде форумның шура әгъзасы Рашат Якупов.

"Мин татарча сөйләшәм" быел 15нче тапкыр уза. Беренче мәртәбә бу чара 2006 елда Казанда татар шәһәр мәдәниятен булдыру максатыннан оештырыла. Чараны беренче елларда "Үзебез" яңа буын хәрәкәте уздырып килә, хәзер исә ул Дөнья татар яшьләре форумы тырышлыгы белән оештырыла.

Kazan Expo-дагы язулар
Kazan Expo-дагы язулар

Акция кысаларында ай дәвамында туган телне саклауга юнәлтелгән чаралар уза. Шуларның берсе - "Тяжело с татарским" антипремиясе. Быел сигезенче тапкыр тапшырылган антипремиянең максаты – Татарстанда дәүләт теле булган татар телен санга сукмаган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү.

Былтыр "Тяжело с татарским" антипремиясе Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырылды.

XS
SM
MD
LG