Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы "Тяжело с татарским" антипремиясе Казанның "Иске шәһәр" префектурасы һәм IT-паркка бирелә


"Иске шәһәр" префектурасы "Тяжело с татарским" антипремиясенә 2021 елда инде ия булган иде
"Иске шәһәр" префектурасы "Тяжело с татарским" антипремиясенә 2021 елда инде ия булган иде

Татар телен хөрмәт итү өчен рәхмәт хаты исә татарча навигатор булдыру өчен Яндекс ширкәтенә бирелә.

2023 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында тапшырыла торган "Тяжело с татарским" антипремиясе ике оешмага тапшырылды. Татар телен тиешле дәрәҗәдә кулланмау шелтәсе Казанның "Иске шәһәр" префектурасы һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркка бирелде, дип игълан итте акция оештыручылары.

"Иске шәһәр" префектурасына антипремия моңарчы 2021 елда инде тапшырылса да, оешма үз эшчәнлеге төзәтмәде, сайтта һәм социаль челтәрләрдә эшчәнлекне тулысынча диярлек урыс телендә генә алып бара диелде. Азатлык та дәүләт оешмасы социаль челтәрләрен карап чыгып, татарча бары тик берничә пост кына тапты.

2022 елда ачылган Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркның эчке навигациясе Татарстанның ике дәүләт телендә башкарылса да, тышта аның исеме зур хәрефләр белән урыс телендә генә язылган. Казан урамнарында зур хәрефле атамалар да зур әһәмияткә ия, IT-паркка белдерелгән шелтәгә оешма игътибар итмәгән, ди премия тапшыручылар.

Шул ук вакытта, ел саен антипремияләр белән бергә татар телен хөрмәт иткән хосусый оешмалар да атала. Быел "рәхмәт хаты"на Яндекс ширкәте ия булды. Бүләк аңа Татарстан дәүләт телләре турында канунны үтәү һәм "Яндекс. Карты" хезмәтендә татарча навигация булдыру өчен бирелде.

Азатлык моңарчы хәбәр иткәнчә, март аенда "Яндекс Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор барлыкка килде. Татарча тавышны танылган җырчы Айгөл Гайсина (АИГЕЛ) яздырды.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG