Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мин татарча сөйләшәм: онлайн формат, икетеллелек мониторингы һәм яшьләр белән аралашу


"Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан күренеш

26 апрель көнне 15нче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Быел ул онлайн форматта узды. Биш сәгатьтән артык яшьләр җырлады, татар телен санга сукмаучыларны барлады, аралашты һәм күңел ачты. Азатлык чараның иң мөһим һәм кызыклы мизгелләрен барлады.

Быел татарлар да онлайнга күчте. "Мин татарча сөйләшәм" чарасы биш ярым сәгать чамасы дәвам итте. Килүчеләрнең температурасы үлчәнде, дип ышандырды оештыручылар. Ә күп кенә чыгыш ясаучы халыкка үз өеннән мөрәҗәгать итте. Шул рәвешле, быелгы чарада төрде илләрдән һәм шәһәрләрдән активистлар сөйләде.

Татарстанстатка – татар телен кулланмау өчен антипремия

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының төп эшләнлеге – дәүләт оешмаларында татар теле кулланылышын тикшерү, бу мәсьәләгә җәмгыять тарафыннан контрольне саклау. Шул максаттан, 2012 елдан бирле "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелә. Ул татар телен кулланырга тиеш булган, ләкин аны санга сукмаган дәүләт оешмаларына тапшырыла.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан күренеш
"Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан күренеш

2020 елны антипремия Дәүләт статистикасы федераль хезмәтнең Татарстан бүлегенә, башкача әйткәндә Татарстанстат оешмасына бирелде. Мондый "мәртәбә"гә әлеге оешма Татарстан конституциясе һәм телләр турында канунны үтәмәү өчен, аерым алганда, рәсми сайтны татарча алып бармау һәм халык уенча мәгълүматны татарча җиткермәү өчен "лаек" дип табылды.

Татарстанстат "Русия дәүләт структураларында бары тик бер дәүләт теле - урыс теле кулланыла" дип җавап кайтарган

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов белдергәнчә, активистлар берничә тапкыр Татарстанстатка мөрәҗәгать юллап, оешманы татарча эшчәнлек алып бирүне сораган. Дәүләт оешмасы исә "Русия дәүләт структураларында бары тик бер дәүләт теле - урыс теле кулланыла" дип җавап кайтарган. Бу Татарстанның дәүләт телләре турында канунга каршы килә, дип саный Фәйзрахманов.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Аның сүзләренчә, мондый төрдәге җавап татарларның хокукларын да чикли. Быел узарга тиешле Русия җанисәбен исәпкә алганда да, Татарстанстат үз эшчәнлегендә татар телен кулланырга тиеш, дип саный антипремия тапшыручылар.

Министрлыклар социаль челтәрләрдә татар телен 0-10% күләмендә генә куллана

Татар телен куллану – оешманың үзенчәлеге һәм аны башкалардан өстен итә алган фактор

Быел "Мин татарча сөйләшәм" чарасында икетеллелеккә игътибар аеруча күп булды. Бу темага берничә спикер чыгыш ясап, эшмәкәрләргә татар телен ни өчен кулланырга кирәк, оешма татар телен куллансын өчен нишләргә кирәк дигән сорауларга җавап бирде. Әйтик, "Юлбасма" нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова миллилек, татар телен куллану – теләсә кайсы оешманың үзенчәлеге һәм аны башкалардан өстен итә алган факторлар дип атады.

Гүзәл Хәсәнова
Гүзәл Хәсәнова

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова быел "Мин татарча сөйләшәм" активистларының дәүләт оешмалары сайтларын, аккаунтларын карап чыгуларын сөйләде. Бу эшне волонтерлар башкарды, алар Татарстанның бөтен район һәм министрлыклар сайтларын, социаль челтәрләрен өйрәнеп чыкты.

Министрлык сайтлары татарча урыс телле белән чагыштырганда 30-50%-ка гына тутырылган

Мөслимова соңгы елларда позитив үзгәреш тренды бар дип саный. Элекке еллар белән чагыштырганда, сайтлар, социаль челтәрләр татарча кулланыла башлады. Шул ук вакытта Татарстанның барлык министрлыкларының татар телле сайтлары урыс телле версияләре белән чагыштырганда нибары 30-50%-ка гына тутырылган. Ә министрлыкларның Инстаграм һәм Вконтакте сәхифәләрендә татар телле мәгълүмат нибары 0-10% кына тәшкил итә. Мондый мәгълүмат мониторинг нәтиҗәләреннән күренә.

Татарстан районнарының Instagram-да татар телен куллануы, мониторинг нәтиҗәләре
Татарстан районнарының Instagram-да татар телен куллануы, мониторинг нәтиҗәләре

Районнарга килгәндә, рәсми сайтны татарча яхшы алып барган районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Саба районнары, Казан белән Чаллы шәһәрләре аталды. Шул ук вакытта бер төркем районда татарча мәгълүмат урыс теле белән чагыштырганда 30-50% кына тәшкил иткән районнар да шактый.

Ә менә районнарның рәсми Instagram сәхифәләрендә татарча алып баруда лидер бар, ул да булса Актаныш районы. Мониторингны ясаучылар Әтнә һәм Саба районнарын да уртача дип бәяләде. Тик күпчелек районнар социаль челтәрләрдә эшчәнлекне татарча алып бармый булып чыкты.

Татар яшьләре белән аралашу

Чара барышында алып баручылар төрле танылган татар яшьләре, активистлар белән элемтәгә керде, алар белән заманча татар тормышының төрле кызыклы яклары турында сөйләште.

Мәсәлән, соңгы арада татарча сөйләшүчеләр кими барганда, телнең авыл җирлегендә үсү мөмкинлеге турында кызыклы бәхәс оештырылды. "Гыйлем" порталы җитәкчесе, Актанышның сәләтле балалар өчен гимназия укытучысы Айдар Шәйхин авылда татарча белем бирә алган укытучылар булуын көчле фактор дип атады. Ул Актанышта көчле команда туплап, аны Казанга алып килергә җыенуын сөйләде.

Айдар Шәйхин белән сөйләшү
Айдар Шәйхин белән сөйләшү

Татар телен үзлектән өйрәнгән Илья Евлампиев үзенең тел өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Синең яныңда кеше серле телдә сөйләшә икән, ничек инде аны өйрәнмичә була, дип аптыравын ул саф татарча белдерде. Ул балалары белән дә татарча сөйләшә.

Узган елны Бердәм дәүләт имтиханын 399 баллга тапшырган Рамил Баһавиев татар мәктәбендә укуның өстенлеге турында сөйләде. Хәзер ул Казан университетында укый, "мөмкин булганда, мин һәрвакыт татарча сөйләшергә тырышам" дип әйтеп, ул башкаларны да татарча сөйләшергә өндәде.

Теләгән кеше Википедиянең татар бүлегендә мәкаләләр язуда ярыша алды

Быел гадәттә уза торган мәктәп укучыларының "Мин татарча сөйләшәм" бәйгесе узмый калды. Аның урынына Дөнья татар яшьләре форумы "Татар Википедиясендә яз" дип аталган бәйгене оештырды. Теләгән кеше Википедиянең татар бүлегендә мәкаләләр язуда ярыша алды. Бәйгедә алты кеше җиңүче дип танылды. Чара барышында 20дән артык сыйфатлы, күләмле мәкалә язылды.

Бу елның бер яңалыгы – "Мин татарча сөйләшәм" премиясенең барлыкка килүе. Аны оештыручылар заманча татар мәдәнияте, теле, фәне үсешенә өлеш керткән активистларга тапшыра. "Бездә премияләрне өлкән кешеләргә "стаж" өчен бирү гадәте бар. Безнең премия исә яшь буынга хәзерге мизгелне тотып калу өчен тапшырыла, бу үзенчә бездән афәрин дигән сүз", дип аңлаттылар премияне тапшырган Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов.

Рәдиф Кашапов һәм Тәбрис Яруллин бүләк ияләрен игълан итә
Рәдиф Кашапов һәм Тәбрис Яруллин бүләк ияләрен игълан итә

Быелгы лауреатлар булып яшь режиссер, "Әлиф" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Туфан Имаметдинов, укытучы һәм тел активисты Рашат Якупов, галим, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев табылды. "Мин гел татарча сөйләшәм дигән принцип – безнең төп хыял, төп теләгем: шул хыял тизрәк тормышка ашсын", дип рәхмәтен белдерде Имаметдинов.

Һәм инде, әлбәттә, "Мин татарча сөйләшәм" чарасының зур өлешен музыкаль чыгышлар алып торды. Быел катнашучылар арасында Ришат Төхвәтуллин кебек эстрада җырчылары да булды, альтернатив музыка тәкъдим итүчеләр дә җитәрлек иде. Abadeli, Tatarboy, Карт аяк, ОММАЖ һәм башка башкаручылар биш ярым сәгать дәвамында чыгыш ясадылар.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының тулы видеосын биредә карап була:

Error rendering VK.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG