Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яндекс Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор барлыкка килде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарча юлкүрсәткеч өчен 200гә якын җөмлә һәм сүзтезмә яздырылды. Татарча тавышны бушлай кулланып була.

Русиядә иң популяр дип саналган "Яндекс Карты" хезмәтендә машиналар өчен навигатор татар телендә дә эшли башлады. Азатлык татар телендә програмны сынап тикшерде.

Татарча тавышны танылган җырчы Айгөл Гайсина (АИГЕЛ) яздырды. Ул барлыгы 200гә якын җөмлә һәм сүзтезмә яздырды, дип хәбәр итә Enter. Айгөл моңарчы Яндекс навигаторы өчен урысча да тавышны яздырган иде.

Юлкүрсәткеч тавышландыруында татар мәдәнияте үзенчәлекләре дә урын алган. Мәсәлән, тукталышка якынлашканда юлкүрсәткеч өчпочмаклар белән чәй эчәргә тәкъдим итә. Маршруттан тайпылу очрагында исә кешене Шүрәле бутаган дигән фараз яңгыраячак.

Татар телендә навигатор белән бушлай кулланып була. Моның өчен Яндекс хезмәтендә "тавышлар" бүлегендә телне татарчага күчерергә кирәк.

Яндекс татар теленә электән үк игътибарны юнәлткән IT-ширкәте булган. Яндекс сайты үзенең төп сәхифәсен, эзләү интерфейсын һәм почта интерфейсын татарчага 2010 елда тәрҗемә иткән иде. Ул популяр сайтлардан почта хезмәтен татарча эшләткән беренче хезмәт булды.

2015 елда Яндекс үз тылмачына (Яндекс.Переводчик) татар телен өстәде. Ул вакытта бу татар телендә ачык кулланылыштагы беренче татарча тәрҗемәче иде. 2020 ел башында Google оешмасы да үзенең тәрҗемәче хезмәтенә татар телен өстәде.

Тик 2020 елда Яндекс сайты үзенең почта сәхифәсендә интерфейсны татарча күрсәтүдән туктаган. Азатлык моның сәбәбен сорагач, оешма татарча почта интерфейсының аз кулланылуы турында белдерде.

2022 елның җәендә Яндекс.Музыка платформасында Русия халыклары телләрендә бишек җырларыннан торган "Мәдәниятләргә тур" ("Туры в культуры") альбомы чыкты. Татар бишек җырын анда Juna төркеме башкарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG