Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аз кулланылу сәбәпле Яндекс үз почта интерфейсын татарча күрсәтүдән туктаган


Оешма Азатлыкка җавапта татар интерфейсын сайлаучылар аз диде.

Яндекс сайты үзенең почта сәхифәсендә интерфейсны татарча күрсәтүдән туктаган. Яндекста татар теле сайланган булса да, кулланучылар почтасы интерфейсы урыс теленә күчә. Шул ук вакытта эзләү системының төп сәхифәсе интерфейсы элеккечә татарча эшли.

Азатлык бу хәлне аңлатуны сорап Яндекска хат җибәргән иде. Оешмадан килгән җавапта татарча почта интерфейсының аз кулланылуы турында әйтелә. "Кулланучылар почталары интерфейсы өчен татар телен сирәк сайлаган, шуңа күрә без аны татарча күрсәтүдән баш тартырга булдык", диде Яндекс вәкиле Василиса Уточкина.

Хәзерге вакытта Яндекс.Почтада барлык төймәләр һәм навигация урыс телендә күрсәтелә. Шул ук вакытта Яндекс хат эчтәлеген тәрҗемәче ярдәме белән татарчага һәм татарчадан тәрҗемә итү мөмкинлеге саклана, дип белдерде.

Бүгенге көндә Яндекс.Почта интерфейсы урысча, инглизчә, төрекчә, украинча, беларусча, казакъча һәм үзбәкчә эшли.

Яндекс сайты үзенең төп сәхифәсен, эзләү интерфейсын һәм почта интерфейсын татарчага 2010 елда тәрҗемә иткән иде. Ул популяр сайтлардан почта хезмәтен татарча эшләткән беренче хезмәт булды.

2015 елда Яндекс үз тылмачына (Яндекс.Переводчик) татар телен өстәде. Ул вакытта бу татар телендә ачык кулланылыштагы беренче татарча тәрҗемәче иде. Тәрҗемәче хәзер дә эшли, аның ярдәмендә татарчадан 98 телгән (һәм телдән) тәрҗемә ясап була.

2020 ел башында Google оешмасы да үзенең тәрҗемәче хезмәтенә татар телен өстәде. Google-ның эзләү системы интерфейсы шулай ук татар телендә эшли, ләкин почта хезмәте интерфейсы татарчага тәрҗемә ителмәгән.

XS
SM
MD
LG