Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет почта хезмәтләре татарчага күчәрме?


2010 елда Яндекс, кайбер хаталар белән булса да, татарча битен ачып җибәргән иде.
2010 елда Яндекс, кайбер хаталар белән булса да, татарча битен ачып җибәргән иде.

Интернетта иң кирәкле һәм еш кулланыла торган хезмәтләр нинди дип сорасагыз, күпләр электрон почта һәм социаль челтәрләр дип җавап бирер. Почта хезмәтләренең популярлыгы турында бер кызыклы тикшеренү уздырылды. Аның нәтиҗәләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

ComScore тикшеренүләр ширкәте Европада иң күп кулланылган биш почта хезмәтен атады. Беренче урынны Hotmail хезмәте алды (айга 108,2 млн керүче, аудитория үсеше – 1%). Икенче урында Gmail почтасы (74,7 млн керүче, үсеш – 18%). Лидерлар өчлеге исемлеген Yahoo! тәмамлый (44,3 млн керүче, үсеш – 4%).

Шунысы кызык, исемлекнең дүртенче һәм бишенче урыннарына Русия сайтлары да керә алган. ComScore исәпләп чыгарганча, дүртенче урында аена 42,3 млн. кеше кергән Mail.ru почта хезмәте тора (аудитория үсеше – 22%). Иң зур үсеш исә Яндекс.Почта хезмәтендә – 37%. Керүчеләр саны белән Яндекс почтасы бишенче урында (25,1 млн. кеше).

Тикшеренүдә 15 яшьтән олырак кешеләр катнашкан. Июнь аенда Европада интернетка барлыгы 397 млн. кеше чыккан. Шуларның 280 миллионы почта хезмәтләрен кулланган.

Электрон почтага иң күп британнар керә икән. Бер ай эчендә интернеты булган британнарның 82,7%ы электрон почтаны файдаланган. Икенче урында Испания (79,2%), өченче урында Нидерланд (78,9%).

Татарчасы бармы?

Шул ук почта хезмәтләреннән дөнья пәрәвезенең бер өлеше булган татарлар да файдалана. Шуңа күрә, почта хезмәтен күрсәтүче сайтларның татар телендә интерфейс тәэмин итүе мантыйклы булыр иде. Тик бар хезмәтләр дә моны кирәк дип санамый.

Хәзерге көндә татар телендә аралашучылар өчен бер генә почта хезмәте татар телендә интерфейс тәкъдим итә – Яндекс.Почта сайты. 2010 елның июнендә татар интерфейсын ачкан Яндексның төп сәхифәсен, эзләү интерфейсын һәм почта интерфейсын татарча кулланып була. Башка хезмәтләре әлегә татар телендә эшләми.

Инде күп еллар дәвамында Google эзләү системасы да татарча интерфейс тәкъдим итә. Кирилл һәм латин графикаларындагы язулар бары тик эзләү системасы өчен генә кулланыла. Google-ның башка хезмәтләре, шул исәптән почтасы да, татар телен әлегә танымый.

Башка татар теленә игътибар иткән почта һәм эзләү системалары хәзергә юк. Шунысын да искә төшерик, апрель аенда “Үзебез” яшьләр хәрәкәте “Интернет татарча сөйләшә” акциясен уздырган иде. Шушы чара барышында интернетта төрле сайтларга татарча хезмәт күрсәтүләрен сорап хатлар язылды. Әлегә бер сайт та татарларның теләк-үтенеченә колак салмады.

Татар телендә интерфейсны Twitter сайтыннан да сорап була. Моның өчен махсус сәхифә дә бар. Интернетта аның сылтамасы таратылып, “Twitter сайты татарчага тәрҗемә ителсен” дигән өндәмәләр җибәрелде.

Гомумән алганда, интернетта теге яки бу телнең үсеше шул телне кулланучыларның активлыгына бәйле. Татар телендә аралашучылар, татар телен сайтларда таләп итүчеләр күбрәк була икән, зур Татнет идеясе дә чынга ашыр иде.
XS
SM
MD
LG